Логотип Идель
Бу – тема!

БОЛГАРДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР «AGA BAZAR» ЭТНОМӘДӘНИ ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

Болгар җирлеге элек-электән сәүдәгәрләрнең яраткан урыны булган. Болгар шәһәре янында “Ага базар” дип аталган сату-алу мәйданчыгы гөрләгән. Гасырлар узгач, Болгарда әлеге традиция яңара – 3 июль көнне биредә “AGA BAZAR” этномәдәни фестиваль үткәреләчәк.

Идел һәм Кама елгалары кисешкән урын сәүдәгәрләр өчен чыннан да бик уңайлы булган.  Атамасы да юкка гына «Ага базар» түгел. «Ага» дип төркиләрдә нинди дә булса баш, өлкән әйбергә әйткәннәр. Әлеге сат-алу шәһәрчеге исә алар өчен зур, төп базар булып торган.

Инде бер кат ассызыклаганча, Татарстанда «AGA BAZAR» фестивален үткәрү беренче тапкыр булачак. Оештыручылар әлеге чараның башка фестивальләрдән аерылып торачагын ассызыклый.

«AGA BAZAR»ның  программасына күз салыйк:

– Фестиваль үз эшчәнлеген 11:00 башлаячак!

– Чараның визит карточкасы - «Шәрык базары» дип аталган сәүдә рәтләре. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 83 һөнәрче үзләренең кул эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Оештыручылар биредә бары тик уникаль, экологик яктан чиста булган продукция гына булачак, дип җиткерделәр.

– Милли ишегаллары күренешләре тәгъдим ителәчәк. Монда Идел буе халыкларының көнкүреше, милли кием-салымнары, аш-су әйберләре һәм башка этнографик кирәк-яраклар булачак. Һәр ишек алдында шул милләт вәкилләре үзләренең халкы турында сөйләп, килгән кунакларга йолаларны, милли уеннарны күрсәтәчәк.

– Гастрономия рәтләре булачак. Биредә һәркемгә милли ризыклардан авыз итеп, үзенә ошаган продукцияне сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Оештыручылар әлеге рәтләрнең төзелеше кунакларга аеруча нык ошаячак диде, чөнки алар  IKEA төзелешенә охшаган булачак.

– UEN FEST уздырылачак. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен өстәл уеннары, иҗади дәресләр үткәреләчәк.  Килгән кунаклар төрле милләтләрнең халык уеннарын уйнап, үзләрен сынап карый алачаклар.Шулай ук бик үзенчәлекле печән лабиринтын узып карау мөмкинлеге тудырылачак.

– Килгән кунаклар дөя фермасы белән дә танышып китә алачак. Монда дөя,ат, хаски этләре кебек хайваннарны күреп, алар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булырга тиеш.

– Программаның кичке, йомгаклау өлешенә килсәк , монда фолк-фьюжн һәм электрон музыка жанырындагы музыка яңгыраячак. Зәринә Вильданова, Илгиз Шәйхразиев, “IsTELlek”, Хмельная ворга, ZAKARIA, Нью моң, Shoner Paul, Malsi music, Илдар Гыймадиев, АЛПАР, Базарбай Бикчәнтәев кебек музыкантлар һәм музыкаль төркемнәр катнашачак.

Фесивальга ничек барып җитәргә соң?

Фестивальгә сезне 611 номерлы маршрут илтәчәк. Казаннан ул 3 июль көнне 8:45 сәгатьтә -  “Столичный” автовокзалыннан, 9:00 сәгатьтә -  “Южный” автовокзалыннан кузгалачак. Су юлы белән дә барып җитәргә була. Казанның елга портыннан сәгать 8:00 дә махсус көймә кузгалачак.

Кызыксындыңмы? Алайса һичшиксез “ALGA BAZAR” фестивален үз күзләрең белән күреп кайт.

 

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев