Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗНЕКЕЛӘР - УРМАН САГЫНДА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

30 июль көнне Россиянең ике төбәге кисешендә урнашкан Кукмара районы Лубян авылында мәктәп урманчылыкларының Икенче слеты узды. Чын урман сакчысы булу өчен ниләр белергә кирәк, урманчылар Ватаны кайда башлана һәм нәрсә ул Колесов кылычы - "Ялкын" репортажында.

Лубян авылының исеме генә түгел, ә урнашкан урыны да хушны алырлык булып чыкты. Авыл башлануга кырлар-таулыклар урманнар белән алышына, авылның кыл уртасында серле күл, урамында агач йорт төзелешенең бер дигән үрнәкләре очрый. Юлыбыз - нәкъ менә урман эчендә урнашкан Лубян урман-техник көллияте белән ярышлар узачак стадионга.
Көллияткә 1921 елда нигез салынган, аны тәмамлап чыгучылар арасында Советлар Союзы каһарманы Николай Семен улы Савин белән атаклы урманчы, күп еллар буе Саба урман хуҗалыгын җитәкләгән Нургали Нургали улы Миңнеханов та бар. Рәсми чаралар нәкъ менә әлеге күренекле шәхесләр хөрмәтенә куелган истәлек такталары янына чәчәк салу тантанасыннан башланып китте.



Көллият әле яңа гына төзекләндерелгән, материаль шартлары тәртипкә китерелгән. Бу эшкә әтисе белем алган уку йорты язмышына битараф кала алмаган ТР президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең зур өлешен керткән.

Лубян җирлеген юкка гына урманчылар ватаны дип атамаганнар икән - Татарстанда азмы-күпме урман эше белән шөгыльләнгән шәхесләрнең барчасы шушындагы көллиятне тәмамлап чыкканнар.

Озакка сузылган тәнәфестән соң (мәктәп урманчылыкларының Беренче слеты Сабада 2010 елда ук уздырылган була) икенче слетны кабул итү хөрмәте юкка гына Лубянга тәтемәгән икән!

Әлеге слет - урманчылык, мәктәпләрдә урман эше, табигать белемен укыту торышында булачак зур, мөһим үзгәрешләрнең беренче карлыгачы. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белдергәнчә, мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларына урман эшен өйрәтү, табигать белемен гамәли һәм теоретик укытуның яңа положениесен, регламентын эшләп чыгару буенча эшләр инде актив алып барыла. Моннан тыш, министр мондый слетларны ел саен уздырырга вәгъдә итте. Равил Әфраем улын тулы хокук белән слетның идея рухландыручысы дип атарга мөмкин - 8 елдан соң әлеге чараны кире торгызу - тулысынча министр инициативасы һәм теләге.





Слетның шәрәфле кунаклары арасында - Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов. Рәис Нургали улы Саба урманчылыгының казанышлары белән уртаклашты һәм балаларны урманны яратырга өйрәтү, аларны урман эшенә җәлеп итү әһәмиятен билгеләп үтте. Рәис Нургали улы шулай ук киләчәк слетларга һәрбер районда махсус сайлап алу этаплары уздырылып, республика күләменә иң-иңнәр генә эләгергә тиешлеген ассызыклады.

Дәрәҗәле кунаклар сәламләве һәм күмәк фотога төшкәннән соң көннең иң көтелгән, иң тәмле чарасы - "Яшь урманчылар" бәйгесе башланып китте. Республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан килгән 200 укучы урман эшендәге үзләренең осталыклары, белемнәре белән кырыс хөкемдарларны шаккатырырга тиешләр иде.

Яшь урманчылар агачның буен, кәүсәсенең әйләнәсен, яшен исәпләде (бу мәгълүмат урман күләмен, сыйфатын чамалап булса гына да белеп тору өчен кирәк икән), үсемлекләр, агачларның исемнәрен, зарарлы бөҗәкләрне, кошларны атады, геодезия үлчәүләрен үткәрде, агач үсентеләрен утыртты (моны дөрес башкару - иң катлаулы гамәлләрнең берсе) һәм шартлы янгынны вакытка сүндерде.







Әгерҗе районының Красный Бор авылыннан килгән Дима белән Мишага иң кыены агачларны үлчәү булган икән. Егетләр моны аларның укытучылары үзләренә үлчәргә өйрәткән җиһазларның ярышта булганнарыннан аерылып торганлыгы белән аңлатты. Беренче карашка егетләр меч Колесова дип аталган кул белән агач утырту җиһазын (шактый авыр һәм бик очлы, бер ягы яссы, икенче ягы күпертелеп тимердән эшләнгән тар гына көрәк төре) шактый белеп кулларына алдылар, үз гамәлләрен тәфсилләп аңлатып та бардылар. Әмма алар белгән агач утырту серләре тулы булмыйча, хөкемдарны канәгатьсез калдырды. Аның каравы янгынны Дима белән Миша "ә" дигәнче сүндерде.

[gallery link="file" size="medium" ids="28531,28532,28533,28534,28535,28536,28537,28538,28539,28540,28541,28542,28543,28544,28545,28546,28547,28548,28549,28550,28551,28552,28553,28554,28555,28556,28557,28558,28559,28560,28562,28563,28564,28565,28566,28567"]

Ярышларның нәтиҗәләрен 31 июль көнне игълан итәчәкләр, бәйге хакында тулырак "Ялкын" журналы битләрендә укый аласың.


Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев