БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕННӘН РИЗА ТҮГЕЛМЕ? АПЕЛЛЯЦИЯ БИРЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ!

Унберенче сыйныфны тәмамлаган дусларыбыз, сез имтихан нәтиҗәләрен көткән арада, без быел апелляция ничек узачагы турында сөйләячәкбез. Әмма бу мәгълүматны эшкә җигү сезгә кирәк булмасын дигән теләктә калабыз!

Апелляциягә бирергәме, юкмы?

Социаль сораштыру нәтиҗәләренә караганда, быелгы БДИ нәтиҗәләре белән 55% чыгарылыш сыйныф укучылары риза түгел. Алар әйтүенчә, чын имтихандагы биремнәр «пробник»тагыларына караганда күпкә катлаулырак булган. Шулай ук илдәге вазгыятьнең, дистанцион укуның да тискәре йогынтысы үзен сиздерми калмаган!

Апелляциягә килгәндә, аны бары тик имтиханнарны дөрес тикшермәгән очракта гына бирергә мөмкин. Әгәр инде бу гамәлне эшләргә туры килсә, менә сезгә киңәшләр:

1. Җавапларыгыз язылган барлык бланкларны да тикшерегез! Бигрәк тә чит эшләр белән буталмаганмы икәнлеген карагыз. Хата булган очракта ашыгыч рәвештә барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итегез: мәктәпкә, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә, сезнең төбәкнең мәгълүматын эшкәртү буенча төбәк үзәгенә (РЦОИ).

2. Ике документны да игътибар белән чагыштырып карагыз: БДИның тест сорауларына җаваплар бланкы һәм компьютерның танып белү бите. Компьютер аналогы белән һәр хәреф һәм сан туры килергә тиеш! Кызганыч, әмма барлык биремнәрне дә истә тота алмыйсыз. Хәтта сездә феноменаль хәтер булып, үз эшегезне беренче биремнән алып соңгы биремгә кадәр хәтерегездә калдырсагыз да, тест өлешен дөрес тикшерү уңаеннан апелляциягә бирә алмаячаксыз: бу законда каралмаган.

Шуңа күрә беренче эш итеп, сезнең язмаларыгызны компьютер дөрес укыганмы икәнлеген тикшерегез, чөнки техник хаталар бик еш очрый! Мәсәлән, «4» урынына компьютер «1» дигән сан күрергә мөмкин, шулай ук «ё» хәрефе белән дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалый. Әлбәттә, мондый төр хатаны күреп алсагыз, апелляция ярдәмендә тиешле балларыгызны кайтара алачаксыз!

3. Балларның дөрес куелуын белү өчен, хәтерегездә биремнәрне һәм тулы җавапларны яңартырга тырышыгыз. Шулай ук БДИда катнашучыларга имтиханнан чыгуга тулы җавап таләп ителгән барлык биремнәрне дә истә калганча язып куярга киңәш ителә. Нәтиҗәләр билгеле булгач, әлеге биремнәр эшегезне анализлап чыгу өчен кирәк булачак. Тест өлешендәге биремнәрне исә язып тору мәҗбүри түгел: аларны апелляциядә карамыйлар. Тик биремнәрне имтихан вакытында күчереп утырырга уйламагыз, сезне шунда ук имтиханнан куып чыгарачаклар! 

Сүз уңаеннан, куелган балларның дөреслеген үзегез генә тикшермәгез, бу очракта укытучыга яки репетиторга мөрәҗәгать итегез. Бары тик алар ярдәмендә генә апелляциягә бирергәме, юкмы икәнлеген ачыклый алачаксыз! Онытмагыз, апелляция – авыр сынау, җиңеп чыгучылар шулай ук сирәк!

Апелляция ничек узачак?

БДИда куелган баллар белән килешмәгән очракта, апелляцияне тиешле фән буенча нәтиҗәләр рәсми төстә игълан ителгәннән соң ике эш көне эчендә тапшырырга мөмкин. Шуңа  күрә имтихан нәтиҗәләре игълан ителүне игътибар белән күзәтеп барырга киңәш итәбез!

Быел исә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт барлык процессны (гаризалар бирүне, конфликтлы комиссияләр эшен дә) бөтен төбәкләрдә дә дистанцион рәвештә үткәрергә тәкъдим итте. Мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәкләре сайтларында (РЦОИ) быел апелляциянең ничек узачагы турында документлар табарга була.

Апелляция турында гаризаны ничек бирергә:

– порталда интерактив форма тутырырга;
– шәхси кабинетта күрсәтелгән барлык документлар да имтихан эшегезгә туры килүен расларга;
– онлайн-чат өчен вакыт сайларга (төгәл датасын һәм вакытын конфликт комиссиясе билгели); 

– гариза җибәрергә.

Әгәр барлык мәгълүмат та дөрес кертелгән булса, өч сәгать эчендә сезнең гариза кабул ителәчәк һәм теркәләчәк. Шәхси кабинетта PDF-файл форматындагы эксперт бәяләмәсе исә теркәлгәннән соң ике эш көненнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк. Шулай ук кабинетта онлайн-чатка һәм комиссия утырышының видеотрансляциясенә сылтама, чат һәм трансляция белән эшләү буенча инструкция дә таба алачаксыз.

Конфликт комиссиясе карарын PDF-файлы формасында теркәлгәннән соң дүрт эш көне дәвамында ала алачаксыз.

Ничек әзерләнергә?

Тәҗрибә күрсәткәнчә, уңышлы апелляция - ул һәрвакыт 99% әзерлек һәм 1% үҗәтлек! Онытмаска кирәк, конфликт комиссиясе әгъзалары сезнең эшегез турында фикер алышмаячак. Алар аны алдан ук тикшерәләр, аңлатмалар бирәләр һәм исәпләнгән балларны үзгәртү турында читтән торып карар чыгаралар.

БДИ нәтиҗәләрен rайчан һәм кайда белергә?

Узган еллардагы сыман БДИ билгеләрен махсус сайттан карарга була. Имтихан нәтиҗәләре кайчан чыгасын белеп тору уңайлы булсын өчен, әлеге мәгълүматны үзегезгә саклап куя аласыз.

БДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан итү даталары:

География, рус әдәбияты, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр — 17 июль (инде билгеле).
Рус теле—20 июльдән дә соң түгел (6сы көнне тапшырганнарның инде билгеле) һәм 23 июль — (7се  көнне имтихан биргәннәрнеке).
Математика —24 июльдән дә соң түгел.
Тарих һәм физика —27 июльдән дә соң түгел.
Җәмгыять белеме һәм химия —30 июльдән дә соң түгел.
Биология —2 августан да соң түгел.
Чит телләр —2 августан да соң түгел.
    
Искәртеп узарга кирәк, имтихан нәтиҗәләре алданрак та билгеле булырга мөмкин. Аларны БДИның рәсми порталында (чыгарылыш сыйныф укучыларының шәхси кабинетларында) яки дәүләт хезмәтләре сайтында эзләү яхшырак.

Шәхси кабинетта ниләр бар?

– Җавапларыгыз язылган барлык бланклар. 
– Сезнең беренчел балларыгыз.
– Тест өлешендәге биремнәрне тикшерү буенча хисап.
– Язмача җавап бирелгән биремнәрне тикшерү буенча хисап.
– Әгәр чит телдән имтихан биргән булсагыз, аудиоязма форматында сезнең җавапларыгыз.
– Компьютер сезнең кыска җавапларыгызны тануны раслаган бит.

Игътибар белән барлык материалларны да карап чыгыгыз. Әгәр инде шәхси кабинетта нинди дә булса документлар җитми икән, шунда ук Рособрнадзор кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать итегез! Исегезгә төшерәбез, быел БДИны яңадан тапшыру булмаячак! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1760
    0
    13
  • 15 июль 2020 - 17:52
    ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ? Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.
    1381
    0
    8
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1061
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019