Логотип Идель
Бу – тема!

«БИРНӘ» КИЕМНӘР ЛИНИЯСЕ ДИЗАЙНЕРЫ КАМИЛӘ: «КЫЗЛАРНЫҢ ӨЙДӘ ДӘ МАТУР КИЕНЕП ЙӨРҮЛӘРЕН ТЕЛИМ»

17 яшендә үз киемнәр линиясен булдырган бизнесвумен Камилә белән әңгәмә аяктан екты мине. Була бит шулкадәр максатчан, ут кешеләр! Сез дә укып карагыз әле: илһамланып китеп үз эшегезне ачып җибәрмәссезме?

Исеме: Камилә Мостафина

Туган көне: 8.02.2004

Укый: Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә

Туган җире/яши: Казан

Инстаграм: @birna_clothes

– Кем ул Камилә?

– Мин – бик иҗади кеше, сәнгать, музыка мәктәбенә йөрдем. Биедем. Җырлыйм.

– Өй киемнәре коллекциясе булдыргансың. Ничек шулай килеп чыкты?

– Өйдә матур булып, матур киенеп йөрергә яратам. Башка кызларның да өйдә матур булып йөрүләрен телим. Шуңа күрә өйдә кию өчен күлмәкләр, костюмнар линиясен булдырдым. Әмма алар гади түгел... Миңа морзалар (дворяннар) темасы ошый. Күлмәкләрем дә шул стильдә. XVIII-XIX гасырларда хатын-кызлар нәфис, затлы итеп киенеп йөргән. Башта мин үземә өйдә кию өчен шундый күлмәк тектем, аннан башкалар өчен дә тегә башларга булдым. Өй өчен дип тегелсә дә, безнең күлмәкләрне урамда да кияргә була.

– Шундый зур эшкә ничек курыкмыйча алындың?

– 2020 елның февралендә үз эшемне башлап җибәрәсе килде. Ләкин ул чакта мин моңа әзер түгел идем әле. Шул сәбәпле, идея кәгазьдә генә калды. Башта аны кемгә дә булса сөйләргә курыктым. Сөйләрмен дә, аннан бер нәрсә дә килеп чыкмас кебек тоелды. Ә җәен үземә: «Җитәр хыялланып йөрергә, нәрсә дә булса эшли башларга кирәк!» – дидем. Ул вакытта миңа җизнинең: «Йә эшлисең, йә утырып каласың», – дигән сүзләре дә зур этәргеч бирде. Шулай итеп «Бирнә»проекты барлыкка килде.

– Ә ни өчен «Бирнә?»

– Исемне әнием сайларга булышты. Мин татар телендә андый сүз барлыгын да белми идем. Киләчәктә «Бирнә»не зур проект итеп күрәм. Биредән күлмәк, урын-җир, мендәр, сөлге кебек кияүгә чыгучы кызга кирәкле атрибутлардан торган сандык алып булачак. Аны никах, туйларга кәләшкә бүләк итәргә мөмкин.

– Эшне нәрсәдән башладың?

– Эскизны ясаганнан соң тукыма сайлау эше башланды. Тәнгә рәхәт, бик сыйфатлы, натураль тукымалар сайладык. Күлмәкләрне тегүчеләрдән тектертеп алам. Бүгенге көндә мин ясаган 7 төрле эскиз буенча күлмәкләр тегелә.

– Ә акча каян алдың?

– Әлеге проект өчен бик күп акча тотылды. Акчаны әти-әниемнән әҗәткә алып тордым. Бүгенге көндә мин минуста түгел, әмма кергән акча яңа киемнәр тегүгә китеп бетеп бара. Акча да килә башлагач, мин аларга әҗәтне кайтарачакмын. Алардан күпме сумма алганымны аерым бер блокнотка язып барам.

– Әле налог та түлисеңдер?

– Әйе. Мин үзмәшгуль (самозанятый) булып теркәлгән.Үз эшеңне 16 яшьтән башлап җибәрергә була. Эшләгән акчамның билгеле бер өлешен дәүләткә түләп барам.

– Клиентлар күпме?

– Күбесенчә 23-40 яшьлек хатын-кызлар заказ бирә. Күп кеше яза, сорый, әмма бәясен белгәч туктап калалар. Кешегә арзан да, сыйфатлы да кирәк. Әмма бу мөмкин түгел. Бәяләр 3500 дән 4800 гә кадәр бездә.

– Сату эшен ничек алып барасың? Клиентларны каян табасың?

– Сату Инстаграм аша бара. Ярминкәләрдә дә катнаштык. Казандагы бер шоурумда да безнең күлмәкләр сатуда бар.

– Әле бит син мәктәптә укыйсың. Барысына да ничек өлгерәсең?

– Әлеге эшемә мин көненә 2-3 сәгать вакытымны багышлыйм. Гадәттә, бу укудан тыш вакытта була. Дәрестә чакта язсалар, шалтыратсалар, тәнәфестә җавап бирәм. Инстаграмдагы битебезне дә үзем алып барам. Әмма көн дә постлар чыгарырга вакыт җитми.

– Сыйныфташларың, укытучыларың бу эшең турында беләме?

– Күптән түгел генә белделәр. Декабрьдә мәктәптә үз проектларыбызны якладык. Мин «Бирнә»не тәкъдим иттем. Барысы да шаккатты инде.

– Яшьтәшләреңә нинди киңәш бирәсең килә?

– Берәр нәрсә эшлисең килсә, хәзер үк эшли башларга кирәк. Алайса синең идеяң, хыялларың башка кешенеке белән туры килеп, ул аны беренчерәк эшли башларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев