Логотип Идель
Бу – тема!

БЕР, ИКЕ, ӨЧ... ГАЛӘМГӘ ОЧ!

Календарьдә – апрель, димәәәәк... нәрсә? Дөрес! Тиздән Бөтенроссия космонавтика көне! 12нче апрель көнне космосның чиксез киңлекләрен яулау турында иркенләп хыялланырга мөмкин. Космоска беренче булып чыккан кешенең Юрий Гагарин булуын һәркем белә. Юрий абыйның хыялы 12се көнне чынга ашкан. Бәлки синең яшерен теләкләрең дә шул көнне чынга ашар? Ничек уйлыйсың? Барысы да синең кулыңда бит!

Ә менә республикакүләм «Кадрлар резервы» проектының катнашучысы Дамир Байгильдин «космосны яулау»га таба бер зур адым ясап өлгерде инде. Ул, 500 кешене өч мәйданчыкка җыеп, аларга космик станцияләрдә ничек яшиләр, нәрсә ашыйлар, ничек юыналар икәнен сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, Питрәч районы балаларын башка бик күп сораулар да кызыксындыра булып чыкты.



«Безнең акция – ул синтез. Уку-укыту программасына шәхси якын килү һәм үзүсешкә зур өлеш кертүгә юнәлдерелгән. Акциянең бер максаты – ул һәр баланың яңа якларын һәм мөмкинлекләрен ачу, – ди Дамир. – Моннан тыш, илебезнең тарихын белү бик мөһим. Чарада без галәм турында сөйләштек, балаларга бөтен галәм киңлегенең төзелешен бик җинел тел белән аңлатырга тырыштык. Аларның балкып торган йөзләреннән бер генә нәтиҗә ясап була: чара бик шәп һәм кызык узды».

Дамир «космолётын» Питрәч районының коррекцион интернат-мәктәбендә туктатты. Команда белән бергә башкарган «Я-Добротворец» социаль-иҗади проекты интернат-мәктәптә белем алучы һәр баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән иде. Укучыларга якынрак булу өчен команда мультфильм геройлары, пони, динозавр костюмнарыннан киенеп, аниматор ролен дә уйнады. Дәрес вакытында балаларга планеталар турында мультфильмнар күрсәтеп, махсус биремнәр берелде. Һәркемгә үзе танышкан планеталар турында сөйләргә һәм яңа, үзе уйлап тапкан планета рәсемен ясарга тәкъдим ителде. Нәрсә әйтсәләр дә, булдырдылар бит!



Балалар берсен-берсе бүлдереп сөйләделәр, һәрберсенең күзләренән нур бөркелеп торды.

Укытучылары Марина Горшунованың чын күңелдән елмаеп, «Менә шундый чаралар безгә күбрәк кирәк», – диюе дә эшебезнең уңышлы башкарылуына дәлил. «Бездәге белем бирү процессы башкалардан уку-укыту программасы белән аерыла. Безнең балаларыбызга махсус программа кирәк. Чара вакытында бәлки сизелмәгәндер дә, әмма күп балабыз хәтере начар булудан интегә, кемдер мәгълүмәтне бер дә аңламый. Ә менә мондый стандарт булмаган формада мәгълүмат җиткерү аларга бик ошады», – ди Марина.





Чарадан соң без әле бер сәгатькә якын балалар белән аралаштык, алар шундый ачык һәм үзенчәлекле.

Чара азагында укучыларга «Космик станция»дә булып карау мөмкинлеге бирелде. Биредә алар, яшәү шартлары белән танышканнан соң, командада эшләүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын һәм үзләрнең осталыкларын анализладылар. Ә аннаң соң, командаларга бүленеп, чын «Космик театр» күрсәттеләр. Бер мизгелдә малайлар һәм кызлар – космоновтларга, пенал – бит юу өчен яраклаштырылган сулы тюбикка, ә форма - скафандрга әйләнде. Балалар монда да рәхәтләнеп эшләделәр, яңа дуслар белән аралаштылар һәм үзләрен көтмәгән рольләрдә сынап карадылар.

Чара дәвамында актив катнашкан Алисә дә хис-кичерешләре белән бүлеште:

– Безгә «космос киңлекләренә» очарга, бу өлкәгә баш белән чумарга, зур зал алдында чыгыш ясарга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт. Барысы да бик ошады. Мондый эш форматы һәрберебезгә авыр темаларны җиңел кабул итәргә, оялуны җиңәргә һәм үзебезне яңа яктан ачарга ярдәм итте, дип уйлыйм.

Акция масштаблы флешмоб белән тәмамланды. Кулларына яшел, ак һәм кызыл кәгазь тоткан 200 йөз бала «Татарстан – син КОСМОС» дигән җөмлә төзеделәр. Аның нигезендә яткан идеяне һәркем аңлады: Татарстаның мөмкинлекләре космос дөньясы сыман - чиксез.



«Форпост» үзәгенең директоры Нәилә Тәҗиева да шундый әһәмиятле көннәрне истә тоту һәм бәйрәм итү бик мөһим булуын ассызыклады. «Егетләр һәм кызлар үткәргән чара – ул Питрәч районы киләчәге өчен зур бер адым».

Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев