Логотип Идель
Бу – тема!

БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЮ УҢЫШКА КИТЕРӘМЕ?

Чыннан да, бүген 100 балл алсаң, уквырга керү турында әллә ни кайгырып та тормасаң була. БДИ балларының иң югарысы шуның кадәр “очко” белән исәпләнә. Димәк, чыннан да, вузның ишекләрен ышаныч белән ачып керер өчен – беренче җиңү өчен – 100 балл таләп ителә булып чыга.

Кичә, 15 август көнне, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан Татарстанда быел 100 балл алучы укучылары булачак җитәкчеләре белән очрашты. Алар – республика вузлары ректорлары.

100 баллылар ни ди?

Казанның 96нчы гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Мәдинә Мөхәммәтшина рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшырган. “Мин “100 балл алырга” дигән максат куймадым. Моның өчен бары тик тырыштым, күп укыдым, тәүлегенә 5 сәгать кенә йоклый идем. Мин күп еллар дәвамында музыка белән шөгыльләнәм. Шуңа да Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең продюсерлык факультетына укырга кердем. Кызганыч, Казанда миңа ошаган факультет юк. Безнең консерваториядә дә Мәскәүдә тәкъдим ителгән белгечлек күренми. Әлбәттә, андый мөмкинлек булса, мин, әлбәттә, Казанда укыр идем. Мондый очрашулар булу, безгә игътибар бирүләре мине бик нык шатландыра. Ләкин мин үземне ниндидер зур ачыш ясаган кеше итеп санамыйм. Чынлыкта, БДИны 100 баллга тапшырып була. Моның өчен бары тик тырышырга кирәк”, – ди кыз.

Артур Зарипов исә Казанның 37нче гимназиясен тәмамлаган. Сынау имтиханнарын 80 баллга тапшырса, информатикадан БДИдан 100 балл алган. Ул Казанның илкүләм техник тикшеренү университеты – КАИга укырган кергән. “Имтиханга килгәч тә, моның өчен бары тик тырышлык куярга һәм барысы да булып чыгачагына ышандым. Мин бернинди репититорларга, курсларга йөрмәдем, укытучым белән генә әзерләндем. Бары тик мөгаллимем ярдәме, мөстәкыйль рәвештә әзерләнү ярдәмендә генә шундый уңышка ирешә алдым”, – ди егет. Казаннан кала, ул Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын караган. Тик туган шәһәрендә калырга булган. Моның сәбәбе дә бар: якыннары янында, җитмәсә, КАИ үзе дә яхшы сыйфатлы белем бирә, дип саный егет.

Ректорлар нинди хәер-фатыйхада?

Статистикага килсәк, 100 балл алучылар 2017 елда – 117, 2018 елда – 183, 2019 елда 181 булган. Әлегә Татарстан белем бирү күрсәткечләре буленча Россиядә өченче урын алып тора. Республиканың мәгариф министры Рафис Борһанов алга таба күрсәткечләрнең тагын да югары булуын тели.

Быелгы чыгарылыш укучыларының һәр дүртенчесе КФУга укырган кергән. Әлеге вузның ректоры Илшат Гафуров: “Сез, чыннан да, укып кына калмагансыз, ә психологик яктан да тырышып әзерләнгәнсез. Теләсә нинди имтихан – һәркем өчен зур сынау. Гадәттә, мәктәпне әти-әниләр сайлый. Ә вузны сез үзегез билгелисез. Бу вакытта киләчәк һөнәрне, эш урынын сайлыйсыз. Бүген бу җиңел әйбер түгел. Тормыш еш кына үзгәрә 4-6 ел дәвамында күп кенә һөнәр юкка чыга яки яңалары барлыкка килә. Укырга керер алдыннан киләчәктәге үзгәрешләргә тиз ияләшер, әзер булыр өчен үз траекториягезне табуыгызны телим”, – ди.

Ә КАИ ректоры Альбер Гыйльметдинов үзенең сүзләре белән алдагы тормышның катлаулы булуына ишарәләде. Аның фикеренчә, имтиханнарын тапшырсалар да, алга таба, киресенчә, бу укучыларга тагын да җитдирәк булырга кирәк. Ректор исә әгәр кешегә ниндидер сәләт яшьтән бирелсә, бу фактор тормышта һәрчак та уңышка китермәскә мөмкин, дип саный.

– Тормыш – бик киңкырлы нәрсә. Уку – ул аның бары тик бер өлеше генә. Мисал өчен, сезнең сәламәтлегегез, гаиләгез, эчке дөньягыз да бар бит, аларны да онытмау мөһим. Шуңа да бөтен сферага игътибар итәргә кирәк. Аннан башка, чын бәхеткә ирешү авыр булачак, – ди ул.

Фотолар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

 

, Чыннан да, бүген 100 балл алсаң, уквырга керү турында әллә ни кайгырып та тормасаң була. БДИ балларының иң югарысы шуның кадәр “очко” белән исәпләнә. Димәк, чыннан да, вузның ишекләрен ышаныч белән ачып керер өчен – беренче җиңү өчен – 100 балл таләп ителә булып чыга.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев