Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛГЫ ТДИ (ОГЭ)НЫҢ НИЧЕК УЗАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Быелгы 9 сыйныфлар имтиханнны ничек тапшыра? Нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар? Әлеге сорауларга җаваплар әлеге язмада. Барысын да яхшылап аңлаттык.

Яңа кагыйдәләр бар дөньяны дер селкеткән инфекциянең таралу куркынычын киметү өчен кертелә. Әлегә алар расланмады, әмма проект инде әзер.

1. Төп дәүләт имтиханы быел рус теле һәм математикадан гына тапшырылачак. Ягъни 9нчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатны алу өчен сайлау фәннәреннән имтихан тапшырырга кирәк булмаячак.

2. Имтихан ике дулкында узачак: төп дулкын һәм өстәмә дулкын.

3. Гадәттән тыш хәлләр булу куркынычы туса, имтиханны бүтән оешмада яки башка көндә үткәрергә мөмкин.

4. Тагын бер мөһим яңалык: имтиханда оештыручы һәм җитәкчеләр итеп укучының үз мәктәбендәге укытучылар да билгеләнә ала. 

5. Гади сүзләр белән әйткәндә, укучылар имтиханны үз мәктәпләрендә дә тапшыра алачак. Моңа кадәр имтиханны бары тик чит мәктәптә генә тапшырып була иде. Оештыручылар да үз мәктәбеңнеке була алмый иде.

6. Мөмкинлекләре чикле балалар ТДИ урынына моңа кадәр дә билетлар буенча телдән җавап бирә ала иде. Хәзер әлеге имтиханны алар дистацион рәвештә дә тапшыра алачак.

7. Узган ел сайлау имтиханыннан “2”ле алучылар һәм быел аны кабаттан тапшырырга теләүчеләр өчен яңалык: әлеге фән буенча аттестатларындагы билге имтихан нәтиҗәсе булып исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев