«БИК МАТУР»: ЧУВАШ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ

Без Идел буе халыкларының бизәнү әйберләре дөньясына сәфәребезне дәвам итәбез. Һәм, ниһаять, «БИК МАТУР» сәяхәтебезнең киләсе тукталышына җиттек! Бу юлы без синең белән чуваш халык бизәнү әйберләрен яңа яктан ачарбыз һәм аларны кулланып, зәвыклы, көзге трендларга туры килгән образлар җыярга өйрәнербез. Бу эштә безгә проектның алыштыргысыз стилисты Галия Сафина ярдәм итәр. Милли зәвык дөньясына аяк атларга әзерме? Әзер булсаң, мин сиңа тиз һәм кыскача гына чуваш милләте турында сөйләп үтәрмен. Мода, аксессуарлар дөньясына аяк басканчы, бу искиткеч халык турында бераз мәгълүмат туплау урынлы булыр, дип уйлыйм. Киттек!

Дөньядагы халыкның якынча 1,5 миллионы чувашлар, дип исәпләнә. Ә Россиядә алар сан ягыннан 5 нче урында булсалар, Татарстанда – 3 нче урында.

Чувашлар башта тәңречелекне алга куйсалар, соңрак көчләп чукындыру һәм башка сәбәпләр аркасында күбесе христиан диненә күчә. Әмма хәзер дә тәңречелекнең гореф-гадәтләрен саклаучы, үтәүчеләр бар.

Чуваш теле – төрки телләрнең болгар төркемчәсенә керә. Һәм чуваш теле – болгар төркемчәсендәге исән бердәнбер тел. Шуңа өстәп, чуваш теле барлык төрки телләр арасында борынгы болгар теленә иң якыны булып санала. Шунысы кызыклы: татар теле дә – шул ук телләр гаиләсенә карый, әмма болгар төркемчәсенә түгел, ә кыпчак төркемчәсенә.

Чуваш күршеләребез белән безнең уртак тарихыбыз зур һәм ул телләрдә дә чагылыш тапкан. Мисал өчен, еш кына татар телендәге аерым сүзләрдәге [къ] авазы чуваш телендә [х] булып яңгыраса, [з] авазы – [р]га күчә. Болай гына аңлавы кыендыр, шуңа күрә, менә бер гади мисал:  «казан» сүзе чувашча «хуран» була. Тәңгәллекләрне сизәсеңме? Бераз өйрәнсәк, тиздән чуваш телен аңлый гына түгел, сөйләшә дә башларбыз әле!

Ә хәзер, әйдә, мода дөньясына күчик...

Беренче образның нигезендә – кыска кара итәк, ак топик һәм бу көзнең трендларына туры килә торган зәңгәр бомбер. Ә аякта – кара лофер һәм ак носки, алар икесе бергә бик зәвыклы тандем барлыкка китерә. Әлеге образны башка бәйләнеп куела торган чуваш милли орнаменты төшерелгән пута белән тулыландырдык.

Икенче образда да без шул ук кара итәкне кулландык. Әмма бу юлы ак топик урынына без сәдәф турысында чуваш милли бизәкләре төшерелгән күлмәк алдык. Шулай ук бу образга кара күзлек тә өстәргә була.

Өченче образда нигез итеп без барлык кызларның гардеробында булган джинс чалбар һәм ак күлмәк алдык. Әмма бу образның үзенчәлеге – чулпылы һәм милли орнаментлы пута. Бу пута, традицион чуваш киемнәрендә баш тирәли бәйләнсә, без аны чалбарның бил турысына урадык. Шулай ук бу образга кара пиджак та яхшы килешәчәк.

Дүртенче образ өчен без кыска кара итәк, ак күлмәк һәм яшел свитшот алдык. Яшел – бу көздә аеруча актуаль төс. Аякта – тупас ак кедалар. Шулай ук бу образга заманча кара сумка килешә. Чәчтә исә – кызыллы-аклы чуваш милли чәч бизәнгече.

Әлеге образларны яхшылап караган булсаң, син чуваш милли бизәнү әйберләрендә аеруча еш кулланыла торган ике төскә игътибар иткәнсеңдер. Ул – ак һәм кызыл. Хәтерләсәң, бер ай элек без удмурт халык бизәнү әйберләре белән танышканда, без аларның киемнәрендә дә ак, кара һәм кызыл төсләрнең актив кулланылуын күргән идек. Кайбер очракта, бер төркемгә кермәсәләр дә, аларның киемнәрендә охшашлык табарга була. Сәбәбе нидә соң? Ә бик гади – беренчедән, тарихта кисешкән моментлар, янәшәлек үз өлешен кертсә, икенчедән, бу гап-гади очраклылык кына да булырга мөмкин. Иң мөһиме бит – халыкларның үз киемнәрендә куллана торган төсләргә нинди мәгънә салуы. Чуваш халкы да үз киемнәренә төсләр сайлаганда аларны мәгънә белән баеткан. Менә мисал өчен, ак төс – чисталык, сәламәтлек символы булса, кызыл төс үз эченә тормышның үзен, ана булу, бәхетне ала. Киемнәрдә кара төс тә очрамый түгел, анысы исә – җир, гаилә кору төсе.

Традицион киемнәргә тукталсак, ир-атларның һәм хатын-кызларның гардеробларында (озынлыгы белән генә аерыла торган) уртак кием – кызыл бизәкләр төшерелгән ак күлмәк һәм аның исеме – кĕпе.

Киемнәрдә һәм бизәнү әйберләрендәге бизәкләр читтән карап торганда гап-гади кебек күренсәләр дә, аларның һәрберсенең киемдә үз урыны һәм мәгънәсе бар.

Ә бизәнү әйберләренә килсәк, чуваш хатын-кызлары чулпы-тәңкәләр тагылган аксессуарларны аеруча яраткан. Чәчкә, башка, муенга тагыла торган бизәнү әйберләренә тәңкәләрне материалы һәм формасына карап кына түгел, ә яңгырашына карап та сайлаганнар. Яшь, чибәр чуваш кызының атлап килүе күренеп кенә түгел, ә ишетелеп тә торырга тиеш булган.

«БИК МАТУР» проектында исә без милли орнамент төшерелгән баш путасы, кызыл төстәге орнаментлар чигелгән ак күлмәк, тәңкәләр белән бизәлгән, башка кия торган аксессуар һәм кызыллы-аклы төстәге чәч путасы кулландык.

Модель: Сәлимә Галәветдинова

Стилист: Галия Сафина

Фотограф: Фирүзә Закирҗанова

Партнёр: Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм «Сувар» газетасы редакциясе

Кием кибете: «Romantic»

Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан массакүләм мәгълүмат чараларында проектларны тормышка ашыру өчен бирелгән грант кысаларында эшләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: