Логотип Идель
Бу – тема!

БДИны - 399 БАЛЛГА!

Татар мәктәбендә бөтен фәннәрне дә татарча укып, БДИны 399 баллга тапшырып буламы? Бу сорауга Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев һич икеләнүсез “әйе” дип җавап бирә. Рус теле, информатика, физика фәненнән имтиханны 100әр баллга тапшырган ул. Математикадан сынаудан 99 балл алган. Узган ел мондый балларны Мәскәү егете Руслан Сәлимгәрәев җыйган иде.

“Булганнан бар да була” дигән әйтем дә нәкъ Рамилгә туры килеп тора. БДИ тапшыруның серле ысуллары юк, ди ул. Өй эшен вакытында, даими эшләп барырга, әзерләнергә һәм тырышырга. Боларны башкарсаң, БДИга 100 балллык юл ачык дигән сүз. Махсус сынамышларга да ышанмый Рамил. Имтиханга, Ходайга тапшырып, керә торган булган.

– Рамил, БДИга ничек әзерләндең?

– Беренче чиратта, гимназия укытучылары бик ярдәм итте. Аларга үзләре биргән мәсьәләләр генә түгел, мөстәкыйль рәвештә тапкан биремнәр буенча да мөрәҗәгать иттем. Аңлашылмаучанлык килеп чыкса, теләсә кайсы моментта остазларымнан ярдәм сорый ала идем. Мәктәптәге әзерлек дәрес вакытында да, аннан соң да барды. Гимназия үзе дә каникуллар вакытында консультацияләр оештыра иде.

Шулай ук мин, 9нчы сыйныфтан башлап, КФУның Кече университытында шөгыльләндем. Анда мәктәптән тыш программа буенча белем алдым, имтиханга да әзерләндем. Бу уку йортында имтихан-зачет тапшырып, киләсе елга күчерелә идем. Гомумән, БДИга әзерлектә практика зур роль уйный. Күбрәк бирем чишсәң, имтиханны шулкадәр яхшырак башкарасың. Миңа имтихан катлаулы тоелмады, чөнки сорауларның күбесе таныш иде. Аларны, моңа кадәр ничек чишкәнемне искә төшереп, эшләдем.

– Һәр предметтан БДИга әзерлек ничек барды?

– Математикадан укытучы биремнәр бирә, вариантлар таба иде. Аларны башта үзем эшләдем, аннары укытучы белән бергәләп карап, анализлый идек. Физикадан төрле чыганактан, “Решу ЕГЭ”дан төрле мисаллар белән биремнәр бирәләр иде, җавапларын бергәләп тикшердек. Рус теленнән мәктәптә бик яхшы белем бирделәр, укытучы теорияне аңлата. Кечкенә таблица-схема рәвешендә дә мәгълүматны үзләштерә идек. Кече университетта рус теле, математикадан дәресләр уздырылды. Бу шушы уку йорты тыңлаучыларына ирекле йөрү мөмкинлеге иде. Информатикадан укытучым биремнәр тапшыра, шуларны эшләп, аларны бергәләп карый идек. Өйгә биремнәр алып, аларны үзем дә табарга тырыша идем.



– Мораль яктан үзеңне ничек көйләдең?

– БДИга ныклап 11нче сыйныфның сентябреннән әзерләнергә тотындым. Тора-бара ардыра, туйдыра башлады. Чөнки көн саен бер үк әйберне кабатлау, өйрәнү... Аннары имтиханнар узгач, “Ярый, бу сынаудан да котылдык” дигән хис белән чыктым. Уку елы башында курку сизелмәде. БДИ якынлашкан саен “Башкарып чыга алырмынмы?” дигән уйлар керә иде. Имтихан үткәрү пунктына кергәнче көтү процедурасы да стрессны арттырды. Аудиториягә кереп, биремне алып, таныш икәнлеген күргәч, тынычланып, эшкә керештем.

БДИны тормышның иң мөһим сынавы, дип күзалламаска кирәк. Чөнки тапшырмасам да, әти-әниләр, туганнар миннән ваз кичмәячәген аңлйы идем. Позитив дулкында булу мөһим. “Тапшыра алмыйм, булдырмыйм” дигән уйлар башка бөтенләй килергә тиеш түгел. Мин БДИга җаваплы карадым, әзерләндем. Беренче чиратта, үз-үзеңне алдамау мөһим. Шул вакытта барысын да уңышлы тапшырачаксың.

– Әти-әниең дә имтиханнар алдыннан терәк булгандыр?

– Олимпиадаларга әзерләнгәндә, һәрчак терәк булдылар. Җиңеп чыккач та, шатландылар. Аларда уңай нәтиҗәләр булгач, имтихан тапшыруга артык борчылмадылар. Без гаиләдә БДИ темасын алай ук еш кузгатмый идек, күбрәк шаян темаларга сөйләшергә тырыштык. Имтихан турында бернинди басым ясамады. Алар да позитив яктан карады.

– Син 11 ел буе татар гимназиясендә укыдың. Һәм БДИларны бик югары балларга тапшырдың. Нинди телдә белем алуың имтиханны ничек тапшыруга йогынты ясыймы, әллә юкмы?

– Һәр кеше туган телендә белем алырга тиеш. Чөнки туган тел дөньядагы урыныңны, язмышыңны аңларга ярдәм итә, күзаллавыңны киңәйтә. Кеше туган телендә белем алып, аннары теләсә нинди телне үзләштерә ала. Дәресләр татар телендә булып, имтиханнар рус телендә узгач, син икеләтә әзерләнәсең дигән сүз. Монда бары тик тәрҗемәләрне генә белергә кирәк. БДИны нинди телдә тапшыруың роль уйнамый. Иң мөһиме – теманы аңлау, мәсьәләне чишү принцибын үзләштереп, аннары куллана белү. Туган телдә белем алу мөмкинлеген тудырып, шушы гимназиягә биргәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Чөнки гимназиядә мин үземне, гаиләдәге кебек, хис иттем. Мәктәбем дә һәрчак миңа терәк булып торды.



– Имтихан нәтиҗәләрен күргәч, беренче хисләрең нинди иде?

– Иң беренче булып, математика нәтиҗәләр килде. БДИдан чыккан вакытта бөтен биремне эшләп бетермәгәнемне аңладым. Иң яхшы очракта да 99 балл булыр, дип өметләндем. Чыннан да, шушы күрсәткеч булды да. Калган нәтиҗәләрне шактый озак көтәргә туры килде. Физикадан югары балл булыр, дип ышандым. Әмма үз эшемдә хата таптым. 100 түгел, түбәнрәк балл булыр, дип уйладым. Күп кеше имтихан тикшерүче экспертларны бик кырыс, дип уйлый. Минемчә, алар чишелеш дөрес булса, баллны киметмичә, аның югары булуын телидер. Шуңа да кечкенә генә хата китсә дә, баллны киметмәвен, хатага кечкенә генә ялгышлык, дип караганнарын аңладым. 100 балл булгач, әлбәттә, шатландым. Дусларым да котлый башлады. Тик беренче 100 баллымның тәэсире көчлерәк иде. Аннары булган 100 балларга ияләшеп киттемме, вау эффекты булмады. Әмма барыбер куандым.

– Бәхет эше БДИда роль уйныймы?

– 100 баллга тапшыру дигән максат куймадым. Чөнки БДИда уңыш дигән фактор да булырга тиеш. Бөтен нәрсәне белеп бетереп булмый. Син белгән сорау эләксә, башкарып чыгу мөмкинлеге зуррак. Нәтиҗәләрем 90 баллдан артыграк булса, яхшы булыр иде, дип уйладым. Биремнәрнең моңа кадәр чишелгәннәргә охшаганын күргәч, тынычлап куйдым. Руслар әйтмешли, “Не так страшен черт, как его малюют”. Мәгълүмат чаралары БДИ турында сөйләп куркытсалар да, анда стандарт булмаган биремнәр булмый. Тырышып укыган һәркем имтиханны уңышлы тапшыра ала.

– БДИ тапшыру белемне объектив рәвештә бәяләү ысулымы?

– Бу, чыннан да, авыр сорау. Минемчә, әлеге системаны камилләштерергә кирәк. Чөнки ул мәктәп программасын тулаем рәвештә өйрәнергә түгел, аерым темаларга басым ясарга мәҗбүр итә. Миңа калса, имтиханда җәенке җаваплар таләп ителгән биремнәр күбрәк булырга тиеш. Укучы үзе язып, фикерен дәлилләп, чишелеш тәкъдим итсен иде. Бу кешегә позициясен аргументлаштыру мөмкинлеген бирә.

– Кайсы биремнәр сиңа аеруча җиңел тоелды?

– Беренче өлештәгеләре. Бәлки, бу минем катлаулырак биремнәргә әзерләнү белән аңлатыладыр. Таныш булмаган биремнәр математикадан булды. Ләкин яхшылап караганнан соң, чишелешен табып булды.

– Кая укырга керергә җыенасың?

– Әлегә төгәл билгеләмәдем. Вариантлар күп. Казанда да, башка шәһәрдә дә белем алу мөмкинлеге бар. Казанда калсам, КФУга керер идем. Ул абруйлы вуз, Кече университетка йөреп, бу атмосферага шактый ияләштем. Шул ук вакытта Мәскәү, Санкт-Петербургта да укырга кереп булын аңлыйм. Әмма, бөтен уңай-тискәре якларын үлчәүгә салып, ахырга кадәр кат-кат уйлап, төгәл нәтиҗәгә килү керәк. Ләкин шуны конкрет әйтә алам: киләчәктә фән белән шөгыльләнергә телим.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев