Логотип Идель
Бу – тема!

БЛОКНОТКА НӘРСӘ ЯЗАРГА?/29 ФАЙДАЛЫ ИДЕЯ

Сезнең дә дөнья хәтле көндәлек, блокнот, матур дәфтәрләрегез өелеп ятамы ул? Җыясың-җыясың... Язып та караган буласың, аннан тагын ташлана... Карантин чорында бу матур блокнот-көндәлекләрне эшкә җигик әле! Ничекме? Аларга нәрсәләр язарга? Шул турыда идеяләр тәкъдим итәбез. Блокнотларыгыз да буш ятмас, шул ук вакытта алар сезгә зур файда да китерер. Киттек!

ПЛАНЛАШТЫРУ

  1. Максатлар исемлеге (атна, ай, семестр, уку юлы, тормыш өчен).
  2. Гадәтләр трекеры.
  3. Айга, семестрга, атнага, елга, көндәлеккә планнар исемлеге.
  4. Керем һәм чыгымнар барлап бару.
  5. Нәрсә укырга, карарга, тыңларга? Исемлек.
  6. Сериаллар карау трекеры.
  7. Бәйрәмнәрдә туганнарга, дусларга бүләк бирү исемлеге.
  8. Теләкләр исемлеге.

УКУ

  1. Өлгергәнлекне күзәтү трекеры
  2. Уку елына максатлар
  3. Дәресләр һәм кабинетлар җәдвалы (расписание)
  4. Төрле фәннәр буенча файдалы ресурслар исемлеге (китап, сайт һ.б)
  5. Атнага, айга, семестрга, уку елына өй эшләре.

ИЛҺАМ

  1. Китаплардан яраткан афоризм, цитата, өзекләр.
  2. Эш булмаганда ниләр эшләргә? Исемлек.
  3. Син рәхмәтле булган әйберләр исемлеге.
  4. Депрессиядә булганда нишләргә? Исемлек.
  5. Сине бәхетле итә торган нәрсәләр исемлеге.

ИСЕМЛЕКЛӘР

  1. Җавабын табарга кирәкле сораулар.
  2. Син булырга теләгән урыннар исемлеге.
  3. Идеяләр исемлеге.
  4. Рецептлар.
  5. Яраткан китап, фильм, шоулар.
  6. Син тулырак белергә теләгән нәрсәләр исемлеге.
  7. Яраткан, файдалы сайтлар.

ЖУРНАЛИНГ/СМЭШБУК

  1. Билет, брошюралар җыелмасы.
  2. Сиңа якын кешеләрнең хатлары.
  3. Наклейка, марка коллекциясе.
  4. Синең белән булган мөһим вакыйгалар.
  5. Атна, ай плейлисты.

Туклану, тренировкалар буенча хисап.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев