Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ! БУ СИҢА МӘКТӘП ТҮГЕЛ!

Бүген абитуриент, иртәгә студент, аннан соңмы? Аннан инде президент! ;-) Кичә генә мәктәп бусагасын атлап кергән идең, бик тиздән син СТУДЕНТ булачаксың. Алда яңа тормыш, кызыклы танышулар, мавыктыргыч вакыйгалар, күңелле һәм бик үк күңелле булмаган лекцияләр, төркемдәшләр, беренче пар, стипендия, сессия... Бераз куркыта, әйеме? Әнә шул куркуларны куып тарату өчен сиңа бүген киңәшләр тәкъдим итәбез.

Бу сиңа мәктәп түгел!


Исеңдә калдыр: синең дипломың бары сиңа гына кирәк, биредә артыңнан укытучы апаң “кайчан иншаңны тапшырасың?” дип куып йөрмәс. Дөресен әйтик: универда күп мөгаллимнәргә матур гына итеп әйткәндә: барыбер. Укыйсыңмы-укымыйсыңмы - синең эш. Диплом да үзеңә кирәк бит! Мыегыңа чорнап куй: бетте, мәктәп чоры артта калды, син хәзер үз язмышың өчен үзең җавап бирә торган кеше.

Ничек кенә зур булсаң да, үз тормышың өчен үзең җавап бирсәң дә, дәресләргә йөрибез, яме? ;-) Беренчедән, күп кенә мөгаллимнәр килүче-килмәүчеләрне билгеләргә ярата, икенчедән, теманы үтми калу яхшы нәтиҗәләргә китермәс.

Китап-дәреслекләрне матур гына итеп иң ерак киштәгә алып куя аласың, алар сиңа кирәк булачак, тик бик сирәк. Дәреслекне тотап атарга ашыкма, төп мәгълүматны син аннан ала алырсың, тик менә калган бар белемнәрне лекцияләрдә мөгаллимнәр тәкъдим итәр.

[caption id="attachment_28405" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Югары белем бирү йортларының төп максаты - сине белемле итүдән бигрәк әдәбият белән үзлектән эш итәргә өйрәтү. Шуңа әзер бул.

40 минутлык дәресләр, ни кызганыч, артта калды. Хәзер сәгать ярым буена колаклар шәлперәйтгәнче парада утырырга туры килер, ә тәнәфесләр бер аудиториядән икенчесенә күчәргә генә җитәчәк. Бер шатлыклы хәбәр: кайбер көннәрдә икенче, хәтта өченче парга гына килергә кирәк булачак!Ә менә “тәрәзәләр” (ягъни буш парлар була инде, бу вакытта дәресләр булмаячак) вакытында китапханәгә яки ашарга бар, вакытыңны гына бушка уздырып йөрмә инде.

Зачеткага башта син, аннан ул сиңа “эшли” сүзләре дөрес. Беренче ике семестрда булса да бар көчеңне куеп укырга тырыш.

Уку дигән диңгездә батмас өчен вак-төяк киңәшләр


[caption id="attachment_28404" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Иң күңелсез кебек тоелган лекциядән дә файда алып була. Моның өчен 1) тыңлый белергә 2) игътибарны башка нәрсәгә юнәлтмәскә кирәк. Әгәр инде тыңлап-тыңлап та файдасы юк икән, үзең өчен чыннан да мәгънәле дип тапкан эшне эшлә, телефонда уйнап утыр димәдек, кара аны ;-)

Конспектларга өйрәнү мөһим. Һәр сүзне язып бару мәҗбүри түгел, үзең өчен уңайлы булган кыскарту системасын булдыр, знак-символлар кулланырга мөмкин.

Диктофон ише гаджетлар да бик файдалы булып куя. Мәсәлән, аудиаллар (мәгълүматны ишетеп яхшы кабул итүчеләр) моны бик отышлы файдалана. Тик лекцияләрне башта диктофонга яздырып, аннан өйгә кайткач аны язып утыру мәгънәсезлек булачак. Конспектыңны дәрес вакытында яз, вакытыңның кадерен бел.

Калын дәфтәрләр, ручкаларны күп итеп алып куй. Төсле маркерлар ярдәмендә төп өлешләрне билгеләп бар. Дәфтәреңне ачасың, укыйсың килер, аңларга да җайлырак булыр.

Китапханәдән китаплар алырга беренчеләрдән булып бар. Әйе, аларның кирәге шуның кадәр генә. Тик алар барыбер кирәк. Иң ахырдан барсаң сиңа китапларның калмавы бар.

Тайм-менеджментент кагыйдәләренә хәзердән үк төшенә башла. Вакытыңны укырга да, ял итәргә дә өлгерерлек итеп бүл.

«Камчатка»га барып утырма. Анда күбесенчә укуга төкереп бирүчеләр тамыр җәя. Шулай ук мөгаллимнәрнең дә анда утыручыларга мөнәсәбәте яхшылардан түгел. Шуларга өстәп арткы рәтләрдә начар ишетелә.  Иң яхшысы – урта тирәләрдә утыру.

Укытучыга сорау бирергә оялма. Берәр нәрсә аңлашылмый икән – сора. Тик артык тырышып җибәрмә: “ялагай” кушаматын ияртүең бар.

Семинар дәресләрдә актив бул. Автомат алуга шансларың артыр.

Аудитория каршында чыгыш ясаудан куркасыңмы? Ешрак чыгыш яса! Тормышта моның сиңа кирәге чыгачак әле.

Лаборатор эш, контроль эшләрне вакытында тапшырып бар. “Койрык”лар җыюның бер мәгънәсе дә юк. Аларны барыбер тапшырасы булачак. Бөтен эш берьюлы җилкәңә төшкәнче аларны акрынлап тапшырып бару яхшырак булыр.

Курс эшләре, рефератларга вакытында тотын. Ник икәне болай да аңлашыладыр бит инде? Башланган эш – ул бит беткән эш ;-)

Актив булу нигә кирәк?


Актив булу күңелле генә түгел, файдалы да әле. Аларга өстәп стипендияңнең күләме дә артыр ;-)

Әгәр гыйльми якка тартыласың икән, әйбтләп тартыл! Конференцияләрдә катнаш Аспирантурага юл ачылыр, өстәмә грантлар отарга да мөмкин булыр.

Телләр өйрән. Чит илләрдәге конференцияләрдә катнашу, чит ил университетларында белем алу мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!

Аралаш!


[caption id="attachment_28403" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Борыныңны артык югарып чөеп йөрмә, шул ук вакытта барысыннан да куркып йөрергә дә кирәкми. Син дә, төркемәшләрең дә – кешеләр.  Үзең бул.

Үз төркемдәшләрең белән генә түгел, югары курс студентлары белән дә дус булсаң яхшы. Алар сиңа конспект белән дә, экзаменга җаваплар белән дә ярдәм итәр.

Акча-макча


Төп стипендиядән тыш, еш кына студент чорында президент, мер стипендиясе кебек өстәмәләр дә алырга мөмкин. Күп очракта аны алыр өчен яхшы укырга, актив булырга кирәк. Тагын ниләр эшләргә кирәклеген белеш.

Профкомга кереп социаль стипендяине ничек алып булу турында сораш. Справкалар җыеп тапшыр, йоклап йөрмә. ;-)

Студент елларында өстәмә акча гел кирәк. Бәлки берәр эшне синнән дә оста эшли белүче юктыр? Уйлап кара әле.

Сәламәтлек, тәртип һәм киенү турында


[caption id="attachment_28402" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Спорт белән дуслаш. Физкультурага йөр. Өстәмә итеп бассейнга, фитнеска языла аласың. Физик активлык сәламәт булу өчен генә түгел, баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен дә кирәк.

Дөрес туклан. Коры-сары иртәме-соңмы ашказаны авыртуларына китерәчәк.

Киемнең матур һәм зәвыклысын сайла, шул ук вакытта үзеңне рәхәт һәм иркен хис итәрлек булсын. Кыска күлмәк-итәкләр уку өчен түгел.

Торган урыныңда тәртип булдыр. Еш кына эш өстәлендәге, өйдәге тәртипсезлек синең томышыңда да чагылыш таба һәм киресенчә.

Ял итәргә онытма! Укуга баш-аяк белән кереп чумма, судан чыгып-чыгып алырга да тырыш. Ял итмичә уку аруга, кайчак хәтта өзлегүгә китерергә мөмкин.

Һәм шуны онытма: студент еллары – кеше тормышының иң кадерле вакыты. Аралаш, дуслаш, күңел ач! Тик чамасын белеп, яме?




Илүзә Гайфуллина, инде студент түгел:

Мәктәптә укыганда студентлар: “Күчерергә өйрәнегез, мәктәптән чирканчык алып килегез!” – дияләр иде. Без ышанмый идек. Ә алар хаклы булып чыкты! Студент иң беренче эш итеп күчерә белергә тиеш. Тормышта әрсезлек ярты бәхет булса, студент вакытта күчерә белү – ярты бәхет ул. Күчерүнең бөтен төрләрен өйрәнеп чыгыгыз. Икенче киңәшем – күп укыгыз, күп белегез һәм белмәгән әйберләрне сорарга оялмагыз. Һәр нәрсәгә дә тәнкыйди карарга тырышыгыз. Шулай ук студент еллары үзеңне төрле яклап үстерү өчен менә дигән вакыт: башка өлкәләр белән дә кызыксыныгыз,өйрәнегез, яңалыклар ачыгыз! Чит илләргә чыгу мөмкинлеге булса, кулдан ычкындырмагыз! Гади булыгыз, бар нәрсәне дә күңелегезгә якын алмагыз. Кешеләр күп булган кебек, фикеләр дә гаять күп, аларның барысын да дөрес дип уйлау – хата. Диплом алу соңгы максат түгел, максатка ирешүдә бер чара гына булсын! Уңышлар сезгә!

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев