Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ ТӘМАМ: НӘТИҖӘЛӘР

26 май – 1 июль аралыгында дәвам иткән БДИ «сезоны» тәмам. Укучылар да, укытучылар да, ә иң мөһиме әти-әниләр иркен сулап куйды. Ниһаять, Татарстан республикасы буенча имтихан нәтиҗәләре ясады.

Ел буе шаулаган БДИ чоры узып китте. 15 меңгә якын укучы бу уку елында БДИ тапшырган. Һәр елдагыча, популяр фәннәр арасында җәмгыять белеме, физика, биология химия бар. Җәмгыять белеменә тел-теш тидереп булмый, аны мәҗбүри фәннәрдән тыш 6212 укучы тапшырган.
































Предмет



БДИ тапшыручылар саны



Рус теле



14848



Математика (профиль/база)



9499/10732



Җәмгыять белеме



6212



Физика



4299



Биология



2775



Химия



2105



2017 елда БДИ буенча уртача балл былтыргыларыннан күбрәк (география һәм рус теленнән фәннәреннән кала). Былтыр исә физика һәм химиядән БДИ фәннәрен тапшыручыларның уртача баллары «сыегайган» иде. Ә быел исә укучылар яхшырак нәтиҗәләр күрсәткән.

БДИны тапшыра алмаучылар күпме?


Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә, диләр. БДИ да искәрмә түгел. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан укучылары рус теленнән имтиханны күпкә яхшырак тапшырган.

Математиканың профиль юнәлешеннән БДИ нәтиҗәләре сокландырырлык. Безнекеләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург яшьләрен дә артта калдырган! Бездәге укучыларны акыллыбашлар дими, тагын ни дисең?!

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, минималь бусаганы уза алмаучылар да республикабызда азрак. Татарстан укучылары рус, немец, француз телләре буенча БДИны «ых» та итмичә тапшырып чыккан. Шуңа монда минималь баскычны уза алмаучылар юк. Ләкин башка предметлар буенча чагыштырып карарга кирәк:





































































Предмет



Татарстан (саннарда)



Россия төбәкләрендә (%)



Рус теле



0



0,54



Математика (П)



7



14,3



Математика (Б)



7



3,45



Физика



24



3,78



Химия



115



15,20



Биология



192



17,97



Информатика



31



9,87



Тарих



31



8,70



География



1



9,10



Әдәбият



2



2,90



Җәмгыять белеме



298



13,8



Инглиз теле



1



1,50



Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләре куандырырлык булса да, 100 балл җыючылар кимегән. Мондый «йөри торган энциклопедия»ләр былтыр 135 булса, быел – 123кә генә калган. Рус теле һәм математикадан 100 балл «капчыклары» азайган. Ә химия һәм информатикадан, киресенчә, арткан. 4 ел эчендә җәмгыять белеменнән, ниһаять, 100 балл җыючы укучы табылган.

БДИны югары баллга тапшырганнар 7764 кешегә җиткән. Бөгелмә, Саба, Яшел Үзән, Лениногорск, Азнакай, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре укучылары яхшы баллары белән шатландырган. Мисал өчен, Бөгелмәдә һәр өченче чыгарылыш укучысы – югары балл җыючы. Ә Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Ютазы, Тукай, Апас, Кайбыч, Балык Бистәсе районнары укучылары югары баллларны аз җыйган.

Апелляция бирүчеләр азайган


Быел апелляциягә тапшыручылар да кимегән икән! Быел аларның саны 2 тапкырга азайган. Әгәр былтыр 1438 апелляция каралган булса, быел 829 гына. Аларның бары тик 62се генә уңай якка хәл ителгән.

Аттестат ала алмаучылар да кимегән. 2017 елда аларның саны – 14 кеше, 2016 елда 31 булган. Алар математиканы сентябрь аенда тапшыра алачак.

9 сыйныфларның хәле ничек?


9 сыйныфларга килгәндә, быел алар аттестат алыр өчен 4 предметтан мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырган. Быел татар теле буенча сөйләм өлеше дә булган. Тик 1155 сыйныф укучысы аттестат ала алмаган. Шунысы да бар: алар сентябрь аенда минималь баскычны уза алмаган предметлар буенча имтиханнарны яңадан тапшыра алачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев