Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙГЕ: МУЗЫКАНЫ КОМДА ЯСЫЙ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Чаллыда 22-24 февральдә үтәчәк «Могҗиза 2020» Комлы анимация фестивалендә балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Балалар димә: кайвакыт алар олылардан матуррак ясый. Музыканы комда ясап буламы, җиңүчеләр нинди бүләкләр ала - барысы да безнең материалда!

Комлы анимация студиясенә нигез салучы һәм укытучы Алинә Хәйруллина бу фестивальне бишенче ел үткәрә һәм аның бар нюансларын белә. Без рәссам апага сораулар бирдек.

– «Могҗиза» фестивале нәрсә белән үзенчәлекле?

Татарстанда гына түгел, Россиядә бердәнбер рәсми ком ясау бәйгесе ул! Шулай ук, ул дәвамлы: бәйгене биш ел рәттән оештырып, үзебезнең «костяк»ны булдырдык. Һәр елны таныш йөзләрнең үсүе шатландыра. Өстәвенә, монда яхшы бүләкләр: дипломнар, иҗат өчен махсус өстәлләр һәм төрле төстәге ком

– Бәйге ничек үтә?

Фестиваль 22 нче февральдән 24сенә кадәр Чаллы шәһәрендә үтәчәк. Өч көн буена бай программа булдырылды: беренче көнне танышабыз һәм өй эшләрен күрсәтәбез, ә икенче көнне «Импровизация» ясыйбыз Соңгы көндә җиңчеләрне билгелибез һәм бүләклибез.

– «Импровизация» бәйгесе турында тәфсилләп сөйләгез әле.

Авыр бәйге, дип саныйм. Ләкин олыларга караганда, балаларга ул җиңелрәк бирелә. Рок, рэп яки поп жанрындагы музыканы тыңлап, аны ком белән тасвирларга кирәк. Релаксациянең бер алымы...

– Жюри әгъзалары кемнәр?

Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Пенза шәһәрләреннән жюрины көтәбез - алар әле беренче тапкыр гына килә.

– Ә катнашучылар нинди? Кунаклар кайсы җирләрдән киләләр?

Санкт-Петербург, Өфө, Пенза, Вологда шәһәрләре бар. Быел 60 ка якын катнашучы көтәбез. Әлбәттә, аларның укытучылары да килә. Бөтенесе белән бергә түгәрәк өстәл вакытында танышабыз һшм кызыклы вакыйгалар белән уртаклашабыз. Әти-әниләренә дә әйтәм: монда барырга яки бармаска, дип уйлаганда, барырга кирәк икәнен дәлиллим. Бездә спонсорлар да яхшы бит!

– Чаллы рәссамнары әзерме?

Әлбәттә! Быел әзерләнү җиңелрәк булды, ди алар. «Могҗиза» фестивале берничә ел элек әкология темасына булса, хәзер ирекле теманы сайладык. Сюжетлар әзер, иң мөһиме - бәйгегә яхшы кәеф белән килергә һәм осталыгыңны күрсәтергә кирәк!

– Фестиваль кайда урнашачак?

Иң беренче база - «Бумажник» балалар мәдәният сарае, икенче - «Нур» яшьләр үзәге һәм «Татарстан» кунакханәсе. Безгә тагын башка оешмалар да таяныч. Мәсәлән, «Цвет песка» төсле ком кибете һәм «Додо Пицца» ярдәм итә.

Эчтәлекле интервью өчен рәхмәт, Алинә!

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев