Логотип Идель
Бу – тема!

БЛОНДИНКАЛАР... АНДЫЙ ТҮГЕЛ!

31 майда күп мәзәкләрнең геройлары, водород перекисе "яратучы" һәм, җәгыятьтә йөргән сүзләргә ышансак, акыл белән бик үк дус булмаган хатын-кызлар - блондинкалар үз бәйрәмнәрен билгели. 
***
Бер блондинка икенчесенә әйтә:
- Минем кайсы кулда конфет барын өч тапкырдан белсәң - сиңа да бирәм!

***
Ике блондинка машинада бара. Кинәт машина туктап кала.

- Бәлки бензины беткәндер? - ди берсе икенчесенә.
- Син нәрсә инде, әле генә тулы канистра куйдым багажникка!

***
Блoндинкa кредит ала. Мeнeджep:

- Монда cумманы сүз белән языгыз.
- Ничек инде?
- Хәрефләр белән!
- Сез нәрсә инде? Ничек инде санны хәреф белән язып булсын ди?!

Блондинкаларның халыкара ассоциациясе (әйе, шундый ассоциация дә бар икән!) 2009 елда ЮНЕСКОга 31 майны Бөтендөнья блондинкалар көне итеп игълан итүне сорап мөрәҗәгать итә.

Тумыштан сары чәчлеләр елдан ел кими бара икән: соңгы илле елда аларның саны 50дән 14%ка кадәр кимегән. 2200 елга аксыл чәчле кешеләрнең Җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгуы ихтимал икән.

Мондый ген иң күбе Финляндия халкында очрый. Димәк, соңгы блондин-блондикалар да аннан булачак.

БИРЕМ. Аксыл чәчле туташ-ханымнар, нәкъ теге мәзәкләрдәгечә, бары тик матурлык турында гына уйлап йөриме?

ЧИШЕЛЕШ. Алар андый түгел! Моны мисаллар белән исбатлап карарга булдык.

Әгәр җәмгыятьтә яшәгән фикер чыннан да хак булса, тумыштан “сары” булган туташларның башларына игътибар итү кирәктер. Водород перекисе белән агартканнарына түгел. “Калеб” яңа буын җыенына нигез салучы, берничә ел дәвамында ТНВдагы “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып барган Гүзәл Сәгыйтованы гына алыйк. Сары чәчләре - үзенеке.



Һәм, беләсезме, әлеге ханымда булган акыл һәм зиһен бер дистә брюнетканың бөтенесен бергә җыйсаң да булмаска мөмкин. Һәм ул моның чыннан да шулай икәнлеген һәрдаим исбатлап килә. Аксыл чәчле Гүзәл Сәгыйтованы хәтта еш кына рус кызы дип тә уйлыйлар икән. Ул гына да түгел, аның янында “барыбер аңламый” дип татарча сөйләшә башлап, кыен хәлләргә калучылар да байтак.

Татар эстрадасының иң танылган блондинкасын да телгә алып үтмәсәк, дөрес булмас. Әлбәттә, ул - Ландыш! Әлбәттә, Нигъмәтҗанова!



- Чәчемнең төсе - образымның бер өлеше. Сәхнәгә чыкканчы ук мин блондинка идем инде. Хәзер чәч төсемне үзгәртәсем килми, тамашачы бүтән образда кабул итә алмас. Чәч төсе минем өчен төс кенә, яшәү стиле түгел. Мәзәкләрдәге блондинкалар белән бер охшаш ягым да юк. Кешенең чын йөзен беләсең килсә, тышкы кыяфәтенә түгел, ә күзләренә карарга кирәк. Күзләремдә барысы да күренә, - диде ул безгә.

Ландышның чыннан да зирәк хатын-кыз булуына без үзебез дә инанып яшибез. Моңа аның Инстаграм челтәрендә алып барган аккаунтына күз салу гына да җитә. Күп йолдызларның балалары русча сөйләшеп мәш килгәндә - аныкылар рәхәтләнеп чын татарча чөкердәшә, әниләре белән бергәләп ашарга пешерә, бакчада эшли. Ә аның фотолары астында комментарийлардан халыкның аңа карата булган мөнәсәбәтен бик тиз аңларга була: “Ландыш, син бигрәкләр дә искиткеч гади кеше. Башка җырчылар күлмәк-прическа күрсәткәндә син чын тормышыңны, балаларыңны күрсәтәсең. Син – бер дигән әни һәм искиткеч кеше”.

Үзе теләп “сары”лар рәтенә күчкән КФУстуденты Азалия Фәттахованың фикерен дә белеп узыйк:



- Мәктәптә укыганда безнең класста чәчен буярга бер кызга гына әти-әнисе рөхсәт итә иде. Мин гел аңа кызыгып йөрдем. 11 класста мин дә әнидән чәчне карага буярга рөхсәт алдым. Кара төскә исем китә иде шул чакта. Сайланган төс килешмәде, шуннан сарыга буяп карадым, бүген көнгәчә шул төсемә сөенеп яшим. Буятуымның төп сәбәбенә килсәк, әйләнә-тирәмдә брюнеткалар күп, минем аерылып торасым килде.

ҖАВАП. Аксыл чәчле туташ-ханымнар турындагы стереотип гел дөреслеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Чәч төсенә карап кына кызларга "тамга" тагарга ашыкма, дустым!

НӘТИҖӘ. Чәче аксылның акылы аксый, дип әйтү дөрес түгел. Сары чәчлеләрнең барысын да бер бизмәнгә салып үлчәргә ярамый. Безнең мисаллар шуны күрсәтте.




Блондинкалар турында кызыклы фактлар:


1. Статистикага күз салсак, иртән бизәнү-төзәнү өчен блондинкаларга брюнеткаларга караганда 12 минутка озаграк вакыт таләп ителә икән.

2. Блондинкалар турындагы имеш-мимешләр - барысы да нибары миф.

3. Тумыштан аксыл чәчле кешеләрнең чәчләре сирәгрәк була икән.

4. Шулай ук гомер озынлыклары да кыскарак булуы ачыкланган.

5. Блондинкаларны черкиләр күбрәк “ярата” ди.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев