Логотип Идель
Бу – тема!

«БИЮЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ, БИИ-БИИ ОСТАРА»: НИГӘ КЫЗЛАР БИЮНЕ САЙЛЫЙ?

Күп кызларның бүгенге көндә төрледән-төрле өстәмә шөгыльләре бар, һәм бу бик сөендерә. Әлеге язмада мин шуларның берсе – бию турында сөйләшергә телим. Ихтыяҗ булгач, ул сорауны канәгатьләндерүчеләр –бию студияләре дә бихисап. Мине, иң беренче чиратта, шунысы кызыксындыра: биергә йөрүче кызлар үзалларына нинди максатлар куя икән? Башкалар янында үзеңне ким итеп тоймаска, үз тәнеңнән оялмас өчен нишләргә?

 

Фәнилә Гафурҗанова, реггетон буенча тренер: «БЕЗ ЭШЛИ АЛМАСЛЫК КҮНЕГҮЛӘР БИРМИБЕЗ»

– Эшемнең иң яраткан ягы – сәнгатьтә чикләр булмавы. Мин студиямдәге яхшы шартларны үзем булдыра алам. Биредә «эчпошыргыч» кешеләр юк. Янәшәмдә – яхшы укучылар. Аларны биюгә өйрәтү дә югары дәрәҗәдә уза.

Эшемнең тискәре ягы да бар: кешеләр белән эшләү кыен. Төрлеләр килә, әмма «үз кешеләр»ебез безнең белән кала. Кемдер үзе турында югары фикердә, кемдер үз-үзенә ышанмый. Без һәр кешегә аерым якын килеп эшлибез. Шулай ук укучылар янында гел яхшы кәефтә булырга кирәк!

Оялу, киеренкелек хисенә килсәк, ул – тышкы дөньяга булган реакция, чөнки ниндидер яңа эшкә тотыну һәрвакыт куркыта, дулкынландыра. Бар нәрсәгә дә вакыт кирәк. Әйтик, беренче тапкыр килгән укучы ничә айлар буе шөгыльләнгән кызны күрә дә, үзенең артта калганын сизә башлый. Шуны онытмаска кирәк: кайчандыр ул кыз да бии белмәгән. Кешеләр бик еш үзләрен башкалар белән чагыштыра. Бу сәбәпле биюне ташлаучылар да бар. Кемнәрдер физик яктан нык арый, ләкин бу – нормаль күренеш. Без барысын да контрольдә тотабыз, эшли алмаслык күнегүләр бирмибез.

Биюгә килгән кызлар үз көннәрен продуктив уздыра, нәрсәгә дә булса өйрәнә! Бию белән актив рәвештә шөгыльләнгән кешеләрнең сын-гәүдәләре нәфисләнә, үз-үзләренә ышанычлары арта.

Гадәттә дәрескә килүче кызларның төп максатлары – ябыгу һәм үз гәүдәсен тоя белергә өйрәнү. Бию бу максатларга 100 процент туры килә!

 

Таңсылу Галәветдинова, укучы: «БИЕГӘНДӘ КӨЗГЕГӘ КАРАП СОКЛАНСАҢ, ЫШАНЫЧ АРТА»

– Биюгә, иң беренче чиратта, үзем өчен йөрим. Көне буена җыелган негатив эмоцияләр, ару нәкъ менә бирегә килгәч бетә. Кәефләрем күтәрелә. Бию минем тормышымда мөһим роль уйный. Баштарак заманча биюләр белән генә кызыксына идем, әмма хәзер күбрәк татар халык биюләренә өстенлек бирәм.

Үз-үзеңнән, тәнеңнән оялу хисе, бии башлагач үзеннән-үзе бетә. Мәсәлән, биегәндә көзгегә карап соклансаң, ышаныч арта. 

Биегәндә нинди киемдә булуың зур роль уйнамый. «9 кат кием кисәгез дә, яхшы бииячәксез!», – дип әйтә остазыбыз. Биюгә йөрүдән куркучы кызларга киңәшләр: оялмагыз, үзегезне кулга алыгыз һәм бу фикер башыгызга килгән көнне үк язылып, биюгә барыгыз!

 

Ләйлә Зәйнуллина, фотограф: «БИЮ МИҢА ҮЗЕМНЕ НЫГРАК ЯРАТЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ»

– Мәктәптә укыган вакытта дусларым бию мәктәбенә йөри иде. Без Арчага күченгәч, мине дә шунда бирделәр. 5-6 ел укып, имтиханнар да тапшырдым. Бүгенге көндә яраткан бию төрләре – ул хип-хоп, дэнсхол. Балачакта күбрәк удмуртча, татарча бии идек.

Мин кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кеше. Хәзер дә яңадан биюгә йөри башладым. Фотограф буларак, миңа ул бик кирәк, чөнки мин күп вакыт ноутбукта эшлим – хәрәкәт җитми. Шулай ук бию миңа үземне ныграк яратырга ярдәм итә. Бию – энергия чыганагы. Көне буе туплаган мәгълүмати шау-шудан соң, бу – баш миен ял иттерү!

Шуны искәртеп узасым килә: кеше үз тәненнән ояла икән, ул «комплексовать» итә башлый. Бу очракта психологка барырга, үзеңә игътибарлы булырга, биюгә, фитнеска йөрергә тәкъдим итәм!

 

Кызыклы фактлар:

1. Бию хәтерне яхшыртырга сәләтле

2. Бию организмдагы «липидлар» белән идарә итәргә булыша

3. Бию йөрәк авырулары куркынычын киметә

4. Биючеләр күп кенә чит ил купюраларында сурәтләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев