Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЗ – ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ КУНАКЛАРЫ!

«Ялкын» журналының 95 яшьлек туган көненә багышланган чараларның чираттагысы Дәүләт Советында узды. Бу юлы балалар редколлегиясе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин белән очрашуда булып кайтты. Дәүләт Советы рәисе белән «Ялкын»лылар нәрсә турында сөйләште соң? Очрашуда тагын кемнәр катнашты? Бу сораулар сине кызыксындыра икән, әлеге язманы ахырына кадәр укып бетер!

Карлы-буранлы 25нче март кайберәүләрнең хәтерендә бик озакка сакланып калачак. Кайберәүләр дигәнем, ул без – «Ялкын»ның балалар редколлегиясе әгъзалары инде. Бу көнне без Дәүләт Советының кунаклары идек.

Очрашу башланыр алдыннан Парламент үзәгендә, парламентаризм музеенда, Дәүләт Советының утырышлар залында булдык, күп кенә кызыклы фактлар белән таныштык. Аннан соң бик җитди һәм шул ук вакытта үтә җылы очрашу башланып китте.

Фәрит Хәйруллович «Ялкын» журналын балалар гына түгел, олылар да бик теләп укуын әйтте һәм нәкъ менә шушы журналда күп кенә атаклы кешеләрнең беренче адымнары ясалганлыгын ассызыклап үтте.



Шулай ук очрашуда катнашучылар закон кабул итү процессының нечкәлекләре белән дә танышты. Фәрит Хәйруллович икетеллелек принцибына, ягъни законнарның ике дәүләт телендә дә язылуына аеруча зур басым ясады. Очрашуда шулай ук әлеге мәсьәләләрне хәл итүче комиссия рәисе Рауил Шәйдәүләтович Рәхмәтуллин катнашты. Ул да Республикабызда ике дәүләт теленең дә тигез булырга тиешлеген искәртеп үтте. Әйтеп үтәргә кирәк, Рауил Шәйдәүләтович фикеренчә, телләр белү – ул зур байлык. Аның белән килешми мөмкин түгел.

Яңа тел өйрәнү авыр диючеләргә үрнәк итеп, Фәрит Хәйрулловичны гына китерик. Аның татар телен бик соң гына үзләштергәнен белә идегезме әле? Ике ел ярым эчендә ул туган телен өйрәнеп беткән икән. Китапларны кычкырып укып, белмәгән сүзләрне башкалардан сорап, аралаша-аралаша саф татарча сөйләшә башлаган ул. Аның фикеренчә, үз өстеңдә эшләү генә уңышка китерә. Санап бетергесез чыгышларының һәркайсына да ул зур җаваплылык белән, һәр фикерен дәлилләрлек итеп әзерләнә икән.



Телләр һәм милләтләр темасын Татарстанның Халыклар дуслыгы Йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Илдусович Шәрипов куертып җибәрде. Республикабызда һәр милләтнең үсешенә зур мөмкинлекләр булуын әйтеп узды ул.

«Ялкын»да ун елдан артык эшләгән Разил Исмәгыйлович Вәлиев исә әлеге журнал белән бәйле җылы истәлекләрен яңартты. Аның башка телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләре журнал битләрендә әле дә урын ала.

Менә шундый истәлекле вакыйганың шаһите булдым мин. Мондый очрашуларның әһәмияты бихисап зур, шуңа күрә алар булып торсын иде!



Лилия Гыймазова

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев