Бу – тема!
"БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ" БИЛГЕЛЕ
Камал театрының кече сәхнәсендә VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге зур эшнең төп инициаторы һәм оштыручысы булып Татнетны үстерү фонды директоры, “Белем.ру” порталы җитәкчесе, информатика дәреслекләре авторы Раил Гатауллин тора.
2010 елдан башлап ел да уздырылган “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән әлеге бәйгегә быел 80 гариза килгән, Татарстанның 13 районы, Самара өлкәсе, Үзбәкстаннан катнашучылар бар. Ә менә иң күп интернет проект тәкъдим иткән район булып Актаныш табылган (12 проект). Бәйгедә катнашучы 17 сайт – Jimdo, 9 cайт– ucoz, 8 сайт wix платформасында ясалган, шулай ук tatar доменында булган 6 сайт катнашкан.
Бүләкләү тантанасының үзенә килсәк, ул яшь җырчыларның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук катнашучыларга Раил Гатауллин тарафыннан мастер-класс тыңлау бәхете дә тәтеде. Ул сайтны эшләтү барышында иң күп очрый торган ялгышлар турында сөйләде, яхшы сайт булдыру серләрен чиште.
Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә менә Гран-прига лаек дип “Язмышмы-ялгышмы”, Түбән Көек урта мәктәбе сайты интернет-проекты, “Тәнәфес” газетасы интеренет-проекты табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев