Логотип Идель
Бу – тема!

БДИга ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН 10 ЛАЙФХАК

БДИга әзерләнгәндә бар ысуллар да яхшы. Имтиханга әзерләнү өчен лайфхакларны белсәң, үзеңә үк яхшырак. Бүген “Ялкын” шундый 10 лайфхак тәкъдим итә.

  1. Конспектла


Күпме генә укыма, мәгълүматны истә калдыруның иң шәп ысулы шушы. Язганда син әлеге мәгълүматны тагын бер тапкыр кабатлыйсың. Җитмәсә, кулның да хәтере бар. Кирәкле моментта алар механик рәвештә шушы формуланы яки терминны искә төшерә ала. Хәзер конспектлаштыру өчен ручка да кирәкми - электрон стилус ярдәмендә махсус программада конспектлаштырырга мөмкин.

  1. Системага сал


Берничә фәннән БДИга әзерләнү – очсыз-кырыйсыз мәгълүмат ташкыны. Аннан баш әйләнергә мөмкин. Аеруча бу гуманитар предметларга кагыла. Әлеге очракта таблица, диаграмма, карточка кебек системага салу методлары ярдәмгә килә. Quizlet порталы да истә калдыруның шәп системасын тәкъдим итә.

  1. Фото, видео, аудио


Имтиханга әзерлек барышында авыр терминнарны яки сүзләрне көйгә салып, басымнарны дөрес итеп истә калдырырга мөмкин. Ниндидер теманы ачып салган мем ясап була. Иншада аргумент итеп китереп булырлык кеше турында автобиографик фильм карарга да мөмкин.

  1. Чагыштырулар китер


Мәгълүматны яхшы итеп истә калдыру өчен синдә ассоциация тудырган образ булдыр. Мисал өчен, инглиз теленнән бер җөмләне модель итеп алып, шуның буенча грамматик кагыйдәне истә калдырырга мөмкин.

  1. Спираль методикасын куллан


Спираль методикасы – бер теманы берничә этапта узу, бу вакытта аның буенча белемнәрне тирәнәйтә абарсың. Шулай итеп, инде истә калдырган материалны кабатлы-кабатый, аны тагын да яхшырак истә калдырасың. Инглиз теленнән эссе өчен лексиканы өйрәнгәндә син башта сүзләр, аннары сүзтезмәләр, аннары – идиомалар, фраза фигыльләрен, соңыннан фраза һәм җөмләләр өйрәнәсең.

  1. Контрольдә тот


БДИны уңышлы тапшыруның нигезе – үз-үзеңдә дисциплина булдыру. “Мин ничек бернинди әзерлексез БДИны 100 баллга тапшырдым” дигән әкияләр тыңламагыз һәм ютуб-каналыннан карамагыз.

Үзеңә әзерлек өчен аерым план булдыру кирәк. Аның өчен үз белемнәреңне, холык-фигылеңне дә исәпкә алырга кирәк. Моның өчен планер, шәхси расписаниеләр, көндәлекләр файдалы. Motivateo программасы да бик файдалы.

Безнең төп дошман – без үзебез. Авыр мәсьәлә чишәсе урында Instagram актарып утырабыз. Әгәр синдә телефонга бәйлелек бар икән, “экран вакыты” функциясе белән куллан, Forest кушымтасын урнаштыр.

  1. Өстенлекләрне билгелә


Сайла: сиңа нәрсә яхшырак - укырга керер өчен кирәк булган предметтан имтиханны уңышлы тапшырумы, әллә кызык булмаган фәннән өй эше хәзерләүме?

  1. БДИ белән бәйле вак-төякләрне куллан


Тамчыдан күл җыела. Тәнәфестә яки метрода барганда, БДИның кайбер биремнәрен чишеп була. Уку өстәле артында кирәкле мәгълүмат белән стикерлар ябыштыру үзеңә үк булыша.

Социаль челтәрләрдә төрле платформалар бар. Мисал өчен, @easy.planet , @kav.education һәм @egeveronikasmoler .

  1. Кайсы өлкәдә белемнәрең аз булганын бел


БДИга әзерлек өчен практика бик мөһим. Биредә ФИПИ сайтындагы демоверсияләр, кодификаторлар ярдәмгә килер.

  1. Үз шаблоныңны булдыр


БДИның күп кенә биремнәренә махсус шаблон буенча бәя бирелә. Күп кенә дәреслекләрдә кулланырга мөмкин булган клише, структуралар тәкъдим ителә. Шуңа да әзер модельне алып, аны үзеңә яраклы итеп файдаланып була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев