Логотип Идель
Бу – тема!

БУЯУСЫЗ ИҖАТ ИТҮЧЕ РӘССАМ...

Иҗатта чикләр юк! Мәсәлән, Казан рәссамы Вячеслав Зайцев,  картиналар иҗат иткәндә, буяулар түгел, ә җепләр, кадаклар, журнал өзекләре, мөһерләр һәм беркеткечләр (скобалар) куллана.

 

Авыр «Аю»

Зайцев күргәзмәсе урнашкан «Смена» үзәгенең өченче катына менгәч, аптырап киттем: миңа чын аю карап тора! Ике ай эчендә җиһаз степлеры белән ясалган аюга 150 мең беркеткеч киткән. Ясарга да, алып барырга да авыр булган: «аю»ны дүрт баһадир гына күтәрә алган. Ә үзәктәге зур өстәлдә яңа гына «туган» картина урнашкан иде. Биредә үз күзләрең белән рәссамның иҗат итү процессын да күрергә була хәтта! Зайцев экология ягыннан файдалы чараларны кулланып иҗат итеп кенә калмый, күргәзмә бүлмәсендә экзотик гөлләр дә үстерә.

 

«Модный» журналлар...

...дан ясалган күбәләкләргә Жириновский һәм Медведев портретлары да өстәлә. Гомумән, Вячеслав Зайцев журналлардан хайваннар һәм кешеләрне генә түгел, ә чәчәкләр, таулар һәм башка табигать күренешләрен чагылдыра. Төрле размерлы сурәтләр ерактан акварель белән иҗат ителгән дип күренсә дә, чынлыкта бөтенләй башка хакыйкать ачыла... Картиналар астында иҗат итү чараларын күрәм: анда төрле елдагы китап һәм журналлар урын алган.

Рәссамның улына багышлаган картинасы янында шундый язу бар: «Мәхәббәт белән иҗат ителгән. Мондагы һәр нәрсә кебек».

 

Классика

Тукай, Толстой рәсемнәре дә аерым игътибарга лаек. Толстой рәсеме гел Лев Толстой дигән язудан гына торса, Тукай – гәҗитләрдән гыйбарәт. Якыннан мини-Тукайларны карап була.

 

Вячеслав Зайцевның «Җәмгыять шагыйрьләрне таныр өчен аларның үлемен көтә» дип исемләнгән эше бар. Безгә сәнгатьнең һәр юнәлешен ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, кайтыр юлга кузгалам.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев