Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛГЫ ҖЫЛЫ ГЫЙНВАР РЕКОРД КУЙГАН!

Казандагы җылы гыйнвар ае 145 ел эчендәге 3 рекордны уздырып, икенче урынга чыккан! Тагын да тулырак әлеге язмада.

Нәрсә булды сиңа, гыйнвар?

Метеорология үзәге күзәтүләр алып барган 145 ел эчендә  2020 елның гыйнвары җылы айлар арасында икенче урынга чыккан. Агымдагы елның беренче аенда 3 көн рәттән бик җылы температура булып, гыйнвар рекорд куйган! Бу турыда КФУның метеостанцииясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итә:

– 16 гыйнвар көнне иң югары температура 2,8 градуска җитте (“плүс” тамгасы белән). Моңа кадәр 2015 елда бу көнне 2 градус җылы булган иде. 2020 елның 17 гыйнвары көнне 4,2 градус җылылык булды, моңа кадәр 2003 елның гыйнварында 1,6 грудус җылылык күзәтелде. 18е көнне исә Казанда көндез термометр 2,4 градус җылылыкны күрсәтте. Моңа кадәр иң җылы көн 2003 елда булган. Термометр ул көнне 1 градус җылылыкка менгән, - ди ул.

 

Шәрипова әйтүенчә, 1875 елдан бирле алып барылган күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: иң җылы гыйнвар 2007 елда булган. Быелгы гыйнварның беренче 10 көнендә уртача температура -3 градусны тәшкил иткән. Ә инде икенче ункөнлектә уртача температура +1,2 градус булган. “Ә соңгы декаданы анализларга әле иртәрәк”, - ди белгеч.

 

1875 елдан бирле вакыт эчендә быелгы гыйнвар ае җылылк дәрәҗәсе буленча икенче урынны алып тора. 2007 елда гыйнварның уртача температурасы -2,6 градус булган. Ул метеокүзәтүләрдән чыгып караганда иң җылы гыйнвар булган.

 

Ә иң салкын гыйнвар кайчан булган?

Мәдинә Шәрипова шулай ук иң салкын гыйнварның кайчан булганын да билгеләп уза. Бу 1891 елның гыйнвары була. Ул елны гыйнвардагы уртача температура -21,2 градусны тәшкил иткән (норма  -12,2 градус).

 

Кышның иң суык көне кайчан булды?

Быелгы кышның иң суык көне 30 декабрь булды. Яңа ел адыннан Казанда температура -13,6 градуска кадәр төшкән иде. Икенче урында 2020 елның 9 гыйнвары. Ул көнне һава температурасы -9,9 градусны тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев