Логотип Идель
Бу – тема!

БДИдан СОҢ ТОРМЫШ: «РЕАБИЛИТАЦИЯ» ЧОРЫ

Кызыклы сорау, килешәсездер? Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары өчен. Мондый сорау юкка тумады, чөнки минем өчен имтиханнарга әзерләнү, тапшырудан бигрәк, имтиханнар тәмамланганнан соңгы вакыт авыр бирелде.

Быел мин 11 сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырдым. Үземне «башны бәрә-бәрә» укый торган бала дип әйтә алмыйм. Уку процессының бала психикасына тискәре йогынты ясарга тиеш түгеллеген мин бик яхшы аңлыйм. Киресенчә, укучыга мәктәптә укытыла торган фәннәр кызыклы булырга тиеш. Ярар, күп акыл сатмыйм (ә мин аны эшләргә бик яратам), бу язмага мин үз тәҗрибәм белән уртаклашыр өчен алындым.

10 сыйныфта укыган чакта, химия белән биологиядән имтихан биреп, медицинага китәрмен, дип уйлап йөргән кеше мин. Ул вакытта ярты ел диярлек репетиторга да йөрдем әле. Биологиядән беренче вариантны чишкәндә үк порогны уздым. Бу минем өчен шок иде, чөнки, минемчә, биология иң авыр фәннәр рәтендә тора. Шуннан соң мин медицина юнәлеше буенча китү уеннан баш тарттым. Ни өчен, дип уйлыйсың? Чөнки табиб булу өчен бик күп акчалар кирәклеге ачыкланды. Акча түләп укыйсым килмәде, ә бюджетка эләгү – могҗиза, тылсым, диделәр миңа. Шуннан соң биологияне ташлап, химия белән җәмгыять белемен сайладым. Имеш, химия укытучысы булам. Тик бүгенге көндә укытучыларга карата хөрмәт елдан-ел кими бара, бу  беркем өчен дә сер түгел. Шуңа мин бу һөнәрдән дә баш тартырга булдым.

Һәм шулчак башымда уйлар кайный башлады: «Минем язмаларым, хикәяләрем газета-журнал битләрендә бүтән күренмәсмени?! Ник мин үз йөрәгемне тыңламыйм?! Әйе, якыннарымның мине кечкенә буйлы, йомшак куллы табибә итеп күрәселәре килә. Ә мин үзем моны телимме соң?»

Ниһаять, мин киләчәгемне журналистика белән бәйләргә карар кылдым. Рус әдәбиятыннан имтихан тапшырырга уйладым, тик мин укырга керәсе факультетта бер бюджет урыны да юклыгын аңлагач, без, дус кызым белән, бу фикердән дә баш тарттык. Шулай итеп, мин 3 фәннән БДИ тапшырдым: рус теле, җәмгыять белеме һәм математика (база).

Бик каты әзерләндем, дип әйтә алмыйм, чөнки мин берничә куянның койрыгын берьюлы тотарга тырыштым. Әйтик, ел әйләнәсе радиода эшләдем, язмалар әзерләдем, тортлар пешердем, үземне төрле бәйгеләрдә сынадым. Авылда яшәгәнлектән, күпмедер вакытымны мондагы эшләргә дә багышладым, кыскасы, эш күп иде! Шуңа да карамастан, мин БДИны үзем теләгән балларга биреп чыктым, Аллаһка шөкер!

Имтиханнарны тапшырып бетергәч, мин рәхәтләнеп ял итәрмен, күңел ачармын дип уйлаган идем, тик ялгышканмын. Соңгы БДИны тапшырганнан соң, мин чын-чынлап депрессиягә бирелдем. Мондый хәлнең гомер булганы юк иде. Берни эшлисе килмәде, бер эшкә дә тотына алмадым. Тормышның мәгънәсен югалткан идем. Иң якын дустым – караватыма сузыла идем дә, түшәмгә буш күзләр белән карап ята идем. Хәтта кеше белән дә артык аралашасы килмәде. Көнемнең яртысы йокы бүлмәсендә уза иде. Минем сүзләремә бәлки кемдер ышанмас та, тик шуны әйтә алам: БДИ бала психикасына бик зур йогынты ясый, үзең телисеңме, юкмы, әмма ул сине көн саен эчтән «ашаячак».

Хәзер сездә, бәлки, сорау тугандыр: чыктыңмы соң депрессия халәтеннән? Әйе, ниһаять, ярты айдан соң бар нәрсә дә үз урынына кире кайтты. Алдыма яңа максатлар кую, үз-үземне мәҗбүриләп урын өстеннән торгызу, якыннарым белән хис-кичерешләрем, проблемаларым турында сөйләшү миңа бик ярдәм итте. Әгәр сез дә минем хәлдә каласыз икән, бу депрессив халәттә озак калырга тырышмагыз, чөнки ул йөрәккә көннән-көн тирәнрәк үтә һәм әкренләп «үтерә».

Ә имтиханнар темасына кайтсак, 11 ел буе мәктәптә белем алган укучы өчен БДИның артык авырлыгы юк. Иң мөһиме, приоритетларны дөрес куярга кирәк! Мин сиңа ышанам, син булдырачаксың!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев