Логотип Идель
Бу – тема!

BILER FORUM: «Кайттыгызмы?» /ФОТОлар/

Монда һәркемне «Кайттыгызмы?» – дип каршы алалар. Монда һәркемнең йөзен елмаю бизи, һәркемнең күзләрендә бәхет нурлары бии. Монда һәркем җырлый, бии һәм тәүлекнең һәр минутын файдалы уздырырга тырыша.

Бу – Сәләт.

Җәйнең беренче көненнән бар җиһанны «кыздыра» башлаган Сәләт 22нче июнь көнне беренче форумын – SOFT SKILLS BILER FORUMны рәсми рәвештә ачып җибәрде.

Тантананы Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов ачып җибәрде: «Менә тагын Биләргә кайттык! Шушы җирнең, бабаларыбызның көчен тоеп, аны җирдән, изге чишмәдән, Хуҗалар тавыннан алып, шул көчне тоеп яшик. Без монда булганда, Биләр – Сәләтле, Сәләт Биләрле булганда, безнең киләчәгебез дә өметле. Сезнең кебек сәләтлеләр булганда, Татарстаныбыз үсәчәк. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, яшьләр эшләре министрлыгы, Алексеевск районы командасы ярдәменнән башка, боларның берсе дә булмас иде!»

Ачылыш тантанасына килгән кунаклар арасында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров та бар иде. «Бу форумны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Район башлыгы исеменнән, сезгә яхшы яллар, уңышлы форумнар телибез».

Ачылу тантанасына Ак Барс Банкның талантларны үстерү үзәге директоры Александр Хәмәтҗанов та килгән иде. «Банк буларак, без булачак клиентларыбызның белемле булуын телибез. Шуңа күрә форум эшчәнлегендә бик теләп катнашабыз», – дип билгеләп үтте ул.

Сәләтчеләр Биләр җирлегендә быел 23нче тапкыр җыелалар. 6 форум уздыруның матур гадәткә әйләнедереп, быел кабатларга булган Сәләт. Алда – тагын 5 форум. Әлегә исә балалар SOFT SKILLS BILER FORUM мизгелләреннән ләззәтләнәләр.

















































Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев