Логотип Идель
Бу – тема!

"БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА" ("ОЗЫН ТӘНӘФЕС") БӘЙГЕСЕНЕҢ ЯҢА ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ!

Мәктәп укучылары өчен «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты «Большая перемена» («Озын тәнәфес») Бөтенроссия бәйгесенең яңа этабы старт алды! Искәртеп узарга кирәк, кейс биремнәрен  үтәү өлеше 2020 елның 22 июленә кадәр Большаяперемена.онлайн сайтында узачак.

«Командалар ярышы» этабында катнашучыларга 2-5 кешедән торган төркемнәр тупларга һәм яраткан педагог – остазны чакырырга туры киләчәк. Ул мәктәп укытучысы, спорт секциясе тренеры яки сәнгать мәктәбе мөгаллиме була ала. Катнашучылар команда белән берлектә кейс биремнәрен чишәчәк.

«Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров хәбәр иткәнчә, бәйгедә катнашучылар өчен конкурсның 9 тематик юнәлеше буенча 58 кейс әзерләнгән. «Бу нинди дә булса тармак проблемасына багышланган практик биремнәр. Катнашучыларга төрле карашларны анализларга һәм алар нигезендә үз чишелешләрен табарга кирәк булачак. Кейс биремнәре тирән белемнәрне күрсәтүне генә түгел, актив гамәлләр дә таләп итә: кемгәдер схема яки модель булдырырга кирәк булачак, кемдер проектны үстерү концепциясен яки бизнес-планны эшләячәк, ә кемдер үзләренең иҗади талантларын күрсәтәчәк», - дип билгеләп үтте Алексей Комиссаров.

Әйтеп узарга кирәк, бәйге өчен кейслар булдыруда Россиянең 30дан артык эре компаниясе һәм югары уку йорты катнашкан. «Командалар ярышы» нәтиҗәләре буенча ярымфиналга исә  төркемнәрнең лидерлары һәм остазлары чыгачак дип көтелә.

«ПроеКТОриЯ» проекты директоры Светлана Патрикеева «Командалар ярышы» конкурсның хәлиткеч этабы булачак, дип билгеләп үтте. «Әгәр алдагы этапларда балалар кызыклы дип тапкан эшләрне гамәлгә ашырырга планлаштырсалар, бәйгенең бу өлешендә исә бөтенләй башка бурычлар көтелә, ягъни катнашучыларга үзләрен сүз белән генә түгел, ә эш белән күрсәтергә, дөньяны үзләре сайлаган юнәлештә үзгәртеп корырга туры киләчәк. Аларга исә төрле бурычлар тәкъдим ителәчәк: арт-киңлекне яки тавыш ярдәмчесе өчен күнекмәләрне проектлау, «акыллы» шәһәр концепциясен яки уникаль туристик маршрутны булдыру, фәнне популярлаштыру яки шәхси мәгълүматларны киберкуркынычтан ничек саклау...», – дип өстәде Светлана Патрикеева.

Бәйгенең дистанцион этабыннан соң экспертлар комиссиясе эшли башлаячак. «Большая перемена» («Озын тәнәфес») ярымфиналлары барлык федераль округларда узачак, ә финал исә агымдагы елның октябрендә булачак дип көтелә.

«Большая перемена» («Озын тәнәфес») – 8-10 сыйныф укучылары өчен белем алу, үсеш һәм аралашу өчен зур мөмкинлек! Биредә 1 миллионнан артык өлкән сыйныф укучысы катнаша. Бәйге исә 9 тематик юнәлеш буенча үткәрелә: журналистика һәм яңа медиа, сәнгать һәм иҗат, экология, яшәү мохите, сәламәт яшәү рәвеше, фән һәм технология, яхшылык, сәяхәт һәм туризм, тарихи хәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев