Логотип Идель
Бу – тема!

Ә БЕЗ НИНДИ УКУЧЫ ИДЕК?

Бүген халыкара Укытучылар көне. Уйлап карасаң, безне гомер буе укытучы озата килә. Укыган җирдә дә, эшләгән урыннарда да остазларыбыз була. Шулай да, кулга каләм тотып язарга өйрәткән иң беренче укытучыңнан да кадерлерәге бар микән? “Ялкын” журналының кайбер хезмәткәрләре дә бүген үзләренең укытучылары, мәктәп һәм студент еллары турындагы истәлекләре белән бүлешә. 

Илназ Фазуллин, баш мөхәррир: “Минем өчен укытучының балаларны яратуы, үзенең дә бала җанлы булуы һәм үз фәнен камил белүе мөһим. Белгәннәре белән генә тукталып калмыйча, гел үсештә булуы да бик кирәк.

Үзем күп мәктәпләрдә укыдым: беренче сыйныфка Зәй районындагы Түбән Биш авылындагы мәктәпкә укырга кергән идем, 7 сыйныфта Актаныш районының Олы Имән мәктәбенә күчтем, ә инде 11 сыйныфны Чаллыдагы татар-төрек лицеенда тәмамладым. Укытучыларымнан беренче сыйныфта безне ике ай гына укытып өлгергән Венера апа истә калган. Ул әле яңа институт тәмамлап килгән яшь, матур апа иде.

Мәктәптә укыганда химия, физика дәресләрен яратып бетермәдем. Нинди дә булса сәбәп табып, “таярга” тырыша идем. Студент елларына килгәндә, мин КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамладым, укытучылардан Нуриева Фәнүзә Шәкүровнаны гел сагынып искә алам. Беренче очраушдан соң ук Фәнүзә апа белән дуслашып китмәсәк тә, уку дәверендә хәйран гына сыналгач, мөнәсәбәтләр җайланды. Минем иң яраткан фәнем дә ул укыткан морфология булды”.

[gallery columns="2" link="none" size="large" ids="30008,30010"]




Алсу Хөснетдинова, веб-редактор: “Минемчә, укытучының үз эшен яратуына өстәп, эмоцияләргә артык бирешмәүчән булуы да мөһим.

Мин берничә мәктәп алыштырдым: 1 сыйныфка Түбән Кама шәһәрендә кергән идем, 4 сыйныфта авыл мәктәбенә кайттым. Татарча яхшы белмәвем өчен нык оялдым һәм борчылдым. Укытучым Галиева Суфия апа ярдәме белән бер ел эчендә татарча дөрес яза, матур сөйләшә башладым. Ул мине оялмаска өйрәтте.

Ә инде 10-11 сыйныфларны Казанда тәмамладым. Татар теле укытучысы Гатауллина Зөлфия Ясәвиевна татар теленнән бөтен олимпиада-конференцияләргә йөртә башлады. Ирешкән уңышларым миңа КДУның татар филологиясе факультетына укырга кергәндә шактый ярдәм итте. Ул мине иренмәскә өйрәтте.

Укучыга карата битараф булмаган укытучылар гына баланың сәләтен ача ала дип уйлыйм. Хәреф-сан гына өйрәтеп калмыйча, үсендереп тә җибәрә белүче укытучы - идеаль укытучы, минемчә”.

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="30013,30016"]




Айгөл Абдрахманова, җаваплы сәркатип: “Әнием, күп кенә туганнарым укытучы, минем дә “бәлки, шул юлдан китәрмен” дигән уем бар иде, тик бүгенге көндә, белемем буенча мөгаллим булсам да, укытучы булырга теләмим.

Беренче укытучым әнием иде, шуңа да миңа авырга туры килде. “Синең әниең укытучы, сине яклыйлар” ише сүзләрне еш ишетергә туры килде.

Университетта яраткан укытучым дип Кузьмина Халисә Хатыйповнаны атый алам. Ул чын мәгънәсендә икенче әни кебек булды”.

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="30020,30019"]




Алинә Минневәлиева, бүлек мөхәррире: “Мин ике мәктәп алыштырдым. 7 сыйныфка кадәр бик тыйнак, тыныч укучы идем. Икенче мәктәпкә күчкәннән соң төрле конкурсларда катнаша, аларда җиңә башладым.

Әнием укытучы булгач, кечкенәдән әлеге хезмәтнең никадәр авыр һәм җаваплы булуын күреп үстем, беркайчан да укытучы булырга теләгем булмады. Бүгенге көн укытучысының эшләре артык күп, кайчак укытырга да вакыты калмаска мөмкин.

Укытучы замана белән бергә атларга, шул ук вакытта үзенең кешелеклелек сыйфатларын да югалтмаска тиеш, дип саныйм.Укытучыларымның барысы да бик белемле һәм кешелекле иде. Ел да аларны әлеге бәйрәм белән котлыйм. Укытучыларыма рәхмәтлемен, ирешкән уңышларымда аларның өлеше зур”.

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="30022,30021"]




БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев