Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗГӘ УҢЫШКА ИРЕШЕРГӘ НӘРСӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

Эш кенә эшли башлыйм, дисең, йә теге әйбер, йә бу әйбер игътибарыңны җәлеп итә. Шулай итеп, бөтен планнарың чәлпәрәмә килә. Бу проблема һәркемгә да таныш. Баксаң, игътибарны туплый алмауга ике фактор комачаулый икән.

Беренчесе – гаджетлардан килгән хәбәрләр (уведомления). Смартфоннарга көненә 12 сәгатьтән артык вакытны сарыф итәбез. Әлбәттә, бу безгә фикер тупларга комачаулый.

Икенчесе – очрашуларга бик нык ышанып карау. Янәсе, алар башкалар белән үзара аралашуның стандарт формасы. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: без вакытыбызның 35-55 процентын (кайвакыт күбрәген дә) җыелышларда үткәрәбез. Әгәр дә үзебезне мөһим эшкә багышларга телибез икән, нәрсәне булса да үзгәртә башларга кирәк.

Әгәр без игътибарны тупларга өйрәнергә телибез икән, безгә, иң беренче чиратта, вакытны үзебезгә багышларга өйрәнергә кирәк. Эшнең нәтиҗәсе булсын өчен көн саен 5 практиканы үтәү мөһим.

Бар нәрсәгә дә аңлы рәвештә карау

Без көнебезне дөрес итеп башламыйбыз. Торуга ук, телефондагы хәбәрләрне актарабыз. Психологлар фикеренчә, даими рәвештә стресска бирелеп, без хәтер һәм игътибарга зыян салабыз.

Нәрсә эшләргә: иртә белән уянуга ук 20-30 минут дәвамында аңлы рәвештә карау практикасын (осознанность) эшлә. Бу әкрен генә тын алудан башлап медитациягә кадәр булырга мөмкин. Стэнфорд психологы Эмма Сеппяль “Медитация – нерв системасын тынычландыру, стрессларны ерып чыга алу ысулы. Сез тыныч булган вакытта эмоциональ яктан акыллы һәм дөрес карарлар кабул итәсез”, ди. Бу – көнне башлауның иң яхшы ысулы.

Үз бурычларыңны үзең билгеләү

Тагын бер хата – башка кешеләргә планнарыңа кысылу мөмкинлеге бирү. Үзеңнең катлаулы, иҗади эшләрне башкарыр өчен җитәрлек вакыт бар икәнлеген той. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: берьюлы берничә эшне эшләгәндә, берсенең дә нәтиҗәсе шатландырмаячак.

Моның урынына үз тәнеңнең ритмнарын тоярга өйрәнергә кирәк. Иртә белән катлаулы, иҗади эшләрне башкарырга күнегү зарур. Башка очрашуларны көннең икенче яртысына билгелә. Чөнки гади эшләрне, мораль яктан көч бетеп килгәндә дә, эшләп була.

Җыештыру

Өйдән кала, компьютердагы эш өстәле, смартфондагы төп экранга “инвентаризация” уздырасыңмы? Бер караганда, мөһим булып тоелмаган әйберләр нәтиҗәлелек һәм эшнең сыйфатына тәэсир итә ала.

Эш өстәлен яки смартфон, компьютерындагы эш өстәле, төп экран булсынмы ул – аларның барысын да чиста-пөхтә тотарга кирәк. Комьютердагы эш өстәлендә папкалар булдыр, смартфонның төп экранында иң кирәкле 8-12 кушымтаны гына калдыр. Барлык кирәкмәгәннәрен сүндереп куй. Башка әйберләргә игътибар итмәсәң, эшеңнең сыйфаты артачагын көт тә тор!

Очрашуларны киметегез

Ничә кеше белән очрашу аркасында эшеннең нәтиҗәлелеге артты? Зур-зур төркемнәрдә эшләүгә караганда, кечкенә командаларда эшләү өстенлекле икән. Күп кеше булганда, җаваплылыкны саклап калып, игътибарны туплап булмый диярлек. Шуңа да 8 кешедән да азрак булган төркемнәрдә эшләргә өйрән. Һәр очрашу, җыелыш нәтиҗәгә китерә торган булсын.

Буш вакыт калдырырга өйрән

Әгәр син очрашудан-очрашуга, бер эштән икенче эшне эшләргә йөгерәсең икән, биредә башкарган эшең буенча тиешле нәтиҗәләр ясап булмый. Чөнки баш миенә бер бурычтан икенчесенә тиз генә күчүе кыен.

Вакытны бушка сарыф итмим, дисәң, җыелышта яки очрашуда уздырган һәр 45-60 минутка эшкәртү, анализ ясау өчен 15 минут бүлеп куй. Бу вакытны югалтмаска, көн ахырына да үзеңне җиңел итеп хис итәргә булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев