Логотип Идель
Бу – тема!

БИЛӘРДӘГЕ СӘЛӘТ ФОРУМЫ КИЛӘСЕ ҖӘЙДӘ 6 ТАПКЫР УЗДЫРЫЛАЧАК!

Әйе-әйе, "Сәләт" Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов вәгъдә итүенчә, Сәләт яшьләр хәрәкәтенең барыбызга да билгеле булган "Сәләт-Биләр" форумы киләсе җәй 6 сменада планлаштырыла.

Әлеге бу хакта 100% ышаныч белән әйтә алмасак та, Президентыбыз тарафыннан шушындый фәрман кабул иттек. Бүгенге көндә оештыру комитеты белән әзерлекне башлап җибәрдек инде. Моңардан тыш та яңалыклар, көтеләсе сюрпризлар шактый, - дип белдерде Тимур Сөләйманов Сәләт йортында оештырылган медиа-иртәнге аш барышында.



Сәләт йортында яллар юк. Биредә һәр көнне республикабызның сәләтле яшьләре мәш килә: төрле остаханәләргә, дәресләргә йөриләр, бәйгеләрдә катнашалар, үзара аралашалар. Тиздән "Сәмрух 2018" премиясе дә көтелә. Әлегә аның сайлап алу турлары бара.

Сәләтнең җәйге профильле аланнары — ул җәйне Сәләт белән уздыручы 12 меңнән артык сәләтле мәктәп укучылары. Быел 25 аланнан торган киләсе җәйге тагын да ишәячәк.

Яңа аланнарның берсе — "Сәләт-Ак бүре". Ул 11-нче сыйныфны бетергән балалар өчен, төп юнәлеше булып шәхси үсеш тора. Мәктәпне бетергәч яңа дуслар ничек табарга? Ничек зур тормышта югалып калмаска? Үзеңне ничек җаваплылык хисе формалаштырырга? "Ак бүре" сәлкешләре шушы сорауларга җавап табачаклар, ди.


"Сәләт-Аршан" сменасы традицион да, шул ук вакытта яңа да. 2011-нче елда әлеге смена тукталыган иде. Анапаның Кара диңгез комын яратучы сәлкешләр шактый кәефсезләнеп йөрде. Әлеге аланның юнәлеше "Ак бүре"неке белән охшаш.

Сәләтнең иң масштаблы проекты булып Биләр каласында узучы "Сәләт-Биләр" форумы тора. Масштаблы булмыйча, халыкара статусын йөртә бит ул. Үткән җәй 2 сменада узган иде, хәтерләсәгез (бәлки әле үзегез дә булгансыздыр). Ә киләсе җәй форум... 6 (!) сменада узачак! Һәрберсенең үз темасы булачак дип вәгъдә итә оештыру комитеты.Биредә 15 мең бала ял итәчәк.

Дустым, гаризалар инде кабул ителә. Лидер-аланнар исемлегендә беренчелекне "Сәләт-Рухият" алып тора: 100 кешелек аланга инде 104 кеше гариза калдырпып өлгергән. Син дә бу җәеңдә Сәләтсез кала күрмә, кирәк дисәң, ашык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев