Логотип Идель
Бу – тема!

«БӘЛЛҮР КАЛӘМ» ФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ: «ЯЛКЫН» ӨЧЕН ҖАН АТЫЙК!

Татарстанның матбугат тармагындагы иң мәртәбәле бәйге – «Бәллүр каләм»гә тиздән нәтиҗәләр ясалачак. Финалга чыгучылар арасында «Ялкын» да бар. Без бәйгедә «Мультимедияле редакция» номинациясендә катнашабыз.

«Бәллүр каләм» бәйгесе быел 25 нче ел рәттән уздырыла. Юбилей елында җиңү яулау бәйгедә катнашучы редакция һәм журналистлар өчен аеруча истәлекле вакыйга булачак. Бәлки, шуңа да бәйгедә катнашучылар быел күбрәк: барлыгы 142 гариза килгән.

Экспертлар рус телендә – 718, ә татар телендә 978 эшне (!) анализлаган. Бу – барлыгы 12 номинация дигән сүз. Иң күп эшләр  «Үз эшенең остасы» (34) номинациясенә кабул ителгән. Нәтиҗәдә, 18 номинант финалга үткән. Финалга узган редакцияләр арасында без – «Ялкын» да бар. «Мультимедияле редакция» номинациясендә җиңү яуларбыз, дип өметләнәбез.

Гомумән, «Мультимедияле редакция» дигәндә, төрле форматларда эшләп (текст, видео, фото, аудио), төрле мәйданчыклар өчен сыйфатлы контент җитештерүче матбугат чаралары күздә тотыла. «Ялкын» исә – нәкъ менә шундый редакция.  

Беренче чиратта, ул, әлбәттә – 98 еллык тарихы булган яшүсмерләр журналы. Инде күп еллар дәвамында «Ялкын» республика өчен татар телле журналистлар әзерли. Каләм тотып, язма язып карыйсы килгән балалар, үсмерләр журналистикага юлны нәкъ менә безнең басма аша башлап җибәрә.

«Ялкын» – үзенең балалар редколлегиясе булган бердәнбер матбугат чарасы. Редколлегия составына исә республиканың төрле районнарында яшәүче, киләчәктә татар журналисты булырга теләүче балалар керә. Журналдагы язмаларның 70-80 процентын да алар үзләре яза. Тема сайлау турында исә әйтеп тә торасы юк.

Икенчедән, бүген «Ялкын» интернет челтәре өчен татар телендә контент җитештерүче видеопродакшн буларак та билгеле. Мәсәлән, ютубта гына да «Ялкын» редакциясенең барлыгы 5 (!) каналы бар. «Ялкын», «УрамДА», «Бунибу» каналларында яшүсмерләр өчен кызыклы тапшырулар, аларның кумирлары белән интервьюлар, төрле чаралардан репортажлар, сораштырулар карарга мөмкин. «Сора-У» каналындагы татар эстрадасы йолдызлары һәм блогерлар катнашындагы тапшырулар яшьләр арасында аеруча популяр. Иҗат белән кызыксынучылар исә «2FAN» каналына рәхим итә ала.

Ютуб челтәреннән тыш, «Ялкын» TikTok социаль челтәрендә дә актив камилләште. Быел биредә «Шәп» лейблын ачып җибәрдек. Аның белән беррәттән «Шәп Авыл», «Шәп Music», «Лимон» каналларын да үстердек.

Инде ВК һәм Телеграмдагы каналларыбызда да җайлап кына эшебезне алып бара башладык. Кыскасы, һәр медиаплатформада да «Ялкын»ны очратырга була. «Бәллүр каләм» тантанасында да җиңүче буларак сәхнәләргә чыгарга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев