Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗ – БЕРГӘ!»

Бүген Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. “Без – бергә!” бәйрәменә аларны “Гаилә” мәчете һәм “Апрель” тернәкләндерү үзәге җыйды.

Әлеге чара ике мөһим дата Халыкара Даун синдромлы кеше көненә (21 март) һәм Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне (2 апрель) уңаеннан уздырыла.

– Бүген “инклюзия” төшенчәсен еш ишетәбез. Чынлыкта, инклюзия үзенчәлекле балаларга гына түгел, сәламәт сабыйларга, гомумән, безнең җәмгыятебезгә, Аллаһы Тәгалә безне шулай итеп яратканын, кемгәдер ниндидер сынаулар биргәнен күрсен өчен кирәк. Шушы чараның бер максаты үзенчәлекле балаларга бәйрәм оештыру булса, икенчесе – сәламәт тормышта яшәүчеләргә без төрле, ләкин барыбызның да бер җәмгыятьтә яшәвебезне күрсәтү, – ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин.

Тәүге тапкыр мондый чара былтыр 21 мартта оештырыла. “Кояшлы балалар” дип аталган бәйрәмгә Даун синдромлы балалар һәм аларның әти-әниләрен чакырганнар. Ул вакытта кунаклар өчен мәдәни программа, спорт эстафетасы уздырыла. Катнашучыларның бихисап рәхмәт сүзләрен яудыруы әлеге чараны дәвамлы иттерә: быел оештыручылар аны тагын да зуррак итеп үткәрә.

«Апрель»дә – көн саен 70 бала


“Апрель” тернәкләндерү үзәге тарафыннан моңа охшаш чаралар айга, ким дигәндә, бер тапкыр уза. Ул күңел ачу үзәкләре, кинотеатрга бару булырга мөмкин. Ә зур чараларны махсус даталарга бәйләп оештыралар.

Әлеге тернәкләндерү үзәгенә көн саен 70 бала массажга, дәвалау физкультурасына, логопед, дефектолог дәресләренә, төркемнәр өчен уздырылган дәресләргә килә. Елына барлыгы 500 бала йөри. «Апрель»ны ата-аналар да яхшы бәяли. Бирегә йөрер өчен балалар үз чиратын яртышар ел көтәргә мөмкин икән. Әлеге үзәк – тулынсынча дәүләт карамагында. Шуңа балалар барлык хезмәтләрне бушлай ала. Әлеге үзәккә яңа туган балалардан башлап 18 яшьлекләргә кадәр йөри ала. Бәйрәмдә Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгүльлек министрлыгы вәкиле “Апрель” үзәгенә махсус җайланмалар алыр өчен сертификат та тапшырды: 15 апрельдә үзәк үзенең 18 яшьлек туган көнен каршы алачак.

– Без быел ике датаны берләштереп уздырырга булдык. Чараның исеме дә “Без - бергә!” дип атала. Шуңа да без төрле балаларны берләштерәбез. Эшебезнең төп мәгънәсе дә шунда. Бүгенге бәйрәм инклюзив: биредә бию түгәрәкләре, спорт секцияләренә йөрүче балалар да, безнең тернәкләндерү үзәкләренә йөрүчеләр дә бар. Моннан бер ел элек без яңа бинага күчтек. Хәзер яхшы итеп җиһазландырылган, якты бинабыз бар. Мөмкинлекләр дә артты. Физиотерапия өчен берничә кабинет ачтык. Хәзер күбрәк балаларны кабул итә алабыз, – ди "Апрель" тернәкләндерү үзәге методисты Фирүзә Дамир кызы Луконина.

“Бу бәйрәм аралашу өчен кирәк”




Рамилә Кәримова әлеге бәйрәмгә 7 яшьлек улы Аяз белән бергә килгән. Әлеге чарага аларны “Поиск” тернәкләндерү үзәгеннән чакырганнар. Аяз ярты көнгә – 63нче балалар бакчасына, көннең икенче яртысында дефектолог, мәктәпкә әзерлек дәресләренә, “Поиск” тернәкләндерү үзәгенә йөри. Балалар бакчасында аларга рәсем, музыка, физкультура дәресләре үткәрәләр. Аяз буш вакытларында бассейнга йөрергә, рәсем студиясенә йөрергә ярата икән. Иң яраткан уенчыклары – машина-автобуслар.

– Мондый бәйрәмнәр бик кирәк. Безнең балалар башка сабыйларга охшамаганлыктан, аларга бер-берсен күрү, гади тормышка кереп китәргә җайлашу өчен бик мөһим. Аязны карау сәбәпле, эшкә чыгасым килсә дә, чыга алмыйм. Әтием белән әнием Казанда тормый. Башка дәресләргә йөрергә кирәк булгач, Аязны балалар бакчасына да көне буена йөртә алмыйм. Июль аенда пособие артачагы турында указ чыкты. Безнең тырышлыкны эшли торган кешеләр белән бер – “наемные рабоники” дәрәҗәсенә күтәрсәләр, яхшырак булыр иде. Ул безнең cтажга да керер иде. Олыгайган тормышта без ничек булабыз? Ярый ла, Аллага тапшырып, без баланы тормышка чыгара алсак... Баламның алдагы көннәре, киләчәктәге тормышы – мине шул борчый, – ди Рамилә ханым.

Әлеге чараны оештырырга волонтерлар да булыша. Казан медицина көллияте студентлары – бу бәйрәмдә ярдәм итәргә килгән. “Яңа ел бәйрәмнәрендә үзенчәлекле балалар белән эшләдек. Мондый чараларга бик теләп йөрибез. Бу безнең күңелебезне сафландыра, укырга көч өсти, биредә тәҗрибә туплыйбыз. Балаларның күңелен күтәрү – төп бурычыбыз шушы”, – ди 1 курс студенты Сиринә Газыймова.

“Мондый гаиләләргә күбрәк булышсыннар иде”




7 яшьлек Элина Шмагина да бәйрәмгә әнисе белән бергә килгән. Ул балалар бакчасына йөрмәсә дә, тернәкләндерү курсларын даими уза. Елга ике тапкыр бушлай бер ай “Апрель”, “Поиск” үзәкләрендә дәвалана. Алар өч ел дәвамында шушы белгечләргә йөри. Кызның әнисе аларга бик рәхмәтле. Шушы белгечләр ярдәмендә хәзер Элина сөйләшә белә, башкаларның сөйләмен аңлый, ул интеллектуаль яктан үскән, үз-үзен тотышы да яхшырган. Хәер, белгечләр генә түгел, кыз үзе дә зур тырышлык куя. Элина тормышны ярата, һәрвакыт көләч йөзле, актив, башкалар белән аралашасы килә. Мультфильмнар карау – аның иң яраткан шөгыле, хәзер ул курчаклар белән дә уйный. Элина мәктәпткә әзерләнә. Әнисе аны бер елга соңрак бирергә тели.

– 2 яшькә кадәр Элина гадәти бала кебек иде. Авыруы 3 яшьтә, бала сөйләшмәгәч, табибларга йөри башлагач, ачыкланды. Интеллектуаль үсеш ягыннан, сөйләм ягыннан тоткарлык бар иде. Үзенчәлекле балаларга дәүләттән ярдәм бар. Тик аның тагын да күбрәк булуын теләр идем. Мондый чаралар күбрәк оештырылсын. Чөнки бу балаларның күбесе өйдә утыра. Җәмгыять аларны аңламый. Гади балалар булган бәйрәмнәрдә аларны кабул итмиләр. Элина сөйләшә башласа, башка бәйрәмдә аның үз-үзен тотышын күзәтүчеләр булачак. Безнең барлык пенсия түләүле дәресләргә китә. Ә кемнеңдер бит түләүле дәресләргә йөрергә бөтенләй мөмкинлеге юк. Шуңа алар өйдә утыра, социализация максатыннан аларны балалар бакчасы гына коткара. Тик өйдә генә утыручы балалар бар, андый әниләргә тагын да авыррактыр. Мондый гаиләләргә күбрәк булышсыннар иде. Минем үземә туганнарым бик ярдәм итә. Шуңа мин кибетләргә чыгып керә алам, – ди Элинаның әнисе Ләйсән.

“Без – бергә!” бәйрәмендә балалар үзләре үзенчәлекле сабыйларга бәйрәм ясады. Балалар каршында Тимур Фазлыев җырлады. Җыр, бию, тхэквандо, бокс, теннис, дзюдо, гимнастика белән шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары балаларның күңеленә хуш килде. Ә Байлар Сабасында яшәүче, Даун синдромлы спортчылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Ләйсән Зарипова балалар белән бергә фитнес-флэшмоб оештырды. Бәйрәм ахырында балалар дипломнар алды, чара чәй өстәле белән тәмамланды.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев