Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗГӘ АЧУ САКЛАМАГЫЗ, ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛГАННАР...

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан җиде дистәдән  артык ел узып китсә дә, аның эзләре ил тарихында да, халык күңелендә  дә  җуелмаган әле. Бу турыда әле языласы әсәрләр, мәкаләләр дә, фәнни эзләнү эшләре дә бик күп булырга тиеш. Бигрәк тә, туган җирләренә кайта алмыйча һәлак булганнарның язмышлары аяныч. Ә бит аларның саны йөзләгән генә түгел, меңләгән, йөз меңләгән. Республикабызда хәбәрсез югалган хәрбиләр арасында хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлакәткә дучар булган очучылар да шактый.  

Бөек Ватан сугышының канлы истәлеге буларак сакланган шундый туганнар каберлеге Арчада да бар. Мин бу тарихи һәйкәл турында иске рус зиратын чистартырга баргач белдем. Монда 1944 елның  февралендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган очучылар җирләнгән. Шул көннән алып, мине бу канлы вакыйга турындагы мәгълүматлар кызыксындыра башлады. Кечкенә генә эзләнү эшләре башлап җибәрдем.

Матбугат язмаларыннан билгеле булганча, Арча, Биектау һәм Югары Ослан районнары территориясенә егылып төшкән  хәрби самолетлар саны дистәдән артык була. Шулай да аның дөрес төгәл саны юк. Бер мәгълүматта алар - 13 дип, икенчесендә - 11, өченчесендә 10  дип күрсәтелә.  Рәсми мәгълүматлар болай дип бәян итә:

“1944 елның 11 февралендә Свердловск аэродромыннан Казанга 21 “Аэрокобра” самолеты чыгып китә. Мондый һава шартларында очу туктатырга тиеш була, чөнки тышта 38 градус салкын һәм куе томан. Казанга җиткәндә күз күреме 50 метрдан да түбәнәя.  Тик самолетларга бу турыда алдан хәбәр ителми, ә соңыннан алар бер-берсе һәм аэродром белән элемтәне югалталар.  Очучылар мондый һава шартларында очрага әзер булмыйлар.  Шуның өстенә, кинәт башланган юеш кар нәтиҗәсендә самолетларны боз каплый. Американың чыдамсыз очкычлары, әлеге авырлыкны күтәрә алмыйча, һавада ук кисәкләргә тарала башлый.  Нәтиҗәдә, самолетлар адашып, бер-бер артлы Казан шәһәре тирәсендәге районнарга төшә”.

 Самолетларның берсе Түбән Ослан авылы тирәсенә төшеп шартлый. Аны 1944 елның маенда гына табалар. Самолет эчендә лейтенант Дмитрий Шпигунның гәүдәсе табыла. Аңарчы ул хәбәрсез югалган санала.

Аның артыннан тагын берничә самолет бер-бер артлы һәлакәткә очрый, тик  хәзергә кадәр аларның төгәл үлгән урыннары билгесез, ә очучылары хәбәрсез югалганнар исәбендә йөри.

Константин Беляев самолеты Казан тирәсенә кире кайтып җитсә дә, төшү урынын таба алмыйча, Кадышево тирәсендә куе томан эчендә һәлак була. Төркем командиры лейтенант Ковалевның да язмышы аянычлы тәмамлана: очучы самолеты белән бергә Идел елгасы өстенә төшеп һәлак була.

Тагын бер очкыч Биектау районының Чыпчык авылы тирәсендәге тауга бәрелеп шартлый. 38 градуслы салкында 3 өч летчикның да гәүдә кисәкләрен җыеп җирлиләр. Ә инде яз көне кар эрегәч, самолет шартлаган урында үлгән очучылар истәлегенә 3 каен агачын утырталар”. 

Икенчесенең һәлакәт урыны - Ташлы-Кавал авылы басуы. Виктор Корнеев самолеты исә, Мүлмә басуында төшә, бәхеткә, очучы үзе парашют белән сикереп, исән кала.

Сомолетларның берсе - безнең җирлекә,  Арча районының Төбәк Чокырча авылы янәшәсендәге кырга егылып төшә. Арчаның 7 нче мәктәбе музеенда сакланган мәгълүматларга караганда, әлеге вакыйганың шаһите булган Наталья Степановна бу хәл турында болай дип сөйли: “Кинәт без авыл өстендә самолет әйләнеп йөргәнен күрдек. Күрәсең, ул төшәргә тели, әмма берничек тә төшә алмый иде ахырысы. Аннан соң самолет берничә тапкыр әйләнде дә авыл белән терлек фермасы арасындагы карга чумып, җиргә төште. Басуда хәрбиләр чаңгыда йөри иде. Авылдан 200-300 километрда төшкән тагын бер самолеттан алар исән калган летчикны тартып чыгардылар. Без аны өйгә алып кереп, юындырдык, яраларын бәйләдек. Ашатып, киемнәрен тәртипкә китердек һәм сельсоветка алып килдек. Алар вакыйга турында Казанга хәбәр итте. Летчикны Арча госпиталенә озаттылар”. Ул - өлкән лейтенант Василий Кириченко була.

 Ә  “Аэрокобра” самолеты   эчендә һәлак булган “Бастон А- 20-Ж” экипажының 5 очучысын Арчаның иске урыс зиратында туганнар каберлегенә җирләнә.  Менә алар:  өлкән очучы, экипаж җитәкчесе, гвардия майоры - Екимов Арсений Иванович (1911-1944); өлкән лейтенант, очучы - Дорофеев Анатолий Степанович (1917-1944);  өлкән лейтенант – Ткебучава Александр Давидович (1911-1944); сержант, экипажның укчы-радисты – Крюков Павел Иванович (1923-1944); өлкән сержант, экипажның мехенигы -  Фомичев Сергей Николай (1919-1944).

Шулай итеп, 1944 елның 11 февралендә көндезгә 13.40 һәм 14.35 минутлар аралыгында, кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караулары аркасында, 16 кеше һәлак була.

Бу   фаҗигадә кемнәр гаепле соң?   Эзләнү  барышында мин аның сәбәпләре турындагы материалга да юлыктым. Бу турыда менә мондый мәгълүматлар бар:

“Свердловск – Казан һава трассасындагы һәлакәт турындагы 96 номерлы боерыкта (20 апрель, 1944 ел) фаҗигадә гаепле кешеләрнең берсе дип аэродромның метеостанция җитәкчесе атала. Рәсми документта аның фамилиясе юк. 13 самолетның томанга кереп адашуы һәм җиргә төшеп шартлавы турында ишеткәч, бу кеше атылып үлә. Һава һәлакәтендә полковник А.Е.Коробконың да гаебе раслана. Нәкъ менә ул һава шартларының начар булуы турында кисәтелә торып та, очучыларны барыбер рейска чыгарып җибәргән. Полковник Коробко соңрак рядовой дәрәҗәсенә төшерелеп, штрафбатка озатыла. Тагын бер зур хатаны лейтенант Абаимова җибәрә. Казаннан ул һава шартларының бозылуы турында телеграмма ала, тик бу турыда җитәкчелеккә хәбәр итми”.  

Бу мәгълүматлар үзеннән-үзе яңа сораулар тудыра: 21 самолет эчендә барлыгы ничә очучы булган? Юкка чыккан самолетларның төгәл саны күпме? Хәбәрсез югалганнарың язмышы ни белән төгәлләнгән, алар турында югалганнарны эзләү отрядларына әйтелде микән?

Бу очучыларның батырлыгы турында әдәби әсәрләр язарга, документаль фильмнар төшерергә булыр иде. Әмма бу эш исән калган очучылар  барында (әйткәнемчә, бу фаҗигадә исән калучылар да була: Лейтенант Виктор Корнев (ул парашюттан сикерә) һәм безнең җирлектә төшкән самолетта - өлкән лейтенант Василий Кириченко), мәгълүм сәбәпләр аркасында, дөньяга чыгарылмый. Мине иң сокландырганы бу юнәлештә эзләнү эшләре алып барган Төбәк-Чокырча һәм Арчаның 7 нче номерлы урта мәктәбе укучыларының  тырышлыгы.

Әлеге эшнең башлангычы болайрак була. 1965 елның май аенда бу вакыйгадан исән калган очучы-истребитель Кириченко Василий Федровичтан Арча районы пионарлары исеменә хат килә. Бу хатта автор укучылардан ил өчен гомерләрен биргән очучыларның каберлеген онытмауны үтенә. Шул көннән соң, Төбәк-Чокырча мәктәбенең Терешкова исемендәге пионерлар отряды үз инициативалары белән бу летчикларның батырлыгын өйрәнергә алыналар. Аларның якыннарын эзләү, каберлеккә һәйкәл куйдыру идеясен тормышка ашыру теләге белән йөри башлыйлар. Төрле инстанцияләргә, очучыларның гаиләләрен эзләргә булышуларын сорап, хатлар язалар. Кириченко Василий Федрович белән дә ике арада элемтә өзелми. Бу вакытта ул Украинаның Мелитополь шәһәрендә яши. Үз хатында очучы аларга бу вакыйга турында исендә калганнарны яза һәм летчиклар күмелгән көннең фотосын җибәрә.

Алга таба укучылар, төрле дружиналарга бүленеп, “Пионерская правда” газетасына, телевидениегә Министрлар оборонасына, Мәскәүдәге югалган солдатларны эзләтү бүлегенә дә хатлар язалар.   Алардан уңай җавап аз булса да, тырышлык бушка китми. 5 очучыдан икесенең якыннары табыла. Арадан берсе - Текубачев Александр Давлетовичның якыннары.  Алар 1966 елның октябрь аенда Арчага кайтып, әтиләренең каберендә булып китәләр. 1967 елда  районга рәхмәт хаты юллыйлар.

Туганнары табылган очучыларның тагын берсе - Крюков Павел Иванович. Аның якыннарыннан да шундый эчтәлектәге хат килә.

Бүгенге көндә Төбәк-Чокырча мәктәбе башлаган бу эшне 7 нче мәктәп коллективы уңышлы гына дәвам итә. Бу летчиклар хөрмәтенә үзләренең музейларын булдырганнар. Алда әйтелгән хатлар да шунда саклана.

Кызганыч, безнең җирлектә урнашкан туганнар каберлегендә җирләнгән очучыларның бары тик икесенең генә якыннары бу хакта белә, ә калганнары белән ничек элемтәгә чыгарга соң? Мин эзләнү барышында 2003 елда махсус Российской Федерациясе Президенты указы белән төзелгән  ОБД Мемориал сайтына тап (www.obd-memorial.ru)  булдым. Әлеге летчикларның кайберләре турында мәгълүмат анда кыскача гына бирелгән, әмма иң кызганычы шул: анда аларның күмелү урыны күрсәтелмәгән. Безнеңчә, мондый тулы булмаган белешмәләр бу сугышчыларның туганнарына аларны эзләү читенлеге тудыра.  Дөрес, бүген дә  кыр десантлары хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләүне дәвам итә. Минемчә,  әлеге самолетлар һәлакәткә очраган урыннарда да   эзләнү эшләрен алып бару яхшы нәтиҗәләр бирер иде. Шулай ук самолет төшкән җирдә алар хөрмәтенә һәйкәл куелу идеясен дә яклап чыгар вакыт җиткәндер. Әлеге эштә ярдәм итәрлек спонсорлар табарга иде. Бу илебез азатлыгы өчен җан биргән батырларны олылау,  ә яшь буын өчен патриотик тәбия чарасы булыр иде.

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” диләр. Әйдәгез, бу эшкә бергәләп тотыныйк! Бергәләп яннарына барыйк, алар бу безнең җирлектә үзләрен ятим итеп тоймасыннар. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә болай дип әйтелгән бит: «Каберләргә барыгыз, чөнки зиратта йөрү дөньялыкка мәхәббәтне киметер ...», — дигән. Шуңа да районыбызда бу каберлекләрне карау, төзекләндерү буенча да шактый эшләр башкарыла. 2008 нче елны, туганнар каберлеге  яхшылап төзәтелә, яңа таш куела. Ел саен язын волонтерлар анда чистарту эшләре алып баралар.

Бәлки, кайчан да булса бу очучыларның туганнары килеп, якыннарының изгелекнең кадерен белүче Арча төбәгендә булуларына сөенеп китәрләр. Мин моңа чын күңелемнән ышанам.

Талия ТӨХФӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев