БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Күз алдыңа китер. Кич. Син китап укып утырасың. Ә анда яшьләр кичке уенга чыга, кызлар яулык почмагы белән генә битләрен каплыйлар, егетләр, кыю булсалар да, кызларга кагылырга кыймыйлар. Һәм нәкъ менә шул вакытта бер егеттән хат килә: «Слм, нишлисең? Гоу, урамга!» Моңсу гына сулап куясың да Мәйсәрәне шәлгә төреп, кыяр-кыймас кына кочаклаган Булатны күз алдыңа китерәсең.
Берни дә эшләп булмый, вакыт уза, заманалар үзгәрә. Бу, бер карасаң, начар түгел. Бүгенге көндә безгә күп нәрсәләр рөхсәт ителә, мөмкинлекләр дә күбрәк сыман. Ләкин менә син көткән һәм шаһ итеп күзаллаган егет спорт киеменнән йөрсә, сиңа «эй, бро» дип эндәшсә, бер дә күңелле булмас.
Бүгенге көндә «свидание»ләрдә үтәлергә тиешле этикет кагыйдәләре бармы, һәм беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга? Шул хакта сөйләшик әле.
Соңга калырга ярыймы?
– Этикет буенча сиңа 5 минуттан артыкка соңга калырга ярамый;
– 15 минуттан күбрәк тоткарлансаң, хәбәр итәргә кирәк;
– әгәр дә планнарың бөтенләй бозылса, шалтыратып гафу үтенергә онытма.
Ничек исәнләшергә?
Монда берничә вариант бар: баш иеп яисә кул сузып, сәлам/хәерле көн/кич дип әйтергә була. Онытма, иң мөһиме – елмаю. Кочаклашып, биттән үбүләрне дусларыңа калдыр, әле генә танышкан кеше моны дөрес аңламаска мөмкин.
SmallTalk: нишләргә һәм нәрсә турында сөйләшергә?
Нәрсә дип сүз башларга? Шуны исеңдә тот: беренче очрашуда ук төрле авырулар, акча, сәясәт, дин, шәхси тормыш турында һәм, әлбәттә, гайбәт сөйләшергә ЯРАМЫЙ! Болар барысы да аңлашылмаучылыклар китереп чыгарырга, тискәре хисләр уятырга мөмкин. Берәр нейтраль тема сайларга тырыш. Көлмә, ләкин (баналь булса да) һава торышы турында сөйләшү – менә дигән тема. «Явып та карады бүген, иртәнге йөгерүемне калдырдым шул сәбәпле» кебегрәк сүзләр әйтсәң яхшы булыр. Үзеңнең хоббиең турында да шулай сүз кату сиңа ышаныч өсти, сөйләшергә тагын бер тема барлыкка килә. Әңгәмә вакытында күбрәк тыңларга тырыш, әңгәмәдәшеңә сораулар бир. Ләкин сорауларың тулы, мәгънәле булсын, әңгәмәдәшең белән әйе/юк уены уйнама. Сүзсез дә утырма, әңгәмәдә ике кеше дә катнашырга тиеш.
Смартфоннар турында
Кич буе телефонга текәлеп утыру – иң зур әдәпсезлек! Аңлыйм: синең тизрәк Инстаграмдагы лентаңны яңартасың килә. Әңгәмәдәшеңә телефоннан нидер күрсәтү нормаль күренеш, ләкин бу хәл 1–2 тапкырдан да артырга тиеш түгел. Шундый кызыклы уен да бар: очрашуга килгәч, телефоннарны алып куялар; кем дә кем, түзә алмыйча, беренче булып телефонга үрелә, шул кафеда ашаган өчен түли. Теләк буенча уенның шартын үзгәртергә дә була.
Ярый/ярамый?
Очрашу бик яхшы узды, әңгәмәдәшең кызыклы, акыллы кеше булып чыкты. Менә сезнең аерылыр вакытыгыз җитте. Сез инде кулга-кул тотынышкансыз, һә-ә-ә-м менә-менә егет сине үбеп алыр төсле... Бу вакытта синең башыңда фикерләр «бии» башлый. «Вакытны туктатыгыз, мин нишләргә икәнен белми-и-им!» – дип кычкырасың килә.
Велосипед уйлап табып утырасы юк. Әгәр егет сине үбеп алырга тели икән, ике генә чыгу юлы бар: йә үптерәсең, йә юк. Берни булмагандай хушлашып кереп тә китә аласың. Барысы да синең теләгеңнән тора. Турыдан-туры: «Юк», – дисәң дә була. Адекват булган кеше моны тыныч кабул итәргә тиеш.
Берничә лайфхак:
– Егетләр кызларга ишек ачарга тиеш. Шуңа күрә, кызлар, поезддан алда «чапмагыз». Әгәр егет бу кагыйдәне онытса, чыраеңны сытып, ишек ачканын көтеп торма, һәрбер кешенең ялгышырга хакы бар;
– таксида кызлар беркайчан да алга утырмый, гел арттагы урынга һәм машина йөртүченең йөзе күренә торган якка утырырга тиеш. Машинада бергә кайткан очракта, икегез дә артта утырырга тиеш;
– комплимент әйтсәләр елмай һәм «Рәхмәт!» дип җавап бир.
Болар беренче очрашуда үтәлергә тиешле берничә кагыйдә генә. Иң мөһиме – үзең булып кал! Бары тик шул чакта гына үзеңне тыныч тота алачаксың.
Айсылу ХАФИЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев