Логотип Идель
Бу – тема!

БЛОГ БАШЛАП ҖИБӘРҮГӘ 5 АДЫМ

“Ялкын”га - 95! Уйлап кына кара: шушы вакыт эчендә журнал кемнәр турында гына язмаган да, нинди материаллар гына әзерләмәгән. Элек-электән “Ялкын” үз укучыларына журналист булып карау мөмкинлеген биргән - язмаларның шактый өлеше юнкорлар тарафыннан әзерләнгән. Ә бүген үзеңне автор буларак сынап карау өчен тагын да киңрәк мәйдан - Интернет бар. Булдыра алмам, дисеңме? Махсус синең өчен гади һәм аңлаешлы инструкция әзерләдек - тот һәм куллан!





  1. “Мин нәрсә турында сөйли алам?”


Үзеңне кайсы өлкәдә көчле дип саныйсың? Көндәлек тормышың нинди кызыклы вакыйгаларга бай? Бәлки, берәр креатив шөгылең бардыр? Тирә-ягыңны күзәт: бәлки, син шәһәрнең үзенчәлекле районында яисә бай тарихлы авылда яшисеңдер, төрле сәләтләргә ия булган йорт хайваннарың бардыр? Боларның һәрберсе булачак блогыңның нигезе булып тора ала. Һәрбер кеше - үзенчә кызыклы һәм уникаль, виртуаль дөньяны кызыксындырырлык тема синдә дә бардыр!





  1. Формат сайлыйбыз 


Сиңа кайсысы якынрак - фото, видео, әллә язма форматмы? Ә бәлки син боларның барысын үзара бәйләп, яңача контент булдырырга телисеңдер? Бу сорауга ачыклык керткәч, булачак рубрикаларны да уйлап куй: күзәтү, сораштыру, кызыклы тарих, тәҗрибә бүлешү һ.б.





  1. Контент-план төзибез 


Социаль челтәрләрдәге яраткан сәхифәләреңә күз салсаң, күпчелеге постларны даими рәвештә куеп баруын күрерсең. “Шулкадәр кызыклы теманы кайдан гына табып бетерәләр?” - дип уйлап куйганың да бардыр әле. Моның сере  - алдан төзелгән сыйфатлы контент-план. Булачак постларыңның темаларын билгеләп, махсус календарь әзерлә. Фото һәм видеоларны алдан төшереп, аерым бер папкага туплап куй. Туры эфирга чыгарга теләсәң, күтәреләчәк сорауларны, әйтәчәк фикерләреңне алдан әзерлә.





  1. Оялчанлык белән көрәшәбез


“Кемгә кирәк инде бу”, “Миннән көләчәкләр”, “Фәлән танышым фәлән сүз язачак” - мондый уйлардан ничек котылырга? Ике вариант бар:

1) Шәхси битеңне билгеле бер темага багышлар алдыннан сториска яисә яңалыклар тасмасына сораштыру форматындагы пост элә аласың. Сәхифәңне күзәтеп баручыларга ниятең турында сөйлә, аларның бу темага карашлары, кызыксыну-кызыксынмавы турында сора.

Мисал: “Дусларым, соңгы арада музыка тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Әлеге биттә сезгә үземнең иҗади казанышларым турында сөйлисем, тәҗрибәм белән бүлешәсем килә. Музыкага бәйле постлар күбәеп китүенә ничек карыйсыз?”

2) Әгәр дә күзәтүчеләрең арасында әлеге тема белән кызыксынмаучылар күбрәк булса, блог өчен аерым аккаунт булдыра аласың. Төп битеңдә яңа сәхифәне “рекламалаучы” пост эләргә була.

Мисал: “Җыр-моң сөючеләр бармы монда? @Блог_исеме битемдә мин үземнең музыкаль тормышым турында сөйлим. Рәхим итегез!”





  1. Аудитория туплыйбыз 


Блогың белән кызыксынучыларны кайдан табарга соң? Берничә үтемле чара бар - мыегыңа чорна:

  1. Хештеглар турында онытма! Блогыңның темасына туры килгән хештегларны җентекләп сайла - бу эштә сиңа Instatag.ru сайты ярдәм итәр.

  2. Дусларыңнан ярдәм сора - сәхифәңә сылтама куеп, кызыклы сторис урнаштырсыннар.

  3. Син сайлаган темага якын булган блогларны күзәт, аларга үзеңнең иң уңышлы постларың турында язып җибәр. Бәлки, бушлай реклама ясарга теләүчеләр табылыр.

  4. Татарча вайннар төшерергә булдыңмы? Инстаграмдагы @tatar.superstar директына җибәрергә онытма.

  5. Таныш блогерларың булса, аларның белән бердәмлектә конкурс оештыра аласыз. Иң популяр һәм нәтиҗәле механика - оештыручыларның аккаунтларына язылып, комментарийларда дусларны билгеләү.

  6. Интернеттагы Bosslike сервисы ярдәмендә лайклар һәм язылулар белән алмашып, язылучылар санын арттырырга була.

  7. Блог башлап җибәрүең турында мөмкин кадәр күбрәк мәйданчыкларда язып чык һәм сылтама бир. Төрле социаль челтәрләрдәге сәхифәләрең, мессенджерларда сыйныфташлар, туганнар төркемнәре турында да онытма.

  8. Вконтактедагы “Че гуглит татар кызы” төркеменә блогың турында хәбәр җибәр - иң шәп идеяләр турында төркемдә язып чыгачакбыз.






Шуның белән шул - бу киңәшләргә колак салсаң, блогың тиз арада үсеп китәр һәм популярлашыр. Оялып торма - барысы да синең кулыңда! Уңышлар һәм чиксез лайклар үзеңә!  

Динара Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев