Логотип Идель
Бу – тема!

БУЛАЧАК ҺӨНӘРНЕ НИЧЕК САЙЛАРГА?

Һөнәр сайлау мәсьәләсе иртәме-соңмы бөтен кешегә дә кагыла. Сайлау – гомумән, җиңел эш түгел. Ә сүз үз тормышыңны бәйләргә кирәк булган һөнәр турында барганда, эш тагы да катлаулана.

Әгәр син әлегә кадәр үз юлыңны таба алмагансың икән, борчылма! Ышан безгә, син үзең генә түгел, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы кая укырга керергә һәм кем булып эшләргә теләвен күз алдына да китерми. Булачак һөнәрне сайлау буенча бездән сиңа берничә киңәш:

1. Бүгенге көндә генә актуаль булган һөнәр сайлау мәҗбүри түгел.

Өлкәннәр «киләчәк һөнәрен» сайласаң, һичшиксез, зур хезмәт хакы белән яхшы эш табарсың, диләр. Тик, кызганычка каршы, гел алай булмый. Быел популяр булган һөнәр берничә елдан инде популяр булмаска да мөмкин. Димәк, уку йортын сайлаганда сиңа бу пунктны беренче урынга куярга кирәкми.

2. Кеше фикеренә карама.

Тирә-юньдәгеләр фикеренчә, җитди булмаган белгечлекне сайларга кирәкми. Мәктәптән соң күпләр иҗади һөнәрдән баш тарта. Дәрәҗәле эштә эшләр өчен, хыялларына хыянәт итә. Тик мондый кешеләрнең күпчелеге бу адымнары өчен гомер буе үкенәләр. Тәҗрибә шуны күрсәтә: күңелеңә хуш килгән эшне сайлау яхшырак. Әлбәттә, бу куркыныч һәм тәвәккәллек сорый торган адым. Әмма сиңа, чыннан да, сайлаган юнәлешең ошый икән, син бу өлкәдә уңышка ирешү өчен бөтен көчеңне куячаксың.

3. Әти-әниеңнең хыялларын калдыр.

Еш кына әти-әниләр алдагы пунктта кебек үз хыялларын чынга ашыра алмагач, моны балаларыннан таләп итә яки синнән гаиләдәге һөнәргә тугры калып, әйтик, алар кебек үк, укытучы булырга кушалар. Туганнарыңа синең тормышка үз планың, үз хыялларың булуын аңлатырга тырыш. Олыларның сүзенә колак сал, ләкин соңгы карарны үзең кабул ит.

4. Хыялланган һөнәрне җентекләп өйрән.

Мәсәлән, байтак кызлар актриса булырга хыяллана, ләкин кинода төшү, театрда чыгыш ясаудан кала, актерга зур текстлар өйрәнергә, конкуренция белән көрәшергә, төрле авыр шартларда эшләргә туры килә. Журналистларның да эшләре җиңелдән түгел, бер материал әзерләү өчен генә дә авторга күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килә. Гомумән, һәр һөнәрнең үз авырлыгы һәм тискәре яклары була, аларны үзең өчен алдан ачыклау бик мөһим. Шулай ук, сине кызыксындырган өлкәдә эшләгән, һөнәрен яхшы белгән кеше белән аралашу да комачауламас.

5. Үз мөмкинлекләреңне бәялә.

Алдагы пункт салмак кына бу темага күчә. Хыялланган һөнәр таләп иткән вазифаларны башкара аласыңмы, эшеңне җиренә җиткерү өчен шәхси вакытыңны корбан итәргә әзерме син? Моның турында җитди итеп уйлау, карар кабул итәр алдыннан ашыкмау мөһим.

 

 Эш – атнаның 5 көнендә, 8 сәгать вакытыңны уздыра торган гади шөгыль генә түгел. Эш – синең аерылгысыз бер өлешең. Башкара торган эшең ошамаса, аңа 100 %ка бирелү, һөнәри яктан үсү бик авырга туры килә. Иртәме-соңмы сине эше өчен күзләре янып торган кешегә алмаштырачаклар, шуңа күрә канәгатьлек, ләззәт китерә торган һөнәр сайла, шул очракта син үзеңне күп кенә проблемалардан азат итәчәксең.

Яраткан эшең белән шөгыльләнү – бәхетле тормыш коруның бер зур өлеше. Киңәшләребез сиңа бераз булса да ярдәм итәр дип ышанабыз!

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев