Логотип Идель
Бу – тема!

"ЧАЙКА" КИРЕ КАЙТА!

Кемдер җәен әби-бабайда үткәрсә, икенче берәүләр сәламәтләндерү лагерьләрендә ял итә. Ә алар безнең республикада байтак. Махсус дәүләт программалары аларның төзеклеген дә саклап тора икән. Бүген моңа "Чайка" балалар лагерендә инанып кайттык.

Саф һава, каенлык, сандугачлар сайравы... шундый гаять матур табигатьле җирдә урнашкан бу база. Быел үз кочагына 4 смена барышында 1200 баланы көтеп кала. Бу лагерьны балачаклары биредә үткән, инде бүген үзләре дә әти-әниләр аеруча да яратып сайлый икән.

— Менә тагын бер корпус өстәп салдык, ашханәбезгә бөтенләй капиталь ремонтлы булу бәхете тәтеде, - дип сөйләп китте лагерьнең директоры Светлана Дурандина. — Яңа корпус 40 кешегә исәпләнгән. Биредә беренчеләрдән булып нәни гимнаст кызларыбыз торачак. Быелгы беренче сменага ерак калмады инде: ул 13-нче июнь көнне старт ала. Елдан-ел "Чайка"га ял итәргә килергә теләүчеләр саны артканнан арта бара. Бер сменага 300 баланы алабыз, бу җәйге 1 сменага 500 кеше теләк белдерде. Буыннар алмашы бара, читтән тәрбиячеләр, әйдаманнар чакырган юк, бөтенесе кайчандыр биредә ял итеп киткән яшьләр.



Лагерьнең программасы бик үзенчәлекле, махсус белгечләр тарафыннан төзелгән. Сменалар барысы да "иҗади" дигән исемне йөртә, бу балаларның көне-төне җыр-бию белән узачак дигән сүз. 5 тапкыр ашату, махсус дәрес һәм түгәрәкләр каралган. Мондый җәннәт 16 мең сум белән бәяләнә. Аның 6 меңен әти-әни түләсә, калганын — дәүләт бюджеты.

Шулай ук безнең белән бергәлектә яңартылган базаны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының капиталь ремонт программаларын чынга ашыру бүлеге җитәкчесе Шамил Юзович Фәйзетдинов та карады.

— Быел хөкүмәтебез тарафыннан 12 базага төзекләндерү эшләре кирәк дигән карар чыгарылды. 10-сы бүгенге көндә кулланышка тапшырылды, 2сендә төзелеш эшләре тәмамланып килә, 25 майга кадәр өлгерергә тиеш. Булган лагерьләрне ремонтлаудан тыш тагын 6 база салу планлаштырылган, - дип җиткерде ул.

Быел балаларның җәе бик күңелле үтәргә охшап тора. Шулай булсын!















Илүзә Бикчәнтәева
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев