Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЙ ПАКЕТИГЫ... ФАЙДАЛЫ /ЛАЙФХАКЛАР/

Дөресен әйтегез әле: кем бер пакетлы чәйдән ничә чынаяк чәй эчә? Әллә арагызда бер тапкыр эчеп, аннан шунда ук чүп савытына ата торганнар да бармы? Ашыкмагыз! Аларны башка эшләрдә кулланып була!

Савыт-саба юар өчен. Пакетлы чәйләр майлы савыт-сабаны юарга ярдәм итә. Кәчтрүл яки табага су һәм пакетлы чәйләр салыгыз һәм төнгә калдырыгыз.

Начар исләрне бетерү өчен. Чүп чиләге, суыткыч, аяк киеме – боларның барысын да хуш искә төрер өчен пакетлы чәй ярдәмгә килә.

Келәмнәрне чистарту өчен. Атна дәвамында җыелган пакетлы чәйләрне суга салып куегыз. Аннан пакетларны ертып, пакеттагы чәйләрен келәмгә сибеп чыгыгыз һәм кипкәнен көтегез. Аннан аларны тузан суырткыч белән җыеп чыгыгыз. Болай эшләгәндә тузан һәм пычрак чәй белән бергә чыгып бетәчәк, начар исләр дә бетәчәк.

Матурлык өчен. Пакетлы чәйне суга салып торыгыз һәм күз кабакларына куегыз. Бу ысул күзләрнең арганлыгын бетерә, матурлатып, яшәртеп җибәрә.

Бүлмә гөлләре өчен. Чәй – бик яхшы ашлама. Гөлләрне күчергәндә чәй пакетларын чүлмәк төбенә салып калдырырга онытмагыз ;-)

Черки тешләгәннән. Тотылган пакетлы чәйне салкынча суга тыгып чыгарыгыз һәм бөҗәк тешләгән урынга куеп торыгыз. Кычытулар да, авыртулар да бетәр.

Кәгазьне буяр өчен. Гадәти ак кәгазьне каты чәй белән буясагыз, ул антиквар кәгазьгә әйләнәчәк.

Пыяла чистарту өчен. Тотылган пакетлы чәйләр өстенә кайнар су агызыгыз. Чәйне тәрәзә, көзгеләргә сиптереп чыгыгыз. Бераз вакыт узгач, чүпрәк белән сөртеп алыгыз.




Ә, бәлки, сез генә белгән башка лайфхаклар да бардыр? Бүлешегез әле!


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев