Логотип Идель
Бу – тема!

БИРЕМ: КҮҢЕЛСЕЗ ЭШНЕ КҮҢЕЛЛЕ ИТӘРГӘ!

Бер генә дә кызыклы булмагаган, кот очар дәрәҗәдә күңелсез, әмма эшләргә туры килгән һәм эшләргә кирәк булган эшләр була. Әнә шундый ситуацияләрдә вакытны кызыклы, файдалы, ә күңелсез эшне күңелле итүнең үз серләре бар икән бит! Шыпырт кына сиңа да сөйлибез. Тыңла! ;-)

Бөкедә утырумы, өй җыештырумы, чиратта тору дисеңме – алар белән без бик еш очрашабыз, тик алардан берничек тә качып булмый. Әлеге исемлекне дәвам итәргә дә була: кемдер өчен иртән тору, спорт белән шөгыльләнү дә шактый кыен эш булырга мөмкин.




Бирем: бөкеләрдә вакытны ничек файдалы итеп уздырырга?

Чишү: аудиокитаплар һәм подкастлар тыңларга.

Без аудиокитапларны тиешенчә бәяләп бетермибез. Чынлыкта алар ярдәмендә кыска вакыт эчендә файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Кәгазь китап тотып укырга мөмкинлек булмаганда (мисал өчен бөкедә утырганда) менә дигән ысул бит бу!




Бирем: спорт белән шөгыльләнүне ничек күңелле итәргә?

Чишү: махсус кушымталар кулланырга.

Күпләр спортның күңелсез булуы белән килешмәскә дә мөмкин. Әмма спорт белән шөгыльләнү авыр бирелгән кешеләр бар. Шуңа күрә актив яшәү рәвешен ташламас өчен берәр кызык ясарга кирәк! Мисал өчен Zombies, Run кушымтасын кулланырга. Ул йөгерү белән мавыгучылар өчен. Ә менә 12 Minute Athlete кушымтасында кызыклы күнегүләр тәкъдим ителә. Кушымталар бүген тормышыбызга бик тирән үтеп керде. Чынлап та файдалы бит, ник кулланмаска!




Бирем: иртәләрен ничек торырга?

Чишү: иртәнге йола (ритуал) ярдәмгә килер.

Иртә белән елмаеп һәм бик теләп сикереп торыр өчен сине нинди дә булса рәхәт вакыйга көтәсен белү кирәк. Килешәсездер? Ә нишләп әле шундый рәхәт вакыйганы үзеңә-үзең ясамаска? Медитация белән шөгыльләнергә яратасызмы? Рәхим итегез. Күнегүләр эшләү, шоколад ашау, яраткан көеңә биеп алу да иртәне хәерле итә ала.




Бирем: чиратта торуны ничек файдалы итәргә?

Чишү: смартфоныңны эшкә җик.

Бүтән вариант әлегә уйлап табылмаган. ;-) Чиратта торган гаджетыңнан китап укырга, башны эшләтә торган уеннар уйнарга, файдалы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Музыка, аудиокитап, подкастлар турында да онытырга ярамый. Болар барысы да чиратта торганда нервларны саклап калырга һәм вакытны тизләтергә ярдәм итәр.




Бирем: ничек итеп бүлмә җыештырудан ләззәт алырга?

Чишү: җыештыруны кечкенә өлешләргә бүләргә.

Ничекме? Тузанны дүшәмбе сөртәбез, чәршәмбе көнне тузан суыртабыз... Бу эшләр күп дигәндә 10-15 минут вакытны алыр һәм җыештыруга бөтен көнне багышлаган кебек тоелмас. Аудиокитап, подкастлар да өй җыештырганда да бик шәп ярдәмчеләр.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев