Логотип Идель
Бу – тема!

“БИК МАТУР” бул!

“Ялкын” журналы яшүсмерләр өчен татар телендә беренче beauty-show тәкъдим итә! Матур итеп киенергә, дөрес итеп макияж ясарга өйрәтү, кибетләрдән файдалы репортажлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар – бүгеннән башлап барысы да безнең YouTube тагы  каналыбызда!!!

Әлеге проект юктан гына тумады, билгеле. Яшүсмерләр өчен матбугат чарасы буларак, без интернет челтәрендә алар өчен татар телендә файдалы контент булдырырга теләдек. Өстәвенә,  яшүсмерлек – эзләнүләр чоры. Нәкъ менә шушы чорда егет-кызлар матурлык турында уйлана башлый да инде. Кызларны гүзәл итеп киенү, бизәнү серләре кызыксындыра. Алар беренче тапкыр мода, стиль сүзләре белән таныша. Егетләр дә алардан калышмый. Кызлар янында көчле, бар яктан да килгән ир-егетләр булып күренәселәре килә.

“Бертуктаусыз эзләнүләр яшүсмерләрне экспериментларга этәрә, күпмедер дәрәҗәдә комплекслар барлыкка килүгә китерә. Тик соңрак исә шул аңлашыла: яшүсмерләр кимечелек дип кабул иткән ниндидер үзенчәлекләр, киресенчә, өстенлек булып чыга! Шуңа күрә безнең максат – яшүсмерләргә бераз булса да ярдәм итү, үз-үзләренә ышанычны арттыру”, - ди “Бик Матур” проектының координаторы Рәмзия Галимова.

Әлеге проект кысаларында без яшьләргә мода, стиль турында файдалы мәгълүмат бирәбез, “дөрес” трендлар белән таныштырабыз. “Һәркемнең үз шәхси стиле бар. Аны бары тик күрә, тоя белергә генә кирәк. Моңа ирешү өчен исә зәвыкны  нәкъ менә яшүсмерлек чорында тәрбияли башлау сорала”. - ди стилистыбыз Лилия Тимирова.

Визажист Рената Ривер исә яшүсмерләргә макияжда табигыйлыкка басым ясарга киңәш итә. “Артык нык итеп бизәнү әкренләп үткәндә кала. Хәзер кызлар үзләренең өстенлекле якларын ассызыклап, табигый итеп бизәнергә өйрәнде. Бу аларны тагын да чибәр итә ”, - ди ул.

Ә син безнең белән килешәсеңме? Тизрәк безне каналга языл һәм моңа үзең ышанырсың!

Беренче тапшыру:


[embed]https://youtu.be/9W9pryF6qDo[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев