Логотип Идель
Бу – тема!

«БӘЙРӘМ БЕЛӘН, МӨГАЛЛИМНӘР!» УКУЧЫЛАР КОТЛЫЙ

Хәтерләсәгез, «Укытучыңны котла!» флешмобын игълан иткән идек. Бүген шул котлауларны ирештерә торган көн бит! Бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле мөгаллимнәребез! Сәламәтлек, сабырлык, иминлек телибез.

Хөрмәтле укытучым Гөлнара Әхмәтовна! Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Сез йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Сез үзегезнең йомшак мөгаләмәгез аркасында безнең күңелне яулап ала алдыгыз. Сез барыбызны да тигез күрәсез. Яныгызга кайчан гына киңәш сорап килмә, һәрвакыт ярдәм итәсез.   Сез безне телебез, милләтебез белән горурланырга өйрәтәсез, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбиялисез! 

 Сезгә бәхетле озын гомер, күтәренке кәеф, эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телим! 

Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, 5 сыйныф укучыгыз Яруллина Илсинә. Саба районы Эзмә урта гомумми белем бирү мәктәбе.

Хөрмәтле, Айсылу Илсур кызы! Сезне Укытучылар бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез. Безгә тырышып белем биргәнегез өчен бик зур рәхмәт! Безне бик яратасыз, без моны сизәбез. Без дә Сезне яратабыз!

Зур хөрмәт белән, укучыларыгыз.

Арча районы Алан башлангыч мәктәбе.

Кадерле Марина Альбертовна! Сезне ихластан Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Сез – үз эшегезнең чын остасы! Сезнең дәресләрне хәтта ял көннәрендә дә сагынам. Математика кебек төгәл фәнне кызыклы итеп өйрәтә белүегезгә сокланам. Сезгә сәламәтлек, сабырлык, уңышлар теләп, Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121нче лицей укучысы Гасыймова Адилә.

Беренче укытучымны бәйрәм белән котлыйм! Мин мәктәпкә баруны да, Гөлназ Илхатовна белән очрашуны да бик көттем! Уңышлар, түземлек һәм мәрхәмәтле булуын телим! Без класста күп һәм бик шаян, кайчак Сез әйткәннәрне ишетеп тә өлгермибездер, ләкин без Сезне яратабыз, Укытучы апа!

Казан шәһәре «Адымнар» күптелдә белем бирү мәктәбенең 1 «н» сыйныф укучысы Хәялиева Зөбәрҗәт

 

Кадерле әтием, сине һөнәри бәйрәмең – Укытучылар көне белән котлыйм! Син – иң әйбәт әти булуың өстенә, иң яхшы укытучы абый да! «Сирин Римгилевич» дип өзелеп торган укучыларың булу – бәхет, син моны бик яхшы беләсең, шуңа күрә эшеңә дә ашкынып барасың, тырышып хезмәт куясың. Безгә син – һәр эштә үрнәк!

Яратып, улың Гасыймов Данияр.

Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121нче лицей укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев