Логотип Идель
Бу – тема!

РИНАТ ИСЛАМОВ: «БЕЗНЕҢ ТАТАРСТАН» ПРОЕКТЫМНЫ РОССИЯДӘ ТАНЫТТЫ

Үз проектының проект булып кәгазьдә генә калмыйча, республика дәрәҗәсендә тормышка да ашырылуын кем генә теләми икән?! Мөслим районы егете, КДЭУ студенты Ринат Исламов үз проектын чынга ашыруга ирешкән. Ул мондый мөмкинлекне тәкъдим иткән бәйгеләрнең берсендә – «Безнең Татарстан» форумында катнашкан. Тиктормас егет ул Ринат: яшь түрә дә, депутат та, уйлап табучы да, спортчы да һәм үз теләгенә ирешә торганнардан.

 - Ринат, әлеге форумга нинди проект тәкъдим иттең?

- “Татар гармуны” Бөтенроссия фестивален. Аның төп асылы – һәвәскәр гармунчыларны бер урында туплау. Ул профессионаллар белән һәвәскәрләрне берләштерү максатыннан уздырылды. Әтием дә гармунчы иде. Аны концертка чакырганда берүзе чыгыш ясарга кыенсына иде. Шулай итеп, фестивальдә гармунчыларның күмәкләшеп уйнауларын теләдем. Гади халыкның гади итеп уйнавы кеше күңеленә дә тизрәк үтеп керә бит.

- “Безнең Татарстан” форумы яшьләргә ничек юл ача?

- Иң беренчесе – форум аркылы шушы проектның барлыгын күрсәтү. Хәтта киләсе турга уза алмасаң да, сине төрле уку йортлары җитәкчеләре күрә, киңәш белән ярдәм итә ала. Мисал өчен, мине Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы җитәкчесе күреп алды, миңа дизайн ягыннан булышты. Әлеге уку йорты фестивальнең логотибын уйлап табарга ярдәм итте, бу эшебездә зур мотивация булды. Форумның күргәзмә өлеше – финалына узып, мәдәният юнәлешендә икенче урын алдым. Анда оештыручылар проект турындагы стендны бушка ясап бирә. Проектның документ базасы булдырыла. Гомумән, бу проектны тормышка ашырырга форум бик нык ярдәм итте.

- Ни өчен әлеге чара Актанышта узды?

- Һәр районның үзенчәлеге бар. Актаныш мәдәният ягыннан көчле. Танылган баянчы, аккомпаниатор, Татарстанның халык артисты Кирам абый Сатиев белән фикерләштек, ул да фестивальне бу җирлектә уздыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла торган Татарстан Президенты йөкләмәсе (поручение) исемлегенә керде. Шулай итеп, фестивалебез Актаныш авылында Сабантуй мәйданчыгында былтыр 27-28 июль көннәрендә үтте. Бирегә 300дән артык гармунчы җыелды. Гармун фестиваленә багышланган һәйкәл дә ачылды. Катнашучылар Актанышны бөтен яктан әйләнеп, үзәккә җыелды. Бу мизгел кешеләр күңеленә аеруча кереп калды. Фестивальдә 12 яшьтән алып 90 яшькә чаклы кешеләр көч сынашты. Профессиональ гармунчылар мастер-класслар уздырды, һәвәскәрләр белән осталар арасында “Көй тартыш” дигән баттл да узды. Катнашучылар дипломнар, статуэткалар алды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та үзе гармунда уйнады. Әлеге фестиваль дәвамлы булачак - ул быел да үткәреләчәк.



- Син бит әле Татарстан Яшьләр хөкүмәтендә дә эшлисең. Анда ничек килеп эләктең?

- Мин 2017 елның азагында “Вверх” республика конкурсын уздым. Стажировка үтү өчен, республика Мәдәният министрлыгын сайладым. Шуннан соң Яшьләр хөкүмәтенең аппарат җитәкчесе булып билгеләндем. Соңыннан аның мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе булдым. Әнием дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куйгач, күңелнең эчке түрендә шушы бу өлкәне ярату ята. Мин беренче тапкыр сәхнәгә 3 яшьтә чыктым: “Камыр Батыр” әкиятен куйганда, сандыктан чыгып, шигырь сөйли торган идем. 5 яшьтә бию түгәрәгенә йөри башладым, 13 яшькә кадәр биедем. Театр түгәрәген дә “5”ле билгесенә тәмамладым. Яшьләр хөкүмәтенә килгәндә, хәзер безнең эшләү принцибы үзгәрде. Элек иң беренче урында проект булса, хәзер син – Яшьләр хөкүмәтенең бер өлеше, аннан соң гына – синең проектың.

- Ни өчен сине сәясәткә тартты?

- 2015 елда Мөслим районының Иске Карамалы авылында депутат булып сайландым. “Кадрлар резервы” конкурсында катнаштым, бу өлкә миңа ошап китте. Шул вакытта “Мин Тукайны яратам” дигән иҗади конкурс-фестиваль оештырдык. Аңа Мөслим районында 400 кеше туплап, шушы эшне башкарып чыктык. Ул татар халкының мәдәниятен саклап калу уңаеннан оештырылды. Армиядә хезмәт иткәндә дә замполит ярдәмчесе булдым, культпоходлар оештырып, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләндем.



 - Зур урыннарга үрмәләү, түрә булу теләге кайчан туды?

- Иң беренчесе – җәмгыятькә файдалы булу. Зур яки кечкенә урында эшлисеңме син, кешеләргә файда китерсәң – иң зур бәхет шушыдыр. Миңа оештыру эшләре ошый. Теләсә кайсы эшкә тотынсам да, аны уңышлы башкару, җиңеләйтү ысулларын эзлим.

 - Фән белән дә шөгыльләнәсең...

- Әйе, мин орлык чәчә торган җайланма уйлап таптым. Мөслим районында “Кулибины” конкурсында катнашып, икенче урын алдым. Казанда 2013 елда “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында катнаштым, призер булдым. Шушы җайланманы уйлап тапкач, безнең авыл басуында чөгендер утырту системасы 8 тапкырга тизрәк эшли башлады. Әлегә бу җайланма – бер генә нөсхәдә. Быел аны тагын да камилләштереп, “Старт 1” конкурсында катнашып, киләчәктә серияле итеп чыгарырга җыенабыз.



 - Ә спорт белән дуслыгың ничек барлыкка килде?

- Мин элек бик чандыр булдым. Турникта күтәрелүнең ни икәнен дә белми идем. 9нчы сыйныфта иптәш малай белән көн саен иртүк турникта шөгыльләнергә керештек. Шулай итеп, Сабантуйда урыннар ала башладык. Актаныштагы туганнарга баргач та, алар спортка өндәде. Армиягә киткәч, дус егетем – спорт остасына кандидат – белән көн саен иртән спорт белән шөгыльләндек. Частьтә беренче булып “воин-спортчы” разрядын алдык. Хәзер исә турникта күтәреләм, йөгерәм, бассейнда йөзәм, велосипедта йөрим.

Белешмә:


“Безнең Татарстан” республика форумында 14-30 яшьлекләр үз идеяләрен тәкъдим итә.


Конкурска гаризаларны 1 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк.


2-14 апрельдә – гаризаларны карау


15-30 апрельдә – министрлык һәм ведомстволарда катнашучылар белән очрашулар


Май аенда – финал күргәзмәсе.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев