Логотип Идель
Бу – тема!

«БИЕМӘСӘМ, БАР ҖИРЕМ АВЫРТА»

Исеме: Алик Хәкимов

Туган көне: 31.01.1998

Туган җире: Курган шәһәре

Яши: Казан шәһәре

Инстаграм-аккаунты: @alik_o.p

Август аенда Казанда «COMBOnation Х2» дип исемләнгән брейк-данс һәм граффити буенча халыкара турнир финалы узды. Әлеге кайнар чарада без дә булып, шаккатып кайткан идек. Шаккатмассың: уңга карыйсың – диварга искиткеч граффити ясыйлар, сулга карыйсың – ут чәчеп брейк-данс бииләр. Шушы фестивальдә җиңү яулаган азәрбайҗан егете Алик Хәкимов барысын да аяктан екты. Әлеге кәттә егет белән әңгәмә кормыйча булдыра алмадык.

– Кайчан бии башладың, Алик?

– Мин Курган шәһәрендә туып үстем. 1 сыйныфта укыганда, дустым видео күрсәтте. Брейк бииләр иде анда. Мин ул биюгә гашыйк булдым. 2009 елда бергә уйнап үскән дусларым шәһәребездәге «Современник» кинотеатрындагы брейк-данс буенча түгәрәккә язылды. Аларга кызыгып, мин дә йөри башладым. Ул чакта миңа 11 яшь иде.    

– Брейк-данс зур физик әзерлек таләп итә. Имгәнү, яралану очраклары еш буламы?

– Кечкенә чакта биер алдыннан җылынып тормыйсың бит. Тән болай да җылынган, язылган була. Хәзер дә җылынып тормыйм, шуңа күрә имгәнү очраклары еш була башлады. Арка, тез, куллар... Армиягә алыр алдыннан, табиблар миңа биемә, аркаң беткән дигәннәр иде. Тик мин биим. Биемәгән чакта миңа авыр: бөтен җирем авырта. Күптән түгел, плиткага бәрелеп, теземне авырттырдым. Шуның аркасында бии алмадым. Биемәгәндә тез генә түгел, башка җирләрем дә авырта башлады. Миңа гел биеп торырга кирәк. Сирәк кеше генә тез саклагычыннан (наколенник) башка бии. Мин шулар рәтеннән. Шуңа күрә, озак биеми торсам, тезем авырта.

– Авыр чакларда биюне ташлау турында уйлар буламы?

– Була. Кризис чорлары булып тора. Аларны уза белергә кирәк. Ташламыйм, минем әле максатлар күп. Миңа хәзер 22 яшь. Ярты гомер биим булып чыга бит инде. Моны алай җайлы гына сызып атып булмый. Тормышымны максималь дәрәҗәдә брейк белән бәйлисем килә. Хип-хоп үзәге ачу теләге зур. Кулланучы гына булып, бәйгеләрдә генә катнашып йөрисем килми. Әлеге юнәлешне үстерүгә үземнән дә өлеш кертеп калдырырга телим.

– «COMBOnation»да җиңү җиңел бирелмәгәндер. Әлеге уңышка ничек ирештең?

– Әлеге фестивальдә дүртенче тапкыр катнашам. Быел беренче тапкыр җиңдем. Дөресен генә әйткәндә, җиңсәм дә, үземнең чыгышым белән канәгать түгел мин. Тагын да яхшырак бии ала идем. Үзизоляция вакыты булгач, юньләп әзерләнеп, башка бәйгеләрдә катнашып та булмады...

– Ә нинди бүләк бирделәр?

– Февральдә Франциядә брейкингка багышланган зур фестиваль узачак. Безгә әнә шунда юллама бирделәр.

– Моңарчы чит илләрдә булганың бар идеме?

– Өч тапкыр – Франциягә, бер тапкыр Чехиягә бардык. Аңарчы бер дә чит илдә булганым юк иде. Курганнан гап-гади егеткә Европага чыгу бик авыр. Ә монда без бушлай барабыз, бушлай торабыз. Тормышымны брейк-данс белән бәйләмәгән булсам, мондый мөмкинлек тәтер идеме икән?

– Брейк биеп йөрүеңә әти-әниең нәрсә ди?

– Мине бабай гел мактап, үсендереп тора иде. Әти-әни артык җитди карамый бу шөгылемә. Франциягә юллама бирделәр дигәч тә артык исләре китмәде. «Ярар. Ашадыңмы соң бүген?» – диде әни, әлеге яңалыкны ишеткәч (көлә). Алар өчен минем исән-сау булуым мөһим.

– Ни өчен Казанга күченеп килдең?

– Мин Казанга килгәнче, аны күргәнче үк шушында яшәячәгемне белә идем. Иң беренче чиратта, мине монда брейкинг өчен зур мөмкинлекләр булуы җәлеп итте. Казанга күчкәнемә ике ел булды. Бар нәрсә дә ошый. Кире кайтырга теләмим. Әти-әнием янына мөмкинлек булганда кайтып йөрим.

– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Балаларны брейкинг серләренә төшендерәм. Бу эшкә 2014 елда алындым. Тырышлыгыңны укучыларыңда күрү – зур шатлык. Буш савытны белемнәр, идеяләр белән тутырган кебек ул. Шул ук вакытта минем максат –балаларның үз идеяләренә дә урын калдыру. Брейк – бик ирекле бию төре. Мин базаны бирәм. Калганы укучының үз кулында.

«COMBOnation Х2» нәрсә ул?

«COMBOnation» – брейк-дансны һәм урам сәнгатен берләштергән турнир. Быел әлеге зур чара  XII тапкыр үтте. Брейкинг буенча турнирлардан тыш, катнашучылар һәм тамашачылар өчен граффити-баттллар, бию буенча остаханәләр һәм профессиональ артистлар белән аралашулар оештырылды. Фестивальгә бөтен Россиядән 800дән артык биюче килде. Башка ил кешеләре өчен махсус онлайн-баттл да оештырылды.

Әле бит «COMBOnation Х2»та рекорд та куйдылар. Фестиваль көннәрендә берьюлы 100 кеше башында әйләнде. «Headspin» дип исемләнгән әлеге трюк брейкингның танылган элементы булып тора. Узган ел исә «Казан» гаилә үзәге түбәсендә 65 биюче бер кулда сикереп торган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев