Логотип Идель
Бу – тема!

ЧӘЧЛӘРЕҢ МАТУР БУЛСЫН: КИҢӘШЛӘР

Озын, сәламәт, матур чәчләр – кыз кешенең күрке. Шуңа күрә аларны карап, тәрбияләп тору кызларның бер бурычы. Әлеге гади киңәшләрне истә тотсаң, чәчләрең ефәк кебек булыр. ;-)

? Чәчне фен белән киптерү уңайлы булса да, бик зыянлы. Кайнар һава тәэсирендә чәчләр артык кибә һәм очлары сынучанга әйләнә. Фенны сирәгрәк кулланырга кирәк. Бик кирәк булса, фенны чәчләрдән 20 см ераклыкта тотып киптерегез.

? Хлорлы һәм тозлы су чәчнең структурасын боза. Чәч сынучанга әйләнә, тоныклана. Андый судан соң чәчне шампунь-кондиционер белән юарга киңәш ителә.

? Кояш нурлары да чәчләрне тоныкландыра, корыта. Буялган чәч кояшта төссезләнә.

? Җәйге кызу көннәрдә чәчләрне кояштан саклый торган шампунь белән юу яхшы. Яки башка берәр баш киеме киеп йөрү кирәк.

? Стресс – чәч коелу сәбәпләренең берсе. Стресс тәэсирендә чәч төпләре аша кан йөрү начарая. Бу чәчнең коруына һәм коелуына китерә. В витамины куллануның да файдасы тими калмас.

? Озын чәчне йомшак резинка белән кыстырырга кирәк, чөнки катысы чәчне боза. Чәчне баш түбәсенә каты кысып бәйләргә ярамый, бу очракта баш тиресе тартыла һәм чәчнең тамырлары көчсезләнә.

? Юеш чәч белән ятарга киңәш ителми. Бу да чәч төзелешен боза.

? Чәчкә лак сиптереп, берничә көн буе йөри күрмәгез, чөнки лак чәчне бер-берсенә ябыштырып, баш тиресенә “суларга” комачаулый. Иртән лаклаган чәчне кич юарга кирәк.

? Коры чәчне майлы чәч өчен чыгарылган шампунь һәм, киресенчә, майлы чәчне коры чәч шампуне белән юсаң, чәч үзе төсен югалтып тоныклана башлый.

? Чәчне бик еш юарга киңәш ителми. Иң яхшысы - 2 көн ара белән юу.

? Чәчләр ялтырап торсын, дисәгез, артык кайнар су белән юмаска тырышыгыз.

? Шампуньне чәчнең үзенә түгел, ә төпләренә, чәч тиресенә сылагыз.

? Бальзам, кондиционерларны чәч төбенә сөртмәгез. Бу чәчнең майлануына китерер.

? Чәчләрне юеш килеш тарамаска киңәш ителә. Тарак чәчләрне бозачак. Нәтиҗәдә чәч икеләнә, сынучанга әйләнә.

Шулай ук:

  • стресс, депрессия ише куркыныч халәтләргә бирелмәскә;

  • дөрес итеп тукланырга;

  • чәчне сирәгрәк буярга һәм башка экспериментлар ясамаска трышырга;

  • суны җитәрлек күләмдә эчәргә тырышырга;

  • начар гадәтләрдән котылырга.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев