Логотип Идель
Бу – тема!

БЫЕЛ ДА "МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ"!

26 апрель! Бауман урамы! 16.00! Әйтмәсәк тә беләсең: нәкъ менә шул урында, шул вакытта “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак! 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин ярымшаярып:
- Юкка гына акциябез быел 13нче тапкыр уздырылмыйдыр. 13 саны куркыныч сан дип исәпләнгән кебек, агымдагы ел да татар теленә нисбәтле күңелсез вакыйгаларга шактый бай булды, - диде, - шушы еллар дәвамында төрле форматларны сынап карадык: велосипед, машиналарда сәяхәткә чыктык, Интернетта татарча комментарийләр калдырдык, флешмоблар оештырдык, урамнарга чыгып кешеләрне татарча сөйләштердек һ.б.

Акция берничә чарадан гыйбарәт. Алар арасыннан “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, “Татар-дозор” квест уены һәм әлбәттә инде 26 апрель көнне Бауман урамында уза торган концертны билгеләп узу кирәк.

[embed]https://youtu.be/PVVeEia0cXM[/embed]

Тугызынчы тапкыр үткәрелгән “Татар-дозор” уены Казанда иң масштаблы квестлардан санала. Квест-уенны оештыручыларның берсе Динә Гатина-Шәфикова: “Ник татар телендә генә уздырасыз?” диючеләр бар. “Татар-дозор” берничек тә русча була алмый. Әгәр катнашырга телиләр икән, татарча өйрәнергә кирәк булачак”.

Быелгы акциянең иң төп яңалыкларының берсе - концертка “Мой парень татарин”ны җырлап танылган “Аигел” дуэты киләчәк. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында Альберт Нурминский, Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев, Tatar Boy һ.б.лар да бар.


“Мин татарча сөйләшәм ” турында кызыклы фактлар:


- 13 ел рәттән уздырыла;

- быел акция шәһәрчеләр кичәсе белән башланып китте, Казанда 21 татар яшьләре берләшмәсе эшләп килә;

- өченче ел рәттән музыкаль бәйге оештырыла, быел 16 яшь башкаручы финалга чыккан;



- 22 апрель көнне булып узган “Татар-дозор” квест-уенында 40 команда, 500 кеше катнашкан;

- башка милләтләр арасыннан марилар һәм саха халкы “Мин татарча сөйләшәм”гә охшатып “Мый марла өйлем” һәм “Мин сахалыы сангарабын” чараларын уздыра;



- “Мин татарча сөйләшәм” концертында 13 ел эчендә 50дән артык музыкант чыгыш ясаган.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев