Логотип Идель
Бу – тема!

БӨЕКБРИТАНИЯДӘ ТАТАР ЕГЕТЕ АУТИЗМ БЕЛӘН АВЫРУЧЫ БАЛАЛАРГА БАГЫШЛАНГАН КОМИКС ЧЫГАРГАН

Яшь татар рәссамы Тимур Әхмәдҗанов Әзербәйҗан язучысы Камран Салаевның «Elish and wicker tale»Илиш һәм үрелгән тарихлар») әсәренә нигезләнгән комикс ясаган. Әлеге комикс Hertfordshire Press нәшриятында инглиз телендә басылган.

Әлеге әсәр социализация белән кыенлыклары булган Илиш исемле малай турында. Сюжет үзгәрү процессында Илиш әлеге проблемаларны чишә. Комикс, әсәр кебек үк аутизмлы балаларга багышланган. Бу комикс ярдәмендә рәссам шундый үзенчәлекләре булган балалар проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерергә тели. Комиксны нәшер итү онлайн-платформадагы Indiegogo краудфандинг кампаниясе ярдәме белән тормышка ашырылган.

Краудфандинг кампаниясендә әлеге проектка 25 илдән 220 кеше ярдәм иткән. Алар арасында актёр Тим Бентинк, музыкант Мэтт Сэвидж, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар бар.

Киләсе берничә айда төрле илләрдә турне һәм онлайн-презентацияләр уздыру каралган.

Hertfordshire Press бу китапны рус, кыргыз, казах телләренә тәрҗемә итә һәм татар теленә тәрҗемә итү өчен партнёрлар эзли. Комиксның оригиналына онлайн-кибетләрдә алдан заказ ясарга була.

Әлеге нәшриятнең моңарчы татар, башкорт авторларын инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырганы бар. Шулар арасында – Ленар Шәехнең «One of You» шигъри җыентыгы.

Комиксның авторы – Лондон кино академиясе студенты Тимур Әхмәдҗанов. Ул Үзбәкстанда татар гаиләсендә дөньяга килгән. Хәзерге көндә гаиләсе белән Бөекбританиянең Рагби шәһәрендә яши. Камран Салаевның китабыннна тыш, Тимур якут язучысы Огдоның «Меник» әкиятен һәм казах язучысы Баянгали Алимҗановның «Сказ столетнего степняка» китабын инглиз теленә тәрҗемә итеп, иллюстрацияләр ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев