Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧЛӘР ТУРЫНДАГЫ ПОПУЛЯР МИФ: КАЙСЫ ДӨРЕС, Ә КАЙСЫ ЯЛГАН?

Чәчне атнага ничә тапкыр юарга кирәк? Кайсы шампунь-бальзамнар зыян китерә ала? Чәчләрне еш кисү чыннан да аларның тизрәк үсүенә тәсэир итәме? Чәч сәламәтлеге турында һәрберебезне дә миллион сорау борчый кебек. Аларга җавап эзләгәндә без еш кына төрле мифларга тап булабыз. Бу язмада исә, белгечләр сүзләренә нигезләнеп, нәрсә дөрес, нәрсә юк икәнен хәл итәргә тырышырбыз. Киттек!

Миф №1 – чәчне еш юарга ярамый

 Биредә «еш» сүзе нәрсә аңлатканын аңлау мөһим. Чөнки барысы да индивидуаль: кемгәдер чәчләрне атнага ике тапкыр юу да җитә, ә кемгәдер – көн саен. Без барыбыз да төрле, май бизләре дә төрлечә эшли. Әгәр, мисал өчен, сез чәчегезне кичә юып, бүген ул иртә белән инде майлы күренсә, аларны кабат юудан куркырга кирәкми: баш тиресе, чәчләр чиста булырга тиеш. Бу сезнең комфорт өчен дә, чәчләр өчен дә мөһим. Сүз уңаеннан, әгәр чәчләрегезнең бик тиз пычрануын күрәсез һәм берничә сәгать эчендә майлануына игътибар итәсез икән, трихолог белән сөйләшергә, киңәшләшергә тәкъдим итәбез.

Миф №2 – чәчне балалар шампуне белән юу яхшырак

Балалар шампунен балаларга калдырыгыз. Өлкәннәргә ул, кызганыч, хуш исенә һәм матур төргәгенә карамастан, бер дә туры килми. Әйе, балалар шампунендә, гадәттә, сульфат һәм аллергеннар юк, ул чәчне чистарта һәм йомшак итә. Ләкин аның pH дәрәҗәсе олыларга туры килми. Моннан тыш, безнең май бизләре балаларныкына караганда көчлерәк эшли. Шуңа күрә балаларның йомшак шампуне барлык пычракны юа һәм баш тиресен тиешле дәрәҗәдә чистарта алмый.

Миф №3 – юеш чәч белән йокларга ятарга ярамый

Ә менә бу мәгълүмат инде чынлап та дөрес. Әгәр бу хәл еш булмый икән, борчылырга кирәкми. Ләкин чәчләрегезне гел төнлә юып, шулай йокларга ятсагыз, аларга зыян килүе бик мөмкин. Дымлы чәчләрнең мендәргә ышкылуы аларның структурасына зыян китерергә мөмкин. Моннан тыш, җылы һәм дымлы урын бактерияләрнең үрчүе өчен уңай мохит...

Миф №4 – чәчләрне еш кисү аларның яхшырак үсүенә ярдәм итә

Сез кискән чәч очлары фолликулалар белән берничек тә бәйле түгел, һәм алар тиз үсеш сигналын җибәрмиләр. Чәчнең үсү тизлеге, шулай ук аларның калынлыгы күпчелек очракта генетика белән бәйле. Без бары тик тискәре факторларны киметергә тиешбез, һәм чәчләрне сәламәт, матуррак итәр өчен аларны дөрес тәрбия белән тәэмин итәргә тырыша алабыз. Чәч формасын саклап калу яки икеләнгән чәчләр белән профилактика максатыннан исә 1-2 айга бер тапкыр очларын кисеп торырга киңәш ителә.

Миф №5 – кавыкка каршы көрәшүче шампуньне еш кулланырга ярамый

Сыйфатлы шампунь зарар китерә алмый, аның төп бурычы – чәчне һәм баш тиресен чистарту. Алар бары тик кавыкны бетерергә һәм чәч сәламәтлеген сакларга булыша. Куллану ешлыгы бернинди роль уйнамый.

P.S. Берничә популяр мифка ачыклык керттек, тик әлеге тема буенча кызыксындырган сораулар байтак калды. Борчылмагыз, «Димәк» дип аталган яңа подкастыбызга тәҗрибәле чәчтарашны чакырып, әңгәмә уздырырга һәм кирәкле мәгълүмат белән сезне сөендерергә сүз бирәбез!

Ә әлегә «Димәк» подкастының беренче чыгарылышын карый тора аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев