«БЕЗНЕҢ ФИКЕР»: ФИНАЛ

13нче май көнне, 12:00, Сәләт йортында III «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасының ярымфинал һәм финал уеннары узачак. Чарада Республикабызның татар мәктәпләрендә белем алучы укучылардан торган 8 команда һәм «Сәләт-Яшел Үзән» клубы вәкилләре катнаша. Биредә дебатлар белән кызыксынган һәр кеше дә килә ала: барлык җанатарларны да көтеп калабыз!
Финалга нибары 4 команда үтәчәк. Уеннарның тематикасы алдан игълан ителми, бары тик татар милләте һәм теле белән бәйле булачагы гына искәртелә.
Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик: «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, «Республика дебатов» проекты җитәкчесе Аммар Аль-Анси, Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова.
«Безнең фикер» лигасы Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан үткәрелә.
Бу сезонда Лигада Казан һәм Яшел Үзән шәһәреннән булган 200-дән артык мәктәп укучысы катнашкан. Алар «Безнең фикер» проекты кысаларында татар теле дәрәҗәсен үстерү өлкәсендә эшләгәннәр, ораторлык осталыгын арттырганнар, үз позицияләрен җиткерү буенча дәресләр алганнар.
Сезонның нәтиҗәләрен тиздән белербез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
19 декабрь 2020 - 10:35«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01