Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗНЕКЕЛӘР - ГАРӘП ИЛЕНДӘ

14-19 октябрь көннәрендә Абу-Даби шәһәрендә 44нче тапкыр WorldSkills буенча дөнья чемпионаты уза. Анда Татарстан данын республикабызның егет-кызлары да яклый. «Ялкын» алар турында хәбәр иткән иде.

Бу юлы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Җир шарының 1300 яшь профессионалы җыелачак. Алар әлеге халыкара хәрәкәтнең 77 илен тәкъдим итә. Ә Россия җыелмасында – 58 катнашучы. Безнең ил тарихта беренче тапкыр ярышларның бөтен 52 компетенциясе буенча көч сынаша. Абу-Дабидагы ярышларга башка бер генә ил дә үз җыелмасын тулы составта җибәрмәгән икән.

Татарстаныбызны 8 кеше – 7 егет һәм 1 кыз тәкъдим итә. Шулай ук тагын 4 катнашучы кабатлый торган составка кертелгән.

WorldSkills Russia милли җыелмасы дөнья чемпионатында әле өченче тапкыр гына катнаша. Беренче тапкыр – 2013 елда Лейпциг шәһәрендә, икенче тапкыр – Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә. Абу-Дабидагы ярыш ахырында дөнья беренчелеге эстафетасы Россиягә тапшырылачак.

Казан 2019 сайты әзер!


Ә 2019 елда Татарстанда 18-23 август көннәрендә WorldSkills дөнья ярышлары узачак. Чемпионат «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. Әлеге мәйданчык 2018 елга төзелеп бетәргә тиеш.

Бүген 2019 елда бездә узачак ярышларга яңа сайт үз эшен башлап җибәрде. Хәзер worldskillskazan2019.com адресы буенча кереп, барлык яңалыклар белән танышып була. Сайтның өч версиясе бар: татар, рус һәм инглиз телләре. Аны ясаучылар портал дизайнының WorldSkills Kazan 2019 ярышларының үз стиленә туры килә, дип саный. Сайтны компьютерлардан да, смартфоннан да карап була.




Белешмә:

WorldSkills – халыкара хәрәкәт. Анда катнашучы илләр ике елга бер тапкыр бер мәйданчыкка җыелып, профессиональ осталык буенча ярышларда катнаша.

WorldSkills International (WSI) сугыштан соңгы елларда Испаниядә (1947 елда) барлыкка килә. Ул вакытта бөтен дөнья буйлап эшче куллар җитми. Беренче чемпионатлар эшче профессияләрне популярлаштыру максатыннан уздырыла. Бүген бу ярыш – кадрлар әзерләү өчен менә дигән мәйданчык.

WorldSkills эгидасы асытнда төбәк, милли, дөнья чемпионатлары уза. Аның катнашучылары төзелеш тармагы, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәнәгать тармагы, хезмәт күрсәтү сферасы һәм граждан траспортын тәкъдим итү юнәлешләрендә көч сынаша.

50 еллык тарихы дәвамында WorldSkills халыкара хәрәкәтенә 77 ил кушылган. Россия 2012 елдан бирле – бу хәрәкәттә. 5 ел дәвамында безнең илдә 300 төбәк, корпоратив һәм милли чемпионатлар уздырылган. Анда 90 меңнән артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев