Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ТАТАРСТАН»: ИДЕЯҢ БЕЛӘН ТАНЫЛ!

19-20 майда Казанның IT-паркында IX “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумының финалы узды. Конкурс форматындагы сайлап алулар нәтиҗәсендә анда үз проектларын республиканың барлык районнарыннан яшьләр тәкъдим итә алды.
“Безнең Татарстан” форумы – яшь татарстанлыларның инициативаларын сайлап алу һәм егет-кызларга булышлык күрсәтү мәйданчыгы. Аның җиңүчеләре «iВолга», «Таврида», «Территория смыслов», «Балтийский Артек» кебек Бөтенроссия мәйданчыкларында катнашып, грант ярдәме ала алачак. 2019 елда гына да форумга 963 проект килгән, шуларның бары тик 48е генә финалга узган. Сайлап алу этаплары республиканың төрде министрлыклары һәм ведомстволарында үткән.

Сөембикә манарасы уч төбенә сыя!


Сөмбикә манарасын, “Казан” гаилә үзәген хәзер бер кул белән генә дә колачлап була. Моның өчен алар янына барырга да кирәк түгел. «Акыллы тарихи һәйкәлләр» – шундый проект. Биредә Сөембикә манарасы, “Казан” гаилә үзәге, Казан гербы Зилант экологик чиста пластиктан эшләнелеп, 3D-принтердан чыгартылган. Аны IT-лицейның 9нчы сыйныф укучысы Шамил Кадамов технология укытучысы Тимур Гыймранов белән берлектә башкарган. Истәлекле урыннар билгеле бер сыннар формасында ясалуын теләгән.

– Әлеге проект күрмәүчеләр өчен ясалган. Без ясаган биналарны тотып, алар аларның нинди булуларына төшенә ала. Ә “Казан” гаилә үзәгенең миниатюра вариантында тавыш колонкасы да куелган. Ул әлеге бинаның тарихы турында сөйли. Бу эшләнмәләр шулай ук туристлар, балар өчен дә кызыклы була ала. Чөнки, мисал өчен, әлеге миниатюралар лего форматында ясалган, – ди.

Киләчәктә әлеге проектны тагын да зурайтырга һәм сувенир кибетләре аркылы сатарга телиләр. Моның турында хәзер сөйләшүләр алып барыла. Әлеге мини-биналарны 1500 сумга тәкъдим итәргә җыеналар.


Урманга – экскурсиягә!


Үсеп килә торган буынны экологик яктан белемле итеп үстерү – бүген белем бирүдә төп бурычларның берсе. Кукмараның Лубян авылында моны әкият аша булдырырга булганнар. “Тыюлык әкияте” экология-туристлык сукмагы проекты – Лубян урман хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган Елена Тихонованыкы. Шушы идея ярдәмендә урман байлыкларын сакларга, балаларда табигатькә сакчыл караш булдырырга телиләр. Әлеге авылда алпавыт Лебедев тарафыннан булдырылган 200-еллык парк бар икән. Аның үзенчәлеге шунда: биредә йөзьяшәр наратлар бар, Татарстан Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр дә шактый. Мисал өчен, күкебаш (медуница), абага, кара абага (орляк). Шулай ук паркта шушы алпавыт тарафыннан булдырылган юл-сукмакның кайбер өлешләре сакланып калган.

Әлеге маршрут буенча тукталышлар да булачак. Аларда балаларны әкият геройлары – Убырлы карчык, Шүрәле каршы алачак. Иң төп станция – урман хуҗабикәсе резиденциясе. Биредә агачны уеп бизәк ясау, сак бөтиләре (оберег) ясау серләренә төшендерәчәкләр. “Безнең Татарстан” форумы – әлеге проект өчен беренче тәҗрибә. Шулай ук проектны “Минем илем – минем Россия” форумына җибәреп караганнар.


Юл һәлакәтләрен беренчеләрдән күргән җайланма


“Видеоанализ компонентларын ясау һәм аномаль ситуацияләрен ачыклау” проекты юл куркынычсызлыгына кагыла.

– Бөтен Казан буенча видеокамералар урнаштырылган. Ләкин андагы язмалар берничек тә анализланмый, ә бары тик җыеп кына барыла. Шуңа да без реаль вакыт кысаларында юл-транспорт һәлакәте, җәяүлеләр бозган кагыйдәләрне белеп булуын телибез. Әлеге программа ярдәмендә, мисал өчен, автобус җиңел автомобильнең бәрдерүе турындагы хәбәр операторга җиткерелә. Ә ул, үз чиратында, махсус хезмәтләрне чакырта. Шулай ук әлеге проектны транспорт агымын оптимизацияләү өчен дә кулланып була. Кагыйдә бозулар турында ситуатив үзәк аша хәбәр ителәчәк. Киләчәктә аның структурасы булдырылачак. Без биредә аның компонентларын булдырыр өчен килдек, – ди Юл хәрәкәте иминлеге оешмасы интеллектуаль транспортлар системасы үзәгенең әйдәп баручы белгече, проектның автордашы Тихон Большаков.

Әлеге видеоларны Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы оешмасыннан алганнар. Әлеге системаны реаль вакытта сынар өчен рөхсәт алу кирәк. Бу форумда проектны күреп, аның турында белерләр, аңа юл ачылыр, дип ышана аның авторлары.


Шушы форумның 9 еллык тарихы дәвамында биредә барлыгы 8143 проект катнашкан, аларның 134е тормышка ашырылган. Ә 64 проект федераль грантлар откан. Форум программасы дәвамында яшьләргә инновация, маркетинг, көндәшлеккә сәләтлелек, иҗат турында сөйләделәр. Финалистлар исә IT-парк түбәсендә кино карый алды, Владимир Маркониның «Comment Out» форматындагы шоуында катнашты.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев