Логотип Идель
Бу – тема!

БИТЛЕКЛӘРНЕ 3D ПРИНТЕРДА ЯСЫЙЛАР!

Коронавирус инфекциясе дәвамында табибларга, медицина хезмәткәрләренә волонтерлар, студент-медиклар, эшмәкәрләр ярдәм кулын суза. Республикадагы мейкерлар да “Мейкерлар COVID-19га каршы” дигән хәрәкәткә берләшкән. Аларның төп максаты – шушы авыр вакытта кешеләрнең тормышын саклап калу.

Алар, битлекләр ясап, табибларга тапшыра. Россиядәге мейкерларның дистәләгән берләшмәләре үзләре оешып, бер-берсе белән мәгълүмат белән актив алмаша, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнә.

Казандагы “Мавыктыргыч фән һәм техника” йорты битлекләрне өстәмә рәвештә җитештерү штабына әверелгән. Алар республиканың 25 хастаханәсенә озатыла икән. Биредә “АЛГА” Югары технологияләр үзәге инженерлары һәм шушы йорт хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре өчен битлекләр, алар өчен каптыргычлар, үпкәгә ясалма вентиляция аппаратларына шлангларны тотып тора торган җайланмалар, респираторлар ясый.

Өстәмә саклану чаралары 3D-принтерда эшләнелә. Әлеге материаллар “Татнефть”ның хәйрия фонды тарафыннан алынган. Бер саклану битлеген якынча 2 сәгать ясыйлар, көненә шундый 60-70 битлек җитештерелә икән. Шушы эш дәвамында барлыгы 1000нән артык шундый җайланма эшләнелгән. Һәр битлеккә балаларның открыткалары һәм рәхмәт сүзләре беркетелә.

Хәзерге вакытта табиблар биологик саклау костюмында эшли. Тик аны озак вакыт киеп йөрү авырлык тудыра. Хәзерге вакытта “Мавыктыргыч фән һәм техника” йорты әлеге киемне заманчалаштырырга җыена. Мисал өчен, хәзер махсус система уйлап табылган. Ул бактериаль фильтрлы помпа һәм торбалар системасыннан тора, баш, бил һәм аяклар ягына чистартылган һаваны җибәрергә ярдәм итә. Хәзерге вакытта мондый костюм табиб-реаниматологларда тикшерелә. Әгәр мондый костюм хупланылса, якын арада аны производство дәрәҗәсендә модернизацияләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев