Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМНӘРЕНЕҢ ГОМЕРЕН НИЧЕК ОЗАЙТЫРГА?

Кызлар, әгәр бүләк ителгән чәчәкләрнең сезне озаграк сөендерүен теләсәгез, аларны дөрес итеп кайгыртырга кирәк. Ничек телисең, шулай итеп суга утыртып кую гына җитмәячәк. Түбәндә берничә файдалы киңәш белән бүлешәбез.

Вазаны юыгыз

Бу ниндидер юк-бар киңәш түгел. Хәтта ваза төбенә утырган тузан да чәчкәләрнең гомерен кыскарта. Шуңа күрә кайнар, сабынлы су белән юып, яхшылап чайкатып алу кирәк.

Зур-зур таҗларны алып атыгыз

Зур таҗлы чәчәкләрнең таҗларын алып чыгу яхшырак. Чөнки шулай итеп, чәчәкләр ныграк ата алачак. Мәсәлән, розаларның таҗларын алыштырырга мөмкин.

Яфрак-сабакларны кисегез

Су астында калырга тиешле яфракларны кисеп алырга киңәш ителә. Шулай ук, суга утыртканчы, чәчәк сабагының 1-3 сантиметрын киссәң,  ул озаграк торачак.

Суга игътибар итегез

Чәчкәләрне бүлмә температурасындагы суга утыртырга һәм көн дә аны алыштырырга кирәк.

Чәчәк бәйләмен дөрес җиргә куегыз

Һава температурасы югары булган һәм кояш нурларыннан ераграк җирне сайлагыз. Чәчәкләр дым һәм җиләслекне ярата.

Сулып барган чәчәкләргә исә тизрәк ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк. Моның өчен, ванна яисә бик зур сыешлыкка, су тутырып, чәчкәләрне салырга кирәк. Шулай ук махсус ашлама катнашмасы да кулланырга була. Чәчәкләрне мондый хәлдә берничә сәгать яткырырга мөмкин.

Бу киңәшләрдән кала, флористлар тагын берничә әйбер тәкъдим итә. Чәчәкне утыртыр алдыннан, ваза белән суга шикәр комы, алма серкәсе, сода, порошок хәленә җиткерелгән аспирин даруы төмәйсен яисә агарткыч өстәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев