Логотип Идель
Бу – тема!

БИЕ-БИЕ, ХӘЙБУЛЛА!

Ә күбрәк биеп йөрсәң, моның ахыры нәрсә булып бетәчәген әлеге язманы укыгач белерсез.

4-5 февраль көннәрендә мәскәүдә «FolkofDance» дип исемләнгән Халыкара телевизион проектның финалы гөрләп узды. Татарстан кабат беренче! Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” студиясенең “Сәйрән” төркеме 1нче урын яулады. Бию коллективының шатлыгын без дә уртаклаштык.

Әлеге проектның төп максаты булып бар дөньяга төрле халыкларның мәдәни байлыгын күрсәтү тора. Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм Казахстан, Белоруссиядән килгән  7-25 яшьлек төрле милләт вәкилләре катнаша. Сайлап алу турларында 1000гә якын коллектив катнашкан, ярымфиналда 78 коллектив көч сынаша һәм аларның нибары 20се финалга чыга.

“Артыбыздан “Сәйрән, Сәйрән” дип калалар”


Казаннан килгән “Сәйрән” төркеме барлык катнашучыларны да уздырып, 1 урынга чыга. “Сәйрән” төркеме инде 7 ел эшли. Исемнәренә бәйле бер кызыклы вакыйга да булган. Төркемнәре белән Казахстанга баргач, андагы халык алар артыннан “Сәйрән, Сәйрән” дип кала икән. “Каян безне беләләр соң болар?” - дип аптыраша болар. Соңыннан гына анда “Сәйрән” атамасы бик популяр булы, аларның вокзалларны да, кунакханәләрне дә, сәүдә үзәкләрен дә шул исем белән атаулары ачыклана.



Әлеге төркемгә кызлар гына йөри. Яшьләре 12 дән 16 яшькәчә. «FolkofDance» та 1 урын яулаулары да тәүге җиңүләре түгел. Алар инде Эстония,  Төркия, Казахстан кебек илләрдә,  Владикавказ, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләрендә узган зур фестивальләрдә чыгыш ясаганнар. Ул бәйгеләрдән йә гран-при, йә 1нче урын белән кайтканнар.

Республикада узган зур чараларның күбесе алар катнашыннан башка узмый. 9 май, Сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйлар. Универсиадада уз номерыларын тәкъдим иткәннәр.



Төркемнең җитәкчесе Нигина Низамиева «FolkofDance» телевизион проектында катнашулары турында:

- Конкурста күрсәткән номерларыбызны әлеге проект өчен махсус әзерләмәдек. 3 биюебезне тәкъдим иттек һәм 2 номинациядә катнаштык. Безнең чыгышыбызны жюри югары бәяләде: бишесе дә максималь 10ар балл куйды. Татарстаннан финалга 2 коллектив узды. Алар чыгыш ясаганда без, без чыгыш ясаганда алар бер-беребезгә көч биреп тордык. Безнең кызлар флагларны күтәреп, “Татарстан! Казан!” дип  кычкырды. Минем өчен балаларның әнә шулай бердәм булулары бик кадерле. Укучыларым белән гел татарча сөйләшергә тырышам. Мәскәүдә узган проектта да үзара татарча аралаштык. Үзебезнең татарлар булуыбызны, Татарстаннан булубызны күрсәтү безнең өчен мөһим, - ди.

“Сәйрән”гә йөрүче балаларның әти-әниләре исеменнән Айгөл Кәримова төркем җитәкчесенә булган рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Нигина Әбдрәшитовнага  олы рәхмәтебезне белдерәбез! Ул – үз эшенең остасы, кызларыбызның яраткан укытучысы. Балалаларыбызның иҗади үсешендә аның роле бик зур. Алар елдан-ел зуррак уңышларга ирешә, яңадан-яңа үрләр яулый. Мәскәүдә узган бәйге моны тагын бер кат дәлилләде. Шундый зур, масштаблы, көчле коллективлар җыелган  конкурста  1 урынны яулау – безнең өчен зур уңыш. Балаларга мәхәббәтен, игътибарын, белемен бүлеп биргәне өчен рәхмәт аңа!


«FolkofDance» Халыкара телевизион проекты турында фактлар:


- проектта барлыгы 1000гә якын коллектив катнашкан;


- Россия, Белоруссия, Казахстан коллективлар килгән;


- 7-25 яшьлек төрле милләт вәкиле чыгыш ясаган;


- ярымфиналда 78 коллектив ярышкан;


- финалда 20 коллектив көч сынашкан.


Зилә САБИТОВА
Фотолар “Сәйрән” төркеме катнашучыларының шәхси архивларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев