Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗ – ИЛЕБЕЗНЕҢ ЯШЬ ГРАЖДАННАРЫ!

Дуслар! Күпләрегезнең Балалар оешмалары советы турында ишеткәне бардыр. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт  илебезнең үткәне, бүгенгесе белән кызыксынучы, киләчәгенә битараф булмаган, актив гражданлык позициясендә булган укучы яшьләрне берләштерә.

Без, ел дәвамында республикабызның, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан укучылар, иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары, өч көн дәвамында «Идел» яшьләр үзәгендә төрле секцияләрдә актуаль мәсьәләләрне чишү буенча социаль проектлар төзедек. Һәм  «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үткән форумның йомгаклау утырышында үзебезнең кызыклы проект һәм идеяләребезне Казан шәһәре Башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфан улы Гафаровка тәкъдим иттек. Ул республикабызда балалар хәрәкәтен үстерүнең әһәмиятен ассызыклады. Иң актив укучылар Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.  Хәрәкәт җитәкчесе Согрина Екатерина Игоревна, укучы яшьләр сәясәте өлкәсендә шартлар тудырган өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Без – илебезнең яшь гражданнары! Кем ул граждан? Граждан – үзе яшәгән илнең законнарын, яшәү кагыйдәләрен үтәүче кеше. Һәр кеше, кайсы милләттән булуына карамастан, үз иле турында кайгырта. Ә сез үзегезне илебезнең гражданнары дип саныйсызмы? Үз иленең чын гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Яшь гражданнар форумында катнашкан балалар кебек, хезмәт сөючән,  кыю, җаваплы, туган иле белән горурланучы, илне көчле һәм бай итәргә тырышучы һәм аның тормышында актив катнашучы да булырга тиештер, минемчә. Син, мин, без бер көчле гаилә булганда гына, Ватаныбыз куәтле булыр. Без илебезнең лаеклы гражданнары булырбыз дип ышанам!

Илзия НӘҖИПОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев